Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-95 6-52-39 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Поликультура белем бирү мохите шартларында туган тел һәм әдәбиятын укыту практикасында методик инновацияләр 28.02.2023

28 нче февраль көнне Лениногорск шәһәренең 8 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбендә туган тел һәм әдәбияты укытучылары өчен 2023 ел - Россиядә Укытучы һәм остаз елы, Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы һәм 21 нче февраль – Халыкара Туган телләр көненә багышланган «Поликультура белем бирү мохите шартларында туган тел һәм әдәбиятын укыту практикасында методик инновацияләр» дип аталган гамәли семинар уздырылды. Анда безнең мәктәптән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камалетдинова Резедә Камил кызы катнашып ,методик остаханәдә үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклашып кайтты.Киләчәктә дә уңышлар телибез.
-
Разговор о важном 27.02.2023

Бүгенге иртәдә "Мөһим сөйләшү" дәресендә 6 нчы сыйныф укучылары , гаилә андагы традицияләр, бүгенге көндә җәмгыятьтә тоткан урыны турында аралашу оештырылды. Монда укучылар гаилә бәйрәмнәренең ничек узуын сөйләп уздылар. Һәр укучы үзенең нәсел шәҗәрәләрен ясап алып килгәннәр. Бу эшне алар гаиләдә бергәләп төзегәннәр. Киләчәктә дә бу эзләнү эше дәвам итәр дип, ышанып калабыз, дигән теләкләрен җиткерде , сыйныф җитәкчесе Камалетдинова Резедә. Камил кызы.
-
Гаяз Исхакый тууына 145 ел 25.02.2023

23 февраль көнне язучы, публицист Гаяз Исхакый тууына 145 ел!
Гаяз Исхакый үз гомерендә безгә күпләгән саллы иҗатын һәм үткен сүзен, үз фикерен калдырган, дөньяга үз карашын ачык җиткерергә курыкмаган шәхес. Аның иҗатын әдәбият дәреслекләреннән укып, тәрбия һәм яхшылыкка кечкенәдән үк өйрәнеп үсәбез. Гаяз Исхакыйның «Кәҗүл читек» хикәясеннән өзекне Каримов Даниэль укыды. Алсу Агымовна "200 елдан соң инкыйраз", һ. б. әсәрләренннән өзекләр укыдылыр. Әдәбият сөючеләр китапханәгә һәрдаим кереп торалар. -
Гражданско-патриотический месячник 25.02.2023

В рамках гражданско-патриотического месячника учащиеся 6 и 7 классов изготовили поздравительные открытки ко Дню защитника Отечества.#гражданскопатриотическоевоспитание #деньзащитникаотечества
-
Гражданско-патриотический месячник 22.02.2023

Мәктәптә хәрби- патриотик ай дәвам итә, шул планга нигезләнеп , укучылар үзләренең йөреш һәм җырлап атлауда көчләрен сынаштылар. 2 команда да бик тырышып әзерләнделәр. Бик матур чыгыш ясадылар.
-
Гражданско-патриотический месячник 22.02.2023

9 нчы сыйныф укучылары армия сафларында хезмәт иткәндә, төрле кайнар нокталарда башын салган авылдашларыбызның каберләренә кызыл канәферләр куеп төштеләр.
Бер ни дә онытылмый!
Беркем дә онытылмый! -
Гражданско-патриотический месячник 22.02.2023

Укучылар белән авылыбыз уртасындагы һәйкәлгә барып , Бөек Ватан сугышында һәлак булган бабаларыбызны искә алып , чәчәк бәйләмнәре салдык.
-
Гражданско-патриотический месячник 21.02.2023

В рамках гражданско-патриотического месячника и недели физической культуры и ОБЖ учитель физкультуры Ахметова Л.Ш. провела спортивную эстафету.
-
Халыкара туган тел көне 21.02.2023

И , туган тел! И матур тел!
Әткәм- әнкәмнең теле.
21 февральдә Халыкара туган тел көне билгеләп үтелә. Бүгенге көндә галимнәр Җир шарында 7 меңнән артык тел булуын әйтәләр. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, матур һәм бай. Шулай да туган тел дип аталучы тел бер генә була. Шуңа багышлап бүген китапханәдә күргәзмә оештырылды. Укучылар китапларны бик кызыксынып таныштылар, карадылар,. -
Гражданско-патриотический месячник 21.02.2023

23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне! Бу бәйрәмдә 5-6 сыйныф укучылары ветеран укытучыбыз Минһади Галиулла улы Хайруллинны өенә барып котлап килделәр, Матур итеп шигырь сөйләп, үзләре ясаган бәйрәм открыткасын тапшырдылар. Күк йөзебез аяз, көннәребез тыныч булсын.

















