Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-95 6-52-39 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 59 ( 60 ) >>
-
Информатика в формате КОГЭ 13.04.2023

Сегодня учащиеся 9 класса ознакомились с новшествами сдачи ГИА-2023 по предмету информатика в формате КОГЭ.
-
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Батталова Минхаҗәр Мирсәит кызы 13.04.2023

Укытучым килә янәшә
Гомеремнең тәүге язларыннан,
Әткәм-әнкәм белән янәшә,
Берәү яши һаман күңелемдә,
Үткәннәрдән кайтып эндәшә.
Хәтеремдә, курка-курка гына
Классыма килеп кергәнем.
Хәтеремдә шулчак, беренче кат,
Якты йөзен аның күргәнем.
Дәреслекне ачкач аптыравым,
Нәүмизләнеп каушап калуым.
Хәтеремдә, аның әкрен генә
Иңнәремә кулын салуы...
Ул өйрәтте каләм тотарга һәм
Тәүге сызыкларны сызарга.
Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,
Иҗекләрдән сүзләр язарга.
Күзәтте ул һаман гомерем юлын,
Ялгышларым булса, төзәтте.
Хезмәт яратырга, туган җиргә
Тугрылыкка мине өйрәтте.
Кыенлыклар килсә, әле дә ул:
" Бирешмә!"- дип, гүя, эндәшә.
Күңелемдә шулай гомерем буе
Укытучым килә янәшә
Кешенең иң матур истәлекләре, иң изге хыяллары, иң беренче шатлык-куанычлары аның балачагы һәм үсмер чоры белән бәйләнгән. Менә шушы матур истәлекләр арасында шактый зур урынны мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып, соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә Укытучы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя. Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау - тынгысызлык, эзләнү юлын сайлау, үз-үзенә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул.
Бу язмамның герое да тормышның төрле этапларын үтеп, яшь буынны тәрбияләүдә фидакарь, батыр хезмәте белән халык рәхмәтен, ихтирамын казанып, бүгенге зур дәрәҗәләргә ирешкән олуг йөрәкле укытучым Батталова Минхаҗәр Мирсәет кызы турында. Үтә тырыш, максатына ирешүчән булуы ,Минхаҗәр апаның үз һөнәрен яратуы минем дә укытучы профессиясен сайлавыма зур өлеш кертте.
Минхаҗәр апада тәвәккәллеккә омтылыш кирәклеген белдереп, ышаныч уятып карый белгән, янып торган күзләр, үткен караш, сизгер күңел... Гади һәм эчкерсез булуы өчен дә үз итә, ахры, укучылар мөгаллимәне. Сирәк була шул мондый сыйфатларның барысын берьюлы туплаган остазлар.
Укытучы булу өчен белем генә җитми, талант, тумыштан килгән сәләт тә кирәк. Даими рәвештә яналык белән танышып бару, булганына канәгать булып туктап калмыйча, тырышлыкны киметмичә, замана белән бергә атлау да кирәк. Нәкъ шундый булды шул Минхэҗэр Мирсәет кызы! Олы җанлы булуына, сабырлыгына, тапкырлыгына, үз эшенә бирелгәнлегенә, һәрбер укучыны баласы кебек якын күрүенә сокланмый калу мөмкин түгел! Кешелеклелеге, игътибарлы һәм ихтирамлы булуы, күркәм сыйфатлары җаннарны җылыта, тормышка ямь өсти. Киләчәктә балаларының , оныкларының игелеген күреп тынычлыкта, сәламәтлектә, барысы тарафыннан ихтирам хөрмәттә гомер кичеререгә язсын.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
Выставка-персоналия о выдающихся педагогах "Такая есть профессия - учитель" Валиева Әнисә Даут кызы 13.04.2023

Үзенең яраткан эшенә чын күңелдән бирелеп, эшләү дәверендә укыту-тәрбия эшләрен туктаусыз камилләштерү нәтиҗәсендә тирән белемле, кече күңелле, олы йөрәкле,әһәмиятле бурычларны хәл итәргә башкаларны рухландыра алучы һәм гыйлем диңгезенең тирәнлекләрендә йөзәргә өйрәтүче һәм фән-белем кыясының биеклекләренә менү өчен сынмас канатлар куючы мөгаллимә дип , һичшиксез, ветеран – укытучыбыз, башлангыч сыйныф укытучысы Вәлиева Әнисә Давыт кызы турында әйтеп була.
Әнисә апа 1938 елның 4нче октябрендә Үзбәк авылында дөньяга килә. Авыр елларда кыз кечкенәдән үк хезмәтне сөеп, бар эшне җиренә җиткереп, мәктәптә яхшы билгеләргә генә өлгереп, тормышның авырлыгын төрлечә татып, сабыр канатларын сындырмыйча, көчле рухлы булып яшәргә кирәклеген аңлап үсә. Бәләкәйдән үк зур хыялы була аның – мәктәптә укый башлаган беренче көннән үк, үзенә укытучы булачагына сүз бирә.
Тормыш юлында маяк булып атлый-атлый, ул үзенең 85 нче язына дә аяк басты. Үткән гомеренә әйләнеп күз салсак, ул елларның күркәмлегенә, мәгънәлелегенә карап тагын бер кат сокланабыз. Әнисә апага кылган игелекле эшләренең бәрәкәтен күреп, чиксез рәхмәтләргә төренеп, исән-сау яшәвен телисе килә.
#ГодПедагогаНаставника
#ГодПедагога2023
#ГодНаставника2023 -
День космонавтики 12.04.2023

12 апреля прошла беседа с учащимися, посвященная дню космонавтики. А также просмотр фильма "Легенды космоса. Юрий Гагарин".
-
УРОК ЦИФРЫ — всероссийский образовательный проект в сфере информационных технологий 11.04.2023

11 апреля учащиеся 6 и 9 классов прошли обучение на тренажере образовательного проекта Урок цифры на тему « Город будущего: как квантовые технологии меняют нашу жизнь»
#урокцифры2023 -
Год педагога и наставника 11.04.2023

В рамках методического марафона 11 апреля был проведен мастер-класс для наших учителей по применению цифровых технологий на уроках. Учитель Ярмухаметова Л.Ш. продемонстрировала возможности Яндекс диска,создание электронных документов,анкет и многое другое. Мастер-класс прошел продуктивно.
#годпедагогаинаставника
#годпедагога2023
#годпедагоганаставника -
" Илһам канатында" исемле шигырь бәйгесе 11.04.2023

11 нче апрель көнне укучылар белән зона күләмендә уздырылган " Илһам канатында" исемле шигырь бәйгесендә катнаштык. Бу бәйгегә укучылар үзләренең иҗат иткән шигырьләрен, хикәяләрен тәкъдим итеп , 2 этапка чыгучылар иде. Анда 5 нче сыйныф укучысы Каримов Даниэль (җитәкчесе Камалетдинова Р. К.) һәм 9 нчы сыйныф укучысы Гимадиева Алинә (җитәкчесе Гимадиева Г. Җ. )лауреат исеменә лаек булдылар. Котлыйбыз! !! Очрашуда якташларыбыз Таһир абый Шамсуаров , шагыйрәләр ,яшь каләм тибрәтүчеләргә киңәшләрен бирделәр.
Киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез! -
Неделя татарского языка 10.04.2023

Татар теле минем, туган телем,
Саклый аны батыр милләтем.
Әби-бабам теле,
Ата-анам теле,
Күңелем тулы аңа хөрмәтем.
10 нчы апрельдән 15нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле атналыгы башланып китте.
-
“Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе 07.04.2023

Шигърият (гарәп. شعر сүзеннән) – сүзләрнең гади сөйләмгә хас булмаган рәвештә ритмы, яңгырашы буенча билгеле бер тәртипкә китерелгән хәле. Сәләтле балалар белән тиешле эш оештыру укытучыдан белем бирү эчтәлеген яңартуны, укыту методларын камилләштерүне, яхшыртуны, иҗади эзләнүне, һөнәри осталыкны үстерүне таләп итә. Татар теле укытучысы Гыймадиева Гүзәлия Җәмит кызы 7нче апрель көнне 9 нчы сыйныф укучысы Гыймадиева Алинә белән “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зонакүләм этабында катнашты.
-
Год педагога и наставника 07.04.2023

В рамках проведения Года педагога и наставника 7 апреля был проведен тренинг для учителей по профилактике эмоционального выгорания.
#годпедагогаинаставника
#годпедагога2023
#годпедагоганаставника

















