Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << ( 191 ) 192 193 194 195 196 197 198 199 200 >>
-
Һәйкәлләрдә халык хәтере. 11.02.2017

Һәйкәлләрдә халык хәтере.
Сугыш һәйкәлләре:
Ишетәсезме, авылдашлар!
Безне беркайчан да
Начар яктан искә алмагыз,
Һәр ел Җиңү бәйрәме көнендә
Һәйкәлгә чәчәк куймый калмагыз!
Бу шулай буыннан буынга күчәр. Сагыш-хатирәләр, батырлар истәлеге, туар буыннарга күчеп, гасырлар буена яшәр...Беркем дә, беркайчан да онытылмас! Батыр үзе үлсә дә, исеме үлмәс.Хәрби-патриотик айлык бара. Мәктәп укучылары авылыбыз һәйкәленә шефлык эшен дәвам итәләр.
-
Мәктәптә линейка узды 11.02.2017

-
Ачык сыйныф сәгате
10.02.2017
1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә. Фашист Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясый. Бөек Ватан сугышы башлана.1418 көнгә сузылачак дәһшәтле сугышның никадәр сузылачагын да, миллионнарның яу кырыннан әйләнеп кайтмаячагын да әле беркем белми иде.
Сугыш... Нинди авыр, каһәрле, шомлы сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган...
Сугыш ...Меңләгән шәһәрләр җимерелгән, җир йөзеннән гөрләп торган авыллар юкка чыккан.
10.02 көнне 6 нчы сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчесе Гыймадиева Г.Җ. мәктәп күләмендә ачык сыйныф сәгате үткәрде. Чакырылган кунак – авылыбыз аксакалы, һәвәскәр тарихчы , авылның Ветераннар советы рәисе – Хәлимов Җәүдәт Яһүдә улы укучылар өчен бик эчтәлекле чыгыш ясады. Сугыш елъязмасында Зәй –Каратай авылының урыны,солдат хатларыннан өзекләр,тарихи мәгълүматлар...
Зәй-Каратай авылы данлы батырларын,
Горурланып искә алып үттек.
Үлгәннәргә башыбызны иик,
Исәннәрнең кадерен белик.
-
Тәрбия сәгате. Укытучы-ветеран белән очрашу 10.02.2017

Зәй-Каратай мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларының укытучы-ветеран Насыйбуллина Сылу Габдулловна белән очрашу үтте.
Сылу Габдулловна Зәй-Каратай авылының бай тарихын укучыларга сөйләде.
Укучыларга очрашу бик ошады, чөнки күп кенә балалар үзләренең әби-бабайларының, авылның тарихын ишеттеләр.
Очрашуны башлангыч сыйныф укытучысы Хайброва Г.Р. әзерләде.
-
1нче сыйныфка килүче укучыларның әти-әниләр җыелышы узды 10.02.2017

-
1нче сыйныфка килүче укучыларның әти-әниләр җыелышы була 08.02.2017

10нчы февраль көнне сәг. 12 дә 1нче сыйныфка килүче укучыларның әти-әниләр җыелышы була.
-
Парламентский урок 2017 07.02.2017
7.02.2017 в Зай-Каратайской ООШ провели Парламентский урок 2017 для учащихся 1-9 классов. Учитель истории Якупов Ф.М. ознакомил учащихся со Стратегией по теме :"Татарстан-2030: мой вклад в будущее республики"На Парламентский урок пригласили депутата городского совета ЛМР и главу Зай-Каратайского сельского поселения Идиятову Миляушу Исхоковну.Она ознакомила учащихся с планами и перспективами села Зай-Каратай на 2017-2021 гг. и подарила школе методические материалы и журналы.После был проведен круглый стол с учащимися 8-9 классов. -
Әти-әниләр өчен 07.02.2017

Всероссийская встреча с родителями
15 февраля руководитель Федеральной службы по надзору в сфере образования и науки Сергей Кравцов в Ситуационно-информационном центре ведомства проведет Всероссийскую встречу с родителями по вопросам проведения государственной итоговой аттестации по программам основного общего и среднего общего образования в 2017 году. Руководитель и специалисты Рособрнадзора ответят на вопросы родителей, касающиеся:
- организации и проведения в 2017 году ЕГЭ ГИА -9;
- содержания контрольных измерительных материало ГИА-11 и ГИА-9;
- особенностей проведения госудврственной итоговой аттестации для выпускников школ с ограниченными возможностямиздоровья;
- минимального количества баллов ЕГЭ для получения аттестата и поступления в вузы.
В настоящее время уже принимаются вопросы:
- по электронной почте ege@obrnadzor.gov.ru,
- на странице Рособрнадзора в социальных сетях
-
ДОСААФ һәм Лениногорск шәһәре хәрби комиссариаты оештырган “Солдатка хат”акциясен хуплап кабул иттек 06.02.2017
Солдат күңеле - янар хыяллар ул,
Үтелмәгән авыр юллар ул.
Постта торган һәрбер минутларда
Туган ягын сагыныр, уйлар ул.
ДОСААФ һәм Лениногорск шәһәре хәрби комиссариаты оештырган “Солдатка хат”акциясен хуплап кабул иттек, чөнки безнең авылдан 5 егетебез : Рәфис,Рушан,Алмаз,Айдар,Илһам- Ватан алдында изге бурычларын үтиләр. Аларга туган як сәламнәре җибәреп хатлар язабыз. -
Класс сәгате "Ленинград чолганышы өзелүгә-73 ел" 03.02.2017 Хәрби-патриотик айлык кысаларында ,Шәйдуллина Алсу Булат кызы 3 февраль көнне "Ленинград чолганышы өзелүгә-73 ел" дип исемләнгән класс сәгате үткәрде.Бу чарада, 6 нчы һәм 8 нче сыйныф укучылары актив катнашты. Ленинград блокадасы турында мәгълүмат бирү, сугыш чоры авырлыклары, халыкның каһарманлыклары белән таныштыру, сугыш чоры балаларына карата хөрмәт тәрбияләү- чараның максатлары булып торды.Темага карата,фильм каралды. Әңгамә алып барылды.


















