Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423273, Республика Татарстан, Лениногорский район, c.Зай- Каратай, ул.Уныш, 51 |
| Телефон: | +7(855)-952-92-37 |
| E-Mail: | Lyaysa.Ahmetova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Зай-Каратайская НОШ» МО «ЛМР» РТ |
| Руководитель: | Ахметова Ляйса Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1976 |
| У нас учатся: | 8 учащихся |
| У нас учат: | 3 учителя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Зай-Каратайская начальная общеобразовательная школа» муниципального образования «Лениногорский муниципальный район» Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге “Зәй-Каратай башлангыч гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 181 182 183 184 ( 185 ) 186 187 188 189 190 >>
-
Ә оныклар, хәттә оныкчыклар бу һәйкәлгә килеп йөриләр 08.05.2017

Вәгъдә биреп сезне озатып калган,
Сөйгән кызларыгыз бүген дә.
Саф хисләргә тап төшерми, һаман
Көтәләрдер капка төбендә.
Улларыгыз инде әти булды,
Кызларыгыз күптән әниләр.
Ә оныклар, хаттә оныкчыклар
Бу һәйкәлгә килеп йөриләр.
Җиңү көнен күрә алмадыгыз,
Бәйрәмнәрен шуңа ел саен,
Сезнең белән бергә үткәрәбез,
Көтеп аласыздыр май аен.9 нчы сыйныф укучылары үзләрен берничә генә минутка булса да ерак бабалары итеп тойдылар, кирәк булса, кулга корал тотып илебезне саклаячаклары, безгә тыныч тормыш яулап биргәннәр йөзенә кызыллык китермәячәкләре ачык иде.
-
Җир йөзендә сугышлар булмасын! 08.05.2017

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 72 ел... Ә безнең авыл зиратында Чехословакия, Әфган, Чечня сугышларында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган егетләребез дә бар. Алар тыныч йокласын, җир йөзендә канкойгыч сугышлар булмасын!!!
-
Хәтерлибез! Горурланабыз! 08.05.2017

Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Якупов Ф.М. чарада “Бөек Ватан сугышы” темасына доклад белән чыгыш ясады. Ул сугышка авылда туып үскән 741 ир-егет китеп, шуларның 484 е һәлак булуын әйтте. Тарихта тиңе булмаган бу аяусыз сугышта катнашучылар арасында фронтовик хатын-кызлар да булган икән.
-
Беркем дә,бернәрсә дә онытылмады 08.05.2017

Исәнмесез, сезгә килдек бүген,
Яу кырыннан кайтмый калганнар!
Илебезнең азатлыгы өчен,
Чит җирләрдә башын салганнар.Каберегезгә чәчәк куялмыйбыз,
Кичерегез безне, батырлар?!
Таш һәйкәлгә уйган ис(е)мегезне
Күп буыннар әле укырлар.Гульнара Нургаязова-Зарипова
8 май көнне авылыбыз Мәдәният йортындагы чарадан соң, Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр куйдык.
-
Күз яшьләре аша ирешелгән бәйрәм 08.05.2017

Укучылар һәм укытучылар коллективы Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чарага колоннага тезелеп, патриотик җырлар җырлап бардылар. Ә бәйрәмгә әзерлек эшләре күптән башланган иде: гирлянда –венок ясалган, шигырьләр ятланган... пилоткалар әзерләп куелган.
-
Европейская неделя иммунизации
05.05.2017
Организация здравоохранения (ВОЗ) с 2005 года проводит Европейскую неделю иммунизации (далее ЕНИ - 2016), которая призвана привлечь внимание к проблеме иммунизации. ЕНИ – 2016 будет проводиться с 24 по 30 апреля.Целью ЕНИ-2017 является повышение уровня охвата вакцинацией населения в результате более глубокого понимания того, что каждый человек нуждается в защите от болезней, предупреждаемых с помощью вакцин, и имеет на это право.Иммунизация обеспечивает защиту от инфекционных заболеваний, таких как дифтерия, столбняк, корь, полиомиелит, краснуха, бешенство, грипп, вирусный гепатит В и другие. Если иммунизация будет исключена из числа приоритетных задач, это приведет к возврату многих болезней.
Обезопасьте себя и своих близких от инфекций! Сделайте прививку! Примите активное участие в Европейской Неделе Иммунизации – 2017.
-
Хәтерлибез! Горурланабыз! 03.05.2017

Җиңү алып килгән язлар
Яңаралар кабат хәтердә.
ХӘТЕРЛИБЕЗ! ГОРУРЛАНАБЫЗ!
Мәктәптә 9нчы май –Җиңү бәйрәмен каршы алу буенча эшләр башланды.
6 нчы сыйныф укучылары “Георгий лентасы” акциясе уздырдылар.
-
Ут-дус һәм дошман 03.05.2017

Ут -дус һәм дошман. Көтеп алган язлар җитте. Табигать безнең белән шаяра –әле салкын, әле 30 градус кызу, көчле җил. Мәктәптә пожар куркынычсызлыгы буенча профилактик эш бара : территориядә, өйләр янында, урманда чүп-чар, коры үлән яндырырга ярамаганлыгы искәртелә. Укучылар сыйныф сәгатьләре үткәрделәр, авылда листовкалар тараттылар.
-
Арадаш аттестация 03.05.2017

Мәктәптә барлык классларда фәннәрдән арадаш аттестация эшләре үткәрелә башлады. Укучыларга ныклы әзерлек һәм уңышлар телибез.
-
Экологик өмә 29.04.2017

29 нчы апрель көнне җирлегебездә Өмә көне дип игълан ителде. Мәктәп коллективы да өмәдә читтә калмады. 2-9 нчы сыйныф укучылары мәктәп тирәсен җыештырдылар

















