МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
E-Mail: | sch468@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
Год основания учреждения: | 1934 |
У нас учатся: | 342 учащихся |
У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 ( 32 ) 33 34 35 36 37 38 39 40 >>
-
Әдәби кичә. Милли төбәк шагыйрәләре белән җанлы очрашу кичәсе.
27.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 27 апрель көнне милли төбәк шагыйрәләре Канзафарова Дания, Ахметова Светлана, Шайдуллина Гөлфия апалар белән җанлы очрашу кичәсе уздырылды. Шагыйрәләрнең шигырьләре — эчкерсез, игелекле — беркемне дә битараф калдырмады. Алар үзләренең шигырьләрен — җиңел, мавыктыргыч итеп укыдылар. Очрашу матур һәм онытылмаслык эз калдырды.
Мондый чараларны мөмкин кадәр ешрак үткәрергә иде дигән теләктә калдык.
-
"Давылларда сыгылмас гөлләр". Музыкаль композиция.
27.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 27 апрель көнне Наилә Фаритовна, Ләйсән Фаритовна җитәкчелегендә, театральләштерелгән "Давылларда сыгылмас гөлләр"\"У войны не женское лицо" исеме астында Бөек Ватан сугышы чорын тасфирлаган музыкаль композиция күрсәттеләр. Бу чараны күз яшьләресез карарга мөмкин түгел. Укучыларның осталыгы, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, зәвыклыгы, сөйләм осталыклары беркемне дә битараф калдырмады. Тамашачы тын да алмыйча, игьтибар белән тамашаны карады. Бу чара йөрәккә үтеп керде.
Давылларда сыгылмас гөлләр
Нәфис затлар, ир- ат түгелләр.
Холык-фигылләре кырысланган
Барысы да төрле, төрлеләр.Матур киләчәкне өмет итеп,
Кызлар киткән илен сакларга.
Яшьлек гомерләрен кызганмыйча,
Дошманнардан аны якларга.Ватан- ана аваз салу белән
Гимнастёрка киеп алганнар.
Кулларында булган автоматы
Ә күпләре...ә күпләре кайтмый калганнар.Хыяллары булган җиңеп кайту,
Уттан, судан алар курыкмаган.
Танк асларына ташланганнар,
Куркак җаннар анда булмаган.Һәйкәл булып калкып тора алар
Каһарманнар безнең йөрәктә.
Онытырга һич тә хакыбыз юк
Кайда булсак, кайда йөрсәк тә,Бүләк булып килгән бүгенге көн,
Кадерләрен белеп без яшик.
Безнең бурыч бүген тырышып уку,
Сынатмабыз, диеп эндәшик(Шәйдуллина Гөлфия Вәлиевна)
-
Китап күргәзмәсе.«Г.Тукай әсәрләре».
26.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле атналыгы кысаларында 26 нчы апрельдә В.П.Чкалов исемендәге Шөгер гомуми белем бирү мәктәбендә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көнен – Туган тел көнен зурлап билгеләп үттек.
Көн дәвамында укучылар шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Туган тел көненә багышланган “Әткәм — әнкәмнең теле” исемле Тукай әсәрләреннән китап күргәзмәсе оештырылды.
Тукай зур хөрмәткә лаек. Ул шагыйрь дә, мәгърифәтче дә. Аның күп кенә сүзләренә гаҗәпләнәсең. Яшьли үлеп китсә дә, Тукай халык, телне саклау турында алга карап фикер йөрткән. Шагыйрьнең бу фикерләре бүген генә түгел, киләчәктә дә яшәячәк.
Татарстаныбызда йөздән артык милләт вәкиле яши, һәркем үз телен яратып, аның белән горурланып, аны сакларга тырыша. Һәр халыкның теле үзенчәлекле, күп телләр белү дөньяга карашны киңәйтә, төрле милләт халкының мәдәниятен тирәнрәк белергә ярдәм итә. -
Тукай безнең белән. Сыйныфтан тыш чара.
26.04.2023
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көне билгеләп үтелә.
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле атналыгы кысаларында 26 апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер гомуми белем бирү мәктәбендә, яраткан язучыбызның 137 еллыгы уңаеннан, күп кенә чаралар уздырылды. 5 сыйныфларда, укучыларда Г.Тукайның иҗатына кызыксыну тәрбияләү максатыннан, уен-дәрес оештырылды. Балалар язучының әкиятләрен искә төшерделәр, шигырьләрен укыдылар; "Тукай геройлары " дигән викторинада катнаштылар. Уен барышында шагыйрьнең тормыш юлы искә төшерелде, Тукайга багышланган шигырьләр укылды, җырлар җырланды. "Өзек кайсы шигырьдән?", "Рәсемне таны” уеннарында балалар бик актив булдылар, белемнәрен күрсәттеләр.
Г.Тукай үзенең иҗат җимешләре аша хезмәтне, табигатьне, кешеләрне яратырга; гадел, мәрхәмәтле булырга өйрәтә. Ә укучыларыбызның аның әсәрләрен белүләре, кызыксынулары, татарча матур итеп сөйләүләре күңелдә горурлык һәм якты хис уята.
-
«Моңлы Тукай теле. Шигырь сөйләүчеләр бәйгесе.
26.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында В.П. Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә 26 апрель көнне «Моңлы Тукай теле” дип исемләнгән сәгнатьле шигырь сөйләүчеләр бәйгесе оештырылды. Укучылар Габдулла Тукайның, үзләре иҗат иткән шигырьләрен сәгнатьлеукыдылар. Бәйге шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган презентация белән үрелеп барды һәм “Туган тел”җыры белән тәмамланды.
-
КВН «ЗНАЮ ЛИ Я МАТЕМАТИКУ?»
26.04.2023
Учитель математики Зиатдинова Г.С.. в 7 «А» классе провела КВН «Знаю ли я математику?»
Цель :1. Повторить, систематизировать знания учащихся, способствовать развитию познавательного интереса к изучаемым предметам.
2. Закрепить навыки работы в группе, умения применять прием разделения труда и оказывать взаимопомощь.
3. Формирование чувства коллективизма и здорового соперничества, умения отстаивать свои взгляды. -
Муниципаль конкурс-бәйге.“Милләтең белән горурлан, Халкыңның үзе белән!”
25.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан 25 апрель көнне В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбендә 3 нче сыйныф укучылары арасында муниципаль конкурс-бәйге уздырылды.
Конкурсның максаты: яшь буынга әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, туган төбәккә, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, мили үзаң үстерү.
Конкурсның бурычлары: татар халкының гореф-гадәтләрен, традиция - йолаларын барлау; татар телен өйрәнүнең практик юнәлгәнлеген булдыру, милли мәдәниятебезне, ядкарьләребезне саклауга омтылыш булдыру.
Бәйгедә катнашучылар беренче этапта үзләренең “Таныш булыгыз менә...” исеме астында визит карточкасын тәкъдим итттеләр.
Икенче этапта“Мин үземне ни өчендер, Талантлы диеп уйлыйм” исеме астында шөгыльләрен күрсәттеләр.
Өченче этапта “Театр яктылыкка, нурга илтә” исеме астында монолог рәвешендә әдәби әсәрнең героен сурәтләделәр.
Әлеге бәйгенең өч этабын да уңышлы үтеп, 3а сыйныфы укучысы Салимова Айзилә җиңүче дипломына лаек булды. Җитәкчесе – Шарафетдинова Диләрә Хазиповна.
-
“Тукай эзләре буйлап” исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе.
25.04.2023
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, туган (татар) теле атналыгы кысаларында 25 апрельдә В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбендә укучыларның танып-белү һәм интеллектуаль сәләтләрен активлаштыру, сәнгать осталыгын арттыру, укуга карата кызыксыну тәрбияләү, укуны пропагандалау максатыннан “Тукай эзләре буйлап” исеме астында рәсемнәр күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәне оштыруда 1-4 сыйныф укучылары теләп катнашты һәм рәсем ясауда үзләренең сәнгать осталыгын күрсәттеләр.
-
25.04.2023
25.04.2023 в рамках реализации целевой программы наставничества «Учитель-учитель» была проведена беседа: «Организация индивидуальных занятий с различными категориями учащихся. Индивидуальный подход в организации учебной деятельности».В беседе участвовали Батырова Регина Ринатовна, наставник Низамова Эльвира Мударисовна и консультант Халимова Лейсан Фаритовна. Цель беседы в том, чтобы оказать методическую помощь молодому специалисту в вопросах организации индивидуальной работы с учащимися, способствовать повышению уровня компетентности учителя, научиться организоваться индивидуальные занятия с различными категориями учащихся.
-
Тесты от Учи.ру
25.04.2023
Срезы знаний для 5-9 классов помогают выявить трудности учеников по основным темам программы, получаем подробный отчет об уровне знаний учеников, а также рекомендации от Учи.ру.