МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423282, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Шугурово, ул. Ленина, д. 64 (1 здание); с.Старое Шугурово, ул.Садри,5 (2 здание) |
| Телефон: | +7(855)-953-43-02 |
| E-Mail: | GR.Nizamova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Шугуровская СОШ имени В.П.Чкалова" МО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Низамова Гульнара Равиловна |
| Год основания учреждения: | 1934 |
| У нас учатся: | 311 учащихся |
| У нас учат: | 36 учителей |
МБОУ «Шугуровская средняя общеобразовательная школа им. В.П.Чкалова» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ "Лениногорск муниципаль районы" муниципаль берәмлеге "В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта гомуми белем бирү мәктәбе" бюджеттагы муниципаль гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 201 202 203 204 205 206 ( 207 ) 208 209 210 >>
-
21 нче февраль – Халыкара туган тел көне 23.02.2018 Туган теле белән горурланган һәркемне әлеге зур бәйрәм белән тәбрик итәбез! Бу бәйрәм телләр һәм мәдәният төрлелеген сакларга, үстерергә чакыру буларак яңгырый, башка милләт кешеләренең телләрен ихтирам итәргә, кадерләргә өйрәтә. Шушы уңайдан мәктәбебездә төрле чаралар үтте. 21 нче февраль көнне 5-8 нче сыйныфлар көче белән Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм концерты узды. 5 нче сыйныф укучылары туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, 6 -7 нче сыйныф укучылары ”Бөрлегәнем”,”Туган тел”, “Туган як”, “Мин яратам сине, Татарстан” җырларын башкардылар, ә 7-8 нче сыйныф укучылары тамашачыларны татар һәм рус халкы биюләре белән куандырды. Татар һәм рус телендә яңгыраган шигырьләр , җырлар, биюләр күпләрнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм Г.Тукайның "Туган тел" җырын күмәк җырлау белән тәмамланды.

-
"Тел -кешене дус итә" 22.02.2018
21 нче февраль –Халыкара Туган тел көне . Бу көнне 3В сыйныфы укучылара“ Тел -кешене дус итә “ дигән класстан тыш чарада катнашты.Чарада укучылар кешенең бөтен тормышы тел белән бәйле икәнен рассладылар . Мәкальләр , җырлар , шигырьләр аша “дуслык” белән “тел” арасына күпер салдылар .Төрле халык уеннары (башкорт, татар, чуваш, мордва.....), бигрәктә күңелләренә хуш килде. -
"Язык родной, дружи со мной" 22.02.2018

Внеклассное мероприятие " Язык родной, дружи со мной".Учащиеся 4 Б класса пришли к выводу, что язык - живая память народа, его душа, его достояние.
-
Конкурс рисунков ко Дню защитников Отечества 22.02.2018
Был проведен конкурс рисунков ко Дню защитников Отечества среди учащихся 5-7 классов. -
"Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." 21.02.2018
4 а сыйныф укучылары белән Туган тел атналыгын башлап җибәрдек. Муса Җәлилгә багышланган "Гомрем минем моңлы бер җыр иде..." дип исемләнгән класстан тыш чарада шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышуны дәвам итеп, аның яңа шигырьләрен өйрәнеп, рәсемнәр ясап үттек, шагыйрьне искә алдык. -
"Туган телем - иркә гөлем" 21.02.2018

Туган тел атналыгы уңаеннан,Иске Шөгер балалар китапханәчесе Ганиева Г.Р. 4 В сыйныф (сыйныф җитәкчесе Сабитова Р.Ш.) укучылары белән "Туган телем- иркә гөлем" дип исемләнгән класстан тыш чара үткәрелде.Укучыларга туган телләр турында мәгълүмәт бирелде. Шулай ук туган тел турында мәкальләр,фразеологик әйтелмәләрне искә төшерделәр.Телебезне сакларга һәм якларга кирәклеген укучыларга бик гади итеп төшендерелде.
-
21 февраль - Халыкара телләр көне 21.02.2018

21 февраль - Халыкара телләр көненә карата 9-11 сыйныф укучылары газеталар чыгардылар. Газеталарны укучыларның үзләре иҗат иткән шигырьләре һәм хикәяләре, күңел җылысын биреп ясалган рәсемнәре бизәп тора.
-
Тапкырлар һәм Зирәкләр бәйгесе 21.02.2018

Халыкара Туган тел көне уңаеннан үткәрелгән Тапкырлар һәм Зирәкләр бәйгесендә (КВН) 6А сыйныф укучыларыннан торган “Алчәчәк” һәм “Күкчәчәк” командалары ярышты (укытучы Хасмухаметова Ә.С.). Укучылар Лексика утравына сәяхәт барышында катлаулы да, шул ук вакытта кызыклы да булган күпсанлы сорауларга җавап эзләделәр, төрле лингвистик мәсьәләләр, башваткычлар чиштеләр. Бәйгедә “Күкчәчәк” командасы җиңүче булып танылды.
-
Газиз туган телем 20.02.2018

Туган телебез зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул. 19 нчы февраль көнне 3 Б сыйныфында татар теле атналыгына багышланган “Газиз туган телем” дигән темага сыйныф сәгате узды. Укучыларда татар халык авыз иҗаты әсәрләре аша, туган телебезгә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләнде.
-
"Туган телем - Тукай теле!" 20.02.2018

Туган тел атналыгында Гөлназ Феликс кызы 1А сыйныф укучылары белән "Туган телем - Тукай теле!" дип аталган әдәби кичә уздырды. Укучылар Г.Тукайның тормышы,иҗаты белән танышты. Язучының шигырьләрен укыдылар. "Бала белән күбәләк" шигырен яттан сөйләделәр һәм проект эше эшләделәр.














