Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение "Средняя общеобразовательная школа №5" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423252, Российская Федерация, Республика Татарстан, г. Лениногорск, улица Морякова, дом 10 |
Телефон: | +7(855)-955-29-70 |
E-Mail: | len_sch_5@mail.ru, госпаблик: https://vk.com/len_sch_5 |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "СОШ №5" МО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Новичкова Галина Александровна |
Год основания учреждения: | 1954 |
У нас учатся: | 526 обучающихся |
У нас учат: | 36 педагогических работников |
Новости школы
Туган тел көне!
Опубликовано: 21.02.2021Бүген – 21 февраль -Туган тел көне. Бераз гына бәйрәм тарихына тукталыйк.
Халыкара туган тел көнен билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21 февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне “Халыкара туган тел көне” итеп үткәрү турында карар кабул итте.
Берләшкән Милләтләр Оешмасы мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә дөньяда 6 меңнән артык телдә сөйләшәләр. Телләр матди һәм рухи мирасны саклап калу һәм үстерүнең иң көчле коралы булып тора. Безнең туган телебез-татар теле Россиядә рус теленнән кала икенче урында тора. Татарларның 80% Россиядә, ә калганнары чит илләрдә яши.
Безнең телебез – матур, бөек тел. Аның ничәмә-ничә гасырлык тарихы бар. Ә матурлыгы аның халык җырларында, әдипләребез иҗатларында да чагыла.
Туган телләр көне белән барчагызны!!!
|
К списку новостей