Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Средняя общеобразовательная школа №4 г.Лениногорска» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан/Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Лениногорск шәһәренең 4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423259, г. Лениногорск, ул. Белинского, д. 3а, стр.1 |
| Телефон: | +7(855)-952-63-07;+7(855)-952-62-92 |
| E-Mail: | YV.Gavrilov@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ СОШ №4 |
| Руководитель: | Гаврилов Юрий Владимирович |
| Год основания учреждения: | 1953 |
| У нас учатся: | 364 учащихся |
| У нас учат: | 26 педагогов |
Новости школы №4
Театр атналыгы
Опубликовано: 03.12.201226-30 ноябрь көннәрендә 4 нче гомум белем бирү мәктәбендәКәрим Тинчуринның 125 еллык юбилеена багышлап театр атналыгы үткәрелде.Анда 1-10 класс укучылары актив катнашты. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Ситдикова Х.М., Мортазина А.Ф., Нуруллина З.С., Хәлимова Г.Җ., Сафина Н.Җ.балалар өчен язылган әсәрләрне сәхнәләштерү белән бергә татар халкының бөек улы, актер, режиссёр,драматург К. Тинчуринның язмышына, иҗатына багышланган бәйрәм-дәресләр, түгәрәк өстәлләр оештырды.
Башлангыч сыйныф укучылары “Шалкан ”әкиятен сәхнәләштерделәр.(укытучы Ситдикова Х.М) 3 А сыйныфының рус төркеме укучылары “Чукмар белән Тукмар”әкиятен күрсәттеләр (укытучы Хәлимова Г. Җ.).Алар аны курчаклар белән уйнадылар.
Балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максатында Сафина Н.Җ. Татар төркемнәрендәге балалар өчен ТР яшәүче төрле халык әкиятләрен ана телендә сәхнәләштерде ., Рус төркемендәге укчылар да текстларны өйрәнеп , чын актерларча татарча сөйләп, сәхнәдә чыгыш ясадылар.
Иң уңышлы дип табылган һәм фестивальдә беренче урын алган әсәр - Т. Миңнуллинның “Кәрлә-мәктәп баласы шәһәр бөйгесенә сайланды ( укытучы Мортазина А.Ф.)
К списку новостей







