Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
| Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
| E-Mail: | Imc.Len@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
| Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
| Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган чаралар турында
Опубликовано: 28.04.2026Тукай! Бу исем бик җылы булып безнең күңелләргә мәңгелеккә урнашкан. Гомер буе ул безнең йөрәк түребездә идеал булып саклана, сүнмәс йолдыз булып балкып тора. Безнең күңелләрдә туган илгә, туган халыкка, туган телгә мәхәббәт хисе әнә шулай Тукай исеме белән бергә туа. 20 нче-25 апрельгә хәтле Лениногорск районы мәктәпләрендә “Тукай атналыгы” узды. Әлеге атна кысаларында мәктәпләрдә төрле чаралар уздырылды.
Мәктәп сыйныфларында тематик сәгатьләр үткәрелде. Укучыларыбыз бөек шагыйребезнең әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар карадылар. 24 нче апрель мәктәпләрдә “Тукай- безнең йөрәкләрдә!" исемле әдәби - музыкаль кичә узды. 5-9 сыйныф укучылары әдипнең “Шүрәле”, “Кәҗә белән Сарык”, “Су анасы”, “Бала белән күбәләк” әкиятләрен сәхнәләштерделәр, шагыйрьнең тормышы, иҗаты, аның татар әдәбиятындагы әһәмияте турында яңа мәгълүматлар җиткерделәр. Балалар әкият геройлары белән бергә серле дөньяларга сәяхәт иттеләр, шигырьләрнең матурлыгын һәм тирән мәгънәсен тоя алдылар.Барлык мәктәпләрдә дә «Габдулла Тукайның иҗади мирасы» дип исемләнгән китап күргәзмәләре оештырылды.
Шулай ук Габдулла Тукайның тууына 140 еллыгы кысаларында 10 апрель көнне «Илһам канатында»дип исемләнгән яшь язучылар бәйгесе үтте. Аерым номинация бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланды.Яшь язучылар Тукайга багышланган үзләре иҗат иткән шигырьләрен укыды.
2026 елның 15 апрелендә 3 нче мәктәп базасында укучылар арасында шигырь сөйләү буенча «Микрофон алдында» конкурсы узды, бәйгедә шәһәр һәм район мәктәпләре укучылары катнашты. Сәхнәдән Габдулла Тукайның татар, үзбәк һәм инглиз телләрендәге әсәрләре яңгырады. Жюри продюсерлык һәм башкару осталыгын, әдәби материалның әһәмиятен бәяләде.
11 нче гимназия базасында 24 апрель көнне «Г. Тукай иҗаты буенча иң яхшы фәнни-тикшеренү эшләре» дип исемләнгән муниципаль конкурс үтте, ул бөек татар шагыйре Г. Тукайның туган көненең 140 еллыгы уңаеннан 7-11 сыйныф укучылары өчен оештырылды. Катнашучылар бөек татар шагыйре тормышы һәм иҗатына багышланган тирән һәм эчтәлекле эшләр тәкъдим иттеләр, Г. Тукай әсәрләрендә фольклор чыганаклары белән бәйле темаларны, аның балалар әдәбиятын үстерүгә керткән өлешен өйрәнделәр, шулай ук аның шигъриятендә тел үзенчәлекләрен һәм сәнгать ысулларын анализладылар.
25 апрель көнне, Лениногорск шәһәре һәм районы мәктәпләрендә, шулай ук 4 нче номерлы “Карлыгач” балалар бакчасында дөньякүләм “Татарча диктант” акциясе узды. Акция Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды.Диктант язу 28 мәктәп һәм 4 нче балалар бакчасы мәйданчыкларында оештырылды. Алар арасында Лениногорск шәһәренең 1, 2, 3, 4, 5, 6, 7, 8, 10, Иске Писмән, Подлесный мәктәбе, 11 гимназия, 12 лицей һәм шулай ук район мәктәпләре арасыннан: Куакбаш, Туктар-Урдалы, Куакбаш, Тимәш, Федотовка, Түбән Чыршылы, Сарабиккол, Яшел Алан, Сугышлы, Иске Иштерәк, Урмышлы, Зәй-Каратай, Кирлегәч, В.П. Чкалов исемендәге Шөгер мәктәпләреннән барлыгы 1000 нән өстә кеше катнашты.
К списку новостей

















