Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
E-Mail: | Imc.Len@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Иң татлы тел — туган тел, Анаң сөйләп торган тел.
Опубликовано: 21.02.202521 февральдә ЮНЕСКО тарафыннан игълан ителгән дөньякүләм туган тел көне билгеләп үтелә. Бәйрәмнең максаты-тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күптеллелеккә ярдәм итү.
Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Ә өч йөз сиксән өч тел бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Татар теле – ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган 14 телнең берсе.
Бүгенге көндә күпмилләтле республикабызда 170 тән артык милләт вәкилләре яши. Аларның мәдәни тәңгәллеген саклау һәм күптелле мохитта гармониягә ирешү -тынычлык һәм иҗтимагый татулыкның нигезе булып тора. Туган телдәге мирасыбызны барлап, әхлакый кыйммәтләрне киләчәк буыннарга тапшыру уртак тырышлыгыбызга бәйле. Халык авыз иҗатына һәм мәшһүр классикларыбыз әсәрләренә нигезләнеп, безгә тел белемен һәм сөйләм культурасы дәрәҗәсен күтәрү өстендә эшләргә, китапка мәхәббәт тәрбияләргә һәм туган телләрне куллану даирәсен киңәйтергә кирәк.
Халыкларның бөек казанышы булган туган телләрне саклап калу һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен без бар көчне куеп эшләргә тиешбез.
К списку новостей