Муниципальное казенное учреждение «Управление образования» ИКМО "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге “Мәгариф идарәсе” муниципаль учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 423250, Республика Татарстан, Лениногорский район, г. Лениногорск, ул. Шашина, д. 22 |
Телефон: | +7(855)-955-12-22 |
E-Mail: | Imc.Len@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МКУ "Управление образования" ИКМО "ЛМР" РТ |
Руководитель: | Санатуллин Вагиз Самиуллович |
Год основания учреждения: | 2006 |
Лениногорский ИМЦ
Театр яктылыкка, нурга илтә... Театр – ул тормыш, театр - ул яшәеш. Театр – ул искиткеч могҗиза. Чынбарлык агымы – сәхнәдә. Сәхнәдә, кечкенә генә булса да, роль уйнарга хыялланмаган кеше юктыр.
Опубликовано: 21.02.202520 нче февраль иртәсе исә шушы хыялларын балачактан чынга ашыручы мәктәп балаларын шәһәребезнең 11нче санлы Гимназиясенә җыйды. Бу көнне районыбызда мәктәп театр коллективлары арасында “Сәйяр” республикакүләм фестиваленең муниципаль этабы узды. Фестиваль укучыларның һәм яшьләрнең мәдәни белемен үстерү, иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру, рухи, интеллектуаль, иҗади һәм социаль ихтыяҗларын канәгатьләндерү, сәләтле балаларны эзләү һәм алар белән эшләү системасын булдыру максатларын күздә тота.
Агымдагы елда фестивальнең бу этабына район һәм шәһәребез мәктәпләрендә эшләп килүче 15 театр коллективыннан гаризалар кабул ителде. Шунысы куанычлы, жюри хозурына тәкъдим ителгән күренеш һәм өзекләр төрле жанрларга караган әсәрләргә нигезләнеп, режиссёр күзаллавына таянып сәхнәләштерелде. Яшь үзенчәлекләре нигезендә бүленгән группаларда рус телле балаларның татар телендә сөйләшеп театр уйнаулары да, районыбызда әлеге эшнең дөрес һәм нәтиҗәле юлдан баруына тагын бер дәлил иде. 2025нче ел Гимназиянең актлар залы сәхнәсендә Фәнис Яруллин, Зөлфия Гаффарова, Рабит Батулла, Дәрҗия Аппакова , Абдулла Алиш, Җәмит Рәхимов, Таҗи Гыйззәт, Фатих Кәрим әсәрләре һәм татар халык әкииятләре уйналуы белән истә калыр.
Быел конкурста катнашуның җиңүгә мотивлаштыру формасы булып Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгының Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән берлектә каралаган премиясе дә торды. 5000-20000 сум күләмендәге премияләр конкурсның муниципаль этабында катнашкан иң-иңнәренә эләкте. Жюри 1-4нче сыйныф укучылары арасында җиңүче дип 7нче санлы урта мәктәбе театр коллективын (җитәкчеләре Якупова Р.Р, Хәсәншина А.З.), 5-8нче сыйныфлар арасында – шәһәребезнең 11нче санлы Гимназия укучыларын (җитәкчеләре Ф.З.Әхмәтшина), 9-11нче сыйныфлардан В.П.Чкалов исемендәге Шөгер урта мәктәбе театр коллективын (җитәкчеләре Хәлимова Л.Ф., Исмәгыйлова Н.Ф.) таныды. Яшь үзенчәлекләреннән чыгып, призлы урыннар 2нче санлы урта мәктәбе, 13нче санлы төп мәктәбе, 5нче санлы урта мәктәбе, 4нче санлы урта мәктәбе, Сарабикол, Куакбаш мәктәпләренә тапшырылды. Жюри беренче урынны алган өч театр коллективы эшләрен зональ этапка юллауны карар итте.
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай да:«Театр — киләчәк өчен файдалы вә өметле бер нәрсә»,-дигән. Без дә үз чиратыбызда Лениногорск районы балаларының театр иҗатыннан илхамланып, алга таба да башлаган эшләрен дәвам итүләренә ышанычыбызны белдерәбез һәм аларга иҗади уңышлар телибез.
К списку новостей