Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423275, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Куакбаш, ул. Советская, д. 3А |
Телефон: | +7(855)-953-63-06 |
E-Mail: | Kuakbash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Куакбашская ООШ" МО ЛМР РТ |
Руководитель: | Валиева Венера Марсовна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 38учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << 11 ( 12 ) 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Ларерның 11нче көне
15.06.2024
"Кояшкай" лагеры экваторга җитте. Бүгенге көн "Орленок пешекче" дигән тема астында үтә. Иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң дөрес туклануга багышланган фильм карадык. "Дөрес туклану нәрсә ул" дигән темага әңгәмә узды. Ашханәгә экскурсия ясап балалар үзләрен төрле рольләрдә сынап карадылар. Авыл китапханәчесе Мифтахова Г.И. "Җәйге әдәби китап эстафетасы" дигән уен уйнарга кунакка дәште. Балалар әкиятләргә багышланган викторина сорауларына җаваплар бирделәр, ребуслар чиштеләр һәм мозаикалар җыйдылар. Спортплощадкада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та бик тәмле булды. Спортзалда төз ату, автомат сүтеп җыю күнекмәләре алгач өстәл уеннары уйнап өйләргә таралыштык. Бүгенге көн дә бик күңелле һәм мавыктыргыч узды.
-
Лагерның 10нчы көне
14.06.2024
"Кояшкай" лагеры гадәттәгечә эшен иртәнге зарядкадан башлап җибәрде. Бүгенге көн "Орленок коткаручы" дигән темага багышлана. Иртәнге аштан соң төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында ашыгыч ярдәм күрсәтү алымнарына багышланган фильмнар карадык. Ашыгыч ярдәм күрсәтү алымнарын өйрәнү максатында тренинг үттек. Спортзалда һәм саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та бик тәмле булды. Йомгаклау концертына әзерлек бара, бүген күмәк җырны кабатладык. Өстәл уеннары "Хоккей", "Дженга" һәм "Уно" дигән уеннарда ярышлар узды. Җиңүчеләргә баллы бүләкләр бирелде.
-
Лагерның 9нчы көне
13.06.2024
"Кояшкай" лагеры бүгенге эшен "Орленок эрудит" дигән тема астында башкарачак. Иртәнге зарядка һәм тәмле иртәнге аштан соң балалар данлыклы Россия галимнәре дигән фильм карадылар. Ике командага бүленеп Нәрсә? Кайда? Кайчан? дигән интелектуаль уен уйнадылар. "Йолдызлар" һәм "Кояшкай" командалары арасындагы ярыш "Йолдызлар" командасы файдасына тәмамланды. Аннан соң иң төз атучыны ачыкладык. Бәйге нәтиҗәсе буенча малайлар арасында беренче Муртазин В. икенче урында Валиев Әлфис һәм Муртазин А. өченче Валиев Әнфис, кызлар арасында беренче Замалиева А., икенче урында Сахапова А. Төшке тәмле аш ашап алгач балалар әкият карадылар. Саф һавда хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Бүгенге көнебезне дә бик файдалы уздырдык. -
Лагерның 8нче көне
11.06.2024
Лагерның 8нче көне
"Кояшкай" мәктәп яны лагеры 8нче көнне иртәнге зарядкадан башлап җибәрде. Иртәнге аштан соң укучылар авыл китапханәсенә бардылар. Китапханәче Мифтахова Г.И. "Россия көненә" багышлап, "Без Россия балалары" дигән патриотик сәгать уздырды. Ул укучыларга Россия символикалары: гимн, герб һәм флаг турында сөйләде. Гимн тыңладылар, Россия турында шигырьләр укыдылар, "Россия минем Ватаным" дигән викторинада катнаштылар. Учларын кәгазьдән кисеп, яхшы теләкләр язып дәүләт флагы ясадылар. Төшке аш ашаганнан соң, Россия көненә багышлап тәрбиячеләр һәм директор киңәшчесе җитәкчелегендә, лагерьга йөрүче балалар төсле фотолардан флаг, асфальтка рәсем ясадылар. Саф һавада уеннар уйнадылар. Бүгенге көн дә бик кызыклы һәм уңышлы үтте. -
Лагерның 7нче көне
10.06.2024
"Кояшкай" мәктәп яны лагерында җиденче көн "Орленок - патриот" темасы астында үтте. Атнаның беренче көне байракларны кертүдән башланды. Иртәнге күнегүләрне ясап, тәмле иртәнге ашны ашаганнан соң, балалар күл янына сәяхәткә бардылар. Саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнаганнан соң, пешекчеләр аларны тәмле төшке аш белән сыйлады. Көннең икенче яртысында тәрбиячеләр җитәкчелегендә балалар "Мин һәм минем Россия" дигән акцияда катнаштылар. Ахырда автомат сүтеп җыю буенча ярыш узды. Малайлар арасында беренче урында Каримов Ә., икенче урында Муртазин В., өченчә урында Валиев Ә., кызлар арасында беренче Сахапова Ә., икенче Каримова Ә., өченче урында Замалиева А. Көн бик күңелле һәм файдалы үтте.
-
Лагерның 6нчы көне
08.06.2024
"Кояшкай" лагеры көндәгечә эшне иртәнге зарядкадан башлап җибәрде. Бүгенге көн "Орлёнок доброволец" исеме астында үтә. Ирекле эшләр башкару максатында укучылар мәктәпне һәм территорияны җыештырырга булышты. Сабантуйга әзерлек дәвам итә, малайлар көрәшкә әзерләнә. Төшке аштан соң лагерь ябылуга әзерлек максатында номерлар әзерли башладылар. Аннан соң саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерның 5нче көне
07.06.2024
Иртәнге зарядкадан соң "Кояшкай" мәктәп яны лагерында бүген "Орлёнок китап укучы" көне билгеләп үтелде. Әлеге темага багышлап, әңгәмәләр үткәрелде, балалар А.С. Пушкин китапларын укыдылар. Иртәнге аштан соң малайлар спортзалда көрәш алымнарын кабатлады, автомат сүтеп җыярга өйрәнделәр. Аннары А.С. Пушкин әсәренә ясалган "Салтан патша турында әкият" дигән мультфильм карадылар. Төшке аштан соң музыкаль инструментлар белән таныштылар. Саф һавада уеннар уйнадылар.
-
Лагерның 4нче көне
06.06.2024
Мәктәп яны "Кояшкай" лагеры бүген "Орлёнок- китап укучы" дигән исем астында үтте. Көнне иртәнге гимнастикадан башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң, янгын сүндерү оешмасынның Түбән Чыршылы бүлекчәсе җитәкчесе Каримов И. Б. укучыларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искә төшерде, янгын сүндерү җайланмаларын кулланырга өйрәтте. Янгын сүндерүче киемен кидереп каратты, өйрәнү йөзеннән эвакуация үткәрде. Бүген халыкара рус теле көненә һәм Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышлап, укучылар китапханәдә Пушкин әкиятләрен укыдылар. А.С. Пушкин әкиятләрен белүне тикшереп викторина узды. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар.
-
Лагерның 3нче көне
05.06.2024
"Кояшкай" мәктәп яны лагерында бүген көн "Орлёнок-фантазёр" исеме астында үтте. Көн гадәттәгечә иртәнге зарядкадан башланып китте. Иртәнге аштан соң балалар Бөтендөнья табигатьне саклау көненә карата рәсемнәр ясап, күргәзмә оештырдылар, саф һавада уеннар уйнадылар. Сабан туена әзерлек йөзеннән көрәш алымнарын кабатладылар. Төшке аштан соң алар өчен "Фантазиялар дөньясы" исемле викторина үткәрелде.
-
Лагерның 2нче көне
04.06.2024
4 июнь "Кояшкай" мәктәп яны лагерында икенче көн "Орлёнок-эколёнок" исеме астында үтте. Иртәнге зарядкадан соң балалар белән янгын куркынычсызлыгы буенча әңгәмә үткәрелде. "Уттан сак бул!" темасына видео күрсәтелде һәм тәрбиячеләр балалар өчен викторина оештырды. Көн дәвамында балалар саф һавада хәрәкәтле уеннар уйнадылар һәм көн темасына карата рәсемнәр ясадылар. Отряд почмагы чыгардылар, речёвкалар өйрәнделәр, рәсем һәм эмблема ясадылар.