Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан
Визитная карточка
Адрес: | 423275, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Куакбаш, ул. Советская, д. 3А |
Телефон: | +7(855)-953-63-06 |
E-Mail: | Kuakbash@mail.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Куакбашская ООШ" МО ЛМР РТ |
Руководитель: | Валиева Венера Марсовна |
Год основания учреждения: | 1986 |
У нас учатся: | 38учащихся |
У нас учат: | 13 учителей |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Куакбашская основная общеобразовательная школа» муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 11 ) 12 13 14 15 16 17 18 19 20 >>
-
Лагерның 20нче көне
26.06.2024
"Кояшкай" лагеры бүген иртәнге аштан соң Шөгердәге нефть музеенда экскурсиядә булды. Музей Шөгер битум заводы урынында урнашкан һәм аның үсеш тарихын чагылдыра. Экскурсия бик кызыклы булды, балаларга бик ошады. Кайткач лагерь эшен "Орленок һәм аның дуслары" дигән тема буенча дәвам итте.
-
Правила безопасности на водных объектах в летнее время
25.06.2024
Наступает долгожданный купальный сезон. Сотни жителей устремятся в выходные дни поближе к воде. Свежий воздух, солнце, купание не только доставляют удовольствие, но и служат хорошим средством закаливания организма. Вместе с этим вода регулярно уносит жизни. Помните: нарушение правил поведения на воде может привести к трагическому исходу! Внимательно изучите ПАМЯТКУ
-
Лагерның 19нчы көне
25.06.2024
Лагерның 19нчы көне
"Кояшкай" лагеры бүгенге көнне "Орленок һәм аның семьясы" дигән тема буенча эшләячәк. Көндәгечә зарядка һәм иртәнге аштан соң әлеге тема буенча әңгәмә уздырдык. Терроризм һәм экстремизм темасына видеофильм карадык. Авыл китапханәсендә китапханә мөдире Мифтахова Г. И. балалар белән илебезнең фән һәм техника өлкәсендәге ачышларына багышланган чара уздырды. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, ребуслар чиштеләр. Клуб мөдире Мухаметшина С. С. белән кызыклы тәҗрибәләр күрсәттеләр. Тәрбияви чарадан соң, спорт мәйданчыгында хәрәкәтчән уеннар уйнадык. Саф һавада уйнагач төшке аш та бик тәмле. Йомгаклау концертына әзерлек дәвам итә. Җыр, бию һәм шигырьләрне кабатладык. Тагы бер көн узып та китте. -
Лагерның 18нче көне
24.06.2024
Лагерның 18нче көне
"Кояшкай" лагеры эшне гадәттәгечә зарядкадан башлап җибәрдек. Иртәнге аштан соң эшне "Орленок яклаучы" дигән тема астында дәвам иттек. Илебезнең яклаучылары булган хәрби, полиция, эколог, пожарный профессияләре белән танышып фильм карадык. Киләчәктә кем булыр идең дигән темага әңгәмә уздырдык. Хәрәкәтчән уеннардан соң төшке аш бик тәмле булды. Көндәгечә концерт номерларын кабатладык. Өстәл уеннары уйнадык. Бүгенге көн дә бик файдалы узды. -
Лагерның 17нче көне
22.06.2024
Лагерның 17нче көне
"Кояшкай" лагеры әйдәманнары балаларга күңелле иртәнге зарядка ясатып тәмле иртәнге аш ашаткач "Яшибез һәм хәтерлибез" дигән тема астында эшне дәвам иттек. Бүген "Хәтер һәм кайгы көне" нә багышлап видеофильм карадык. Миллионлаган корбаннарга китергән Бөек Ватан сугышы башланганга 83 ел. Әлеге датага багышлап Дәүләт флаглары янында хәтер вахтасы үткәрдек. Һәйкәлгә чәчәкләр куйдык.
Авыл китапханәсендә оештырылган "Сугышның беренче көне" дип аталган батырлык сәгатендә, "Свеча памяти" дигән акцияда катнаштык. Ел да 12.15 тә, сугыш башланганын игълан ителгән вакытта үтә торган "Бер минут тынлык" та катнаштык. Төшке аштан соң өстәл уеннары уйнадык. Бүгенге көнне дә бик файдалы уздырдык. -
Лагерның 16нчы көне
21.06.2024
Лагерның эше көндәгечә зарядкадан башланды. Иртәнге тәмле аштан соң балалар белән эшне "Орленок остакул" дигән тема буенча дәвам иттек. Иртәгә булачак "Хәтер һәм кайгы көненә" һәйкәлгә куяр өчен, укучылар үз куллары белән чәчәкләр ясап куйдылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш бик тәмле булды. Лагерь ябылуга багышланган иҗади номерлар әзерләүне дәвам иттек. Ахырдан "Орлята елъязмасын" язып эшебезне тәмамладык. Бүгенге көн дә бик файдалы һәм күңелле узды
-
Лагерның 15нче көне
20.06.2024
Лагерның 15нче көне
"Кояшкай" лагеры 20 июнь иртәсен зарядкадан башлады. Тәмле иртәнге аштан соң "Орленок биюче" темасы астында эшне дәвам иттек. Балалар төрле милләт биюләре белән таныштылар. Үзләре дә биюләр өйрәнеп, биеп күңел ачтылар. Төшке аш җиткәне сизелми дә калды. Аннан балалар концерт номерларын кабатладылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадык, ГТО нормативы тапшырдык, өстәл уеннары уйнап өйләргә таралыштык. Бу көнебез дә бик кызыклы узды. -
Лагерның 14нче көне
19.06.2024
Лагерның 14нче көне
"Кояшкай" лагеры иртәнге зарядка һәм иртәнге аштан соң "Орленок музыкант" дигән тема буенча эшен дәвам итте. Музыкаль инструментлар виртуаль музеена сәяхәт ясап төрле инструментлар белән танышкач, балалар төрле музыкаль инструментларда уйнап карадылар. Саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнагач төшке аш та тәмле. Йомгаклау концертына әзерлек дәвам итә. Балалар шигырь һәм җырларны кабатладылар. Өстәл уеннарын уйнагач өйләргә таралыштык. Тагы бер көн артта калды. -
Лагерның 13нче көне
18.06.2024
Лагерның 13нче көне
Лагерның эшен көндәгечә зарядкадан башладык. Иртәнге аштан соң эшебезне "Орленок сәяхәтче" дигән тема буенча дәвам иттек. Кем ул сәяхәтче, үзең белән сәяхәткә нәрсәләр алырга кирәк, юлда аптечка кирәк буламы дигән сораулар буенча әңгәмә уздырдык. Бергәләшеп Түбән Чыршылы аерым янгын сүндерү постына сәяхәт ясадык. Анда безне янгын сүндерү посты җитәкчесе Каримов И.Б. каршы алды. Ул безгә әлеге оешма буенча экскурсия үткәрде, анда кемнәр, ничек эшли, нинди нәтиҗәләргә ирешкәннәр шул хакта сөйләде. Укучыларны янгын сүндерү машинасының төзелеше белә таныштырды. Аннары укучылар үзләрен янгын сүндерүче ролендә сынап карадылар. Экскурсия бик кызыклы узды. Балалар Илдүс абыйларына рәхмәт әйтеп кире мәктәпкә кайттылар. Төшке аш сәяхәттән соң бик тәмле булды. Смена ябылуга әзерлек бара. Балалар җырлар, шигырьләр өйрәнделәр. Бүгенге көн дә лагерь елязмасы битләренә күчте. -
Лагерның 12нче көне
17.06.2024
"Кояшкай" лагеры бүгенге көнне тантаналы рәвештә байраларны чыгару һәм гимн җырлаудан башлады. Иртәнге зарядкадан соң иртәнге ашны ашагач, "Орленок рәссам" дигән тема астында эшне дәвам иттек. Россия сәнгать музеена онлайн сәяхәт ясагач укучылар җәй темасына рәсем , рәсемнәрдән күргәзмә ясап куйдылар. Төшке аштан соң саф һавада хәрәкәтчән уеннар уйнадылар, өстәл уеннарында ярыштылар. Бүгенге көн дә бик файдалы һәм күңелле узды.