МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы.
Визитная карточка
| Адрес: | 423293, Республика Татарстан, Лениногорский район, с. Керлигач, ул. Советская, д. 39 |
| Телефон: | +7(855)-953-10-19 |
| E-Mail: | Ramziya.Magizyanova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Керлигачская ООШ" ЛМР РТ. |
| Руководитель: | Магизянова Рамзия Салиховна |
| Год основания учреждения: | 1924 |
| У нас учатся: | 15 учащихся |
| У нас учат: | 10 учителей |
МБОУ "Керлигачская основная общеобразовательная школа" муниципального образования "Лениногорский муниципальный район" РТ/ Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе "Кирлегәч төп гомуми белем бирү мәктәбе" Татарстан Республикасы Лениногорск муниципаль районы. - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Химия атналыгы 03.03.2025

Мәктәптә химия атналыгы үтте. Башлангыч класс укучылары химия укытучысы Зиангирова Дания апалары белән кызыклы тәҗрибәләр ясап карадылар. Ә зур класслар өчен "Бер элемент тарихы" темасына күзәтү булды.
-
Спорт һәм хәрби хәзерлек айлыгы 03.03.2025

Спорт һәм хәрби хәзерлек айлыгы кысаларында мәктәптә беренче ярдәм күрсәтүгә багышланган чара булып узды. ОБЗР укытучысы Рафис абыйлары белән берлектә укучылар төрле хәлләрдән чыгу юлларын карап үттеләр. Беренче ярдәм күрсәтү очракларын искә төшерделәр.
-
Укытучылар арасында бадминтон ярышы 28.02.2025

Укытучылар арасында спорт-масса айлыгы кысаларында башланган бадминтон ярышлары тәмамланды. Нәтиҗәдә, 1 урынны - Фаризова Алисә яулады. 2 урынга -Зиангирова Рәмзия, 3 урынга - Сахапова Земфира лаек булды.
-
Смотр строя и песни. 24.02.2025

В рамках Года защитника Отечества в школе прошёл смотр строя и песни.
-
23 февральгә квест. 22.02.2025

23 февраль-Ватанны саклаучылар көне уңаеннан мәктәптә укучылар өчен квест уены оештырылды. Укучылар ике командага бүленеп төрле биремнәр үтәделәр. Соңыннан барысы бергә бәйрәм бәлеше белән сыйланды.
-
Батырлар янәшәдә... 20.02.2025

Махсус хәрби операциядән ялга кайткан Исрафилов Фаяз туган мәктәбендә укучылар белән очрашуда булды. Балалар өчен батырлар янәшәдә генә яшәвен белү, авылдашың өчен горурлык хисләре кичерү бик мөһим тәрбияви көчкә ия.
-
Урок Мужества. 19.02.2025

В классах прошли уроки Мужества. Тема данных мероприятий является важной и значимой для патриотического воспитания молодежи. Урок мужества – это дань памяти к героическим и трагическим военным событиям в нашей стране. Это дань уважения тем матерям, чьи сыны отстаивали честь нашей Родины. Не листая учебник истории, обучающиеся прикоснулись к тем трагическим дням, о которых человеческая память не имеет права забывать.
-
Пионербол ярышы 17.02.2025

Мәктәптә спорт һәм хәрби хәзерлек айлыгы дәвам итә. Укытучылар һәм укучылар җыелма командалары арасында пионербол ярышы узды.
-
Элифба бәйрәме. 12.02.2025

1 нче класс укучылары Әлифба белән хушлашты. Әлифба бәйрәменә кунакка әти-әниләр дә килгән иде. Бик күңелле булды. Ә беренчеләр өстәмә каникулга киттеләр.
-
Татарстан гербы көне. 07.02.2025

Татарстан гербы көне уңаеннан викторина үткәрдек. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләр тәмле призлар алды.
Татарстан Республикасының Югары Совет тарафыннан 1992 нче елның 7 февралендә кабул ителгән Дәүләт гербы Дәүләт флагындагы төсләрне файдаланып эшләнгән. Ул түгәрәк калкан рәвешендә.Гербның уртасында канатлы ак барс сурәтләнгән. Ул — республика гражданнарын һәм халкын яклаучы.Барсның кызыл кояш җирлегендә сурәтләнүе игелеклелек, уңыш, бәхет, тормыш билгесе булып тора.Барсның сул ягындагы түгәрәк калкан республикабыз гражданнарының хокукый, икътисади якланганлыгын искәртә. Таҗ яфраклары җөп санда булган булган ак кашкарыйлар тормыш чыганагын, озын гомер теләүне белгертә.Барсның алгы уң аягын бераз күтәрүе — югары хакимиятнең олылыгын күрсәтүче геральдик ишарә. Бу шулай ук хәрәкәтне, эшне «уң аяктан» башлауны, Татарстанның яңарыш юлында уңышлы баруын аңлата.Барсның үткен тешләре һәм тырнаклары аның үз-үзен яклый алу сәләтен күрсәтә.Барс канатларының җиде каурые аның җирдә дә, күктә дә үзен яклый алу мөмкинлеген символлаштыра.Барсның койрыгын тотышы аның кәефе яхшы, дустанә мөнәсәбәттә булуын аңлата.Үсемлектән орнамент һәм лалә чәчәге - табигатьнең уянуын һәм Татарстанның яңаруын символлаштыра.Өч алтын боҗра - бердәмлек, чиксезлек, иң югары камиллек идеясен белдерә. Алтын төсе Татарстан җиренең бай булуын раслый.Гербның авторлары филология фәннәре докторы Назыйм Ханзафаров (идея) һәм рәссам-монументалист Риф Фәхретдинов.Кыскасы, Татарстан гербы игелек, гаделлек, гражданнарның иминлеге, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм алгарыш кебек әхлакый кыйммәтләрне раслый.














