Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
Адрес: | 422126, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Сардек-Баш, ул. Центральная, д. 2 |
Телефон: | +7(843)-642-50-68 |
E-Mail: | Ssar.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Сардекбашская средняя школа" |
Руководитель: | Набиев Фанис Музакирович |
Год основания учреждения: | 1918 |
У нас учатся: | 100 учеников 36 воспитанников |
У нас учат: | 24 учителя 3 воспитателя |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Сардекбашская средняя школа им.Г.Г.Гарифуллина» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының «Г.Г.Гарифуллин исемендәге Сәрдекбаш урта мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36 37 38 39 40 >>
-
Знакомство с профессией библиотекаря
24.03.2023
23 марта, в рамках недели профессии в дошкольную группу МБОУ была приглашена библиотекарь сдк, Набиева.Г.Ф. Она ознакомила детей с профессией библиотекарь. Дети узнали, что библиотекарь выдает книги, рекомендует необходимую литературу, рассказывает о детских книгах и проводит выставки. Ребятам рассказали, как ориентироваться в таком множестве книг на полках. Дошколята вспомнили, как бережно относиться к ним. Дети записались в импровизированную библиотеку, чему были очень рады.
23 мартта, һөнәр атналыгы кысаларында, МБОУ ның мәктәпкәчә төркеменә сдк китапханәчесе Нәбиева Г.Ф. чакырыла. Ул балаларны китапханәче һөнәре белән таныштыра. Балалар китапханәченең китаплар бирүен, кирәкле әдәбиятны тәкъдим итүен, балалар китаплары турында сөйләвен һәм күргәзмәләр үткәрүен белделәр. Балаларга киштәләрдә шулкадәр күп китапларда ничек ориентлашырга кирәклеге турында сөйләделәр. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапларга ничек сак карарга икәнен исләренә төшерделәр. Балалар импровизированный китапханәгә язылдылар, моңа бик шатландылар.
-
Укытучы һәм остаз елы 18.03.2023
Русия Президенты Владимир Путин 2023 елны “Укытучы һәм остаз елы” дип игълан итте. Әлеге уңайдан мәктәбебездә ветеран укытучылар, мәктәптә төрле елларда эшләп киткән укытучылар һәм мәктәпне тәмамлаган укучылар белән очрашу һәм елны ачу тантанасы булды. Әлеге чара бик тансык, җылы һәм онытылмас булды.
-
Предметная неделя географии.
13.03.2023
13 нче марттан 18 мартка кадәр мәктәптә геграфия атналыгы үтте. Атналыкта үткәрелгән чараларда укучылар бик актив катнаштылар.
-
"Әнием - Кадерлем!"
07.03.2023
Әни... Әби... Дәү әни... Бу сүзләрне күпме генә кабатласаң да, әйтеп туеп булмый. Безгә тормыш бүләк иткән газиз әниләребезнең җылы карашын, нурлы йөзләрен күрү, ягымлы сүзләрен ишетү, бернинди бизмәннәр белән дә үлчәп булмый торган кайгыртучанлыгын тою дөнья йөзендә иң зур бәхет ул.
-
Әниемә бүләгем
07.03.2023
Көннең яктылыгы кояшта, күкнең матурлыгы йолдызларда, җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.
7 март көнне Яңа Сәрдек балалар бакчасында "Әниемә бүләгем" дип исемләнгән бәйрәм узды. Бәйрәмдә үз баласының чыгышын күзәтү, әниемә дип әзерләгән бүләген алу, әни кешегә иң зур бәхеттер.
Әниләр, әбиләр, апалар, сеңелләр! Яз сулышы гаиләгезгә муллык алып килсен, күңелләрегезгә сабырлык, барчагызга саулык китерсен. Өстәлләрегез ямьле, аш-суларыгыз тәмле, бәйрәмегез мөбарәк булсын. -
28.02.2023
28 февраль көнне мәктәбебездә хәрби-патриотик айлыкка нәтиҗә ясалды. Ай буе эшләнгән эшләр бәяләнде, актив катнашучылар билгеләнде. Бәйрәмгә йомгак ясап «Ягез әле егетләр» кичәсе үткәрелде. Әлеге кичәдә кызлар укытучы абыйларына, мәктәбебез егетләренә матур җырларын, биюләрен бүләк иттеләр, ә егетләр төрле ярышларда үзләренең көчләрен сынаштылар.
-
Әти белән бергәләп!
22.02.2023
Яңа Сәрдек авылы мәктәпкәчә белем бирү төркемендә "23 февраль - Әти белән бергәләп" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Бәйрәмдә балалар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Әтиләр белән уеннар уйналды, кызыклы сорауларга җаваплар эзләделәр. Балалар әтиләренә әзерләгән бүләкләрен тапшырдылар. Бәйрәм ахырында әтиләр рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.
-
"Әти дә солдат булган"
22.02.2023
Мәктәпнең мәктәпкәчә белем бирү төркемендә уздырылган бәйрәм кичләре һәрбер әти-әнинең күңелендә озак саклана. Йөрәк парәләренең шигырь сөйләвен, җырлавын яки биюләрен кабат-кабат карау, әби-бабайларга, дус-ишләргә күрсәтү өчен видеога да төшереп барыла.Ә инде бәйрәмнәрдә әти-әниләр үзләре дә катнашса, инде икеләтә күңел ачу бәйрәменә әйләнә. Менә шундый бәйрәмнәрнең берсе ,"23 февраль – Әти дә солдат булган" дигән исем астында үткәрелде. Кичәдә, шигырьләр сөйләделәр, биеделәр. Котлау өлешеннән соң, әтиләр ике командага бүленеп көч сынашты. Залда утырган балалар аларга көч биреп тордылар. Ярышлар балаларның кызыклы сораулары һәм әтиләрнең җаваплары, эш-гамәлләре белән үрелеп барды.Бәйрәм азагында балалар үзләре ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әтиләр үз чиратында балаларның тәрбияче апаларына шундый күңелле бәйрәм оештырганнары өчен рәхмәтләрен җиткерделәр.
Праздничные вечера, проведенные в дошкольной группе школы, надолго останутся в памяти каждого родителя. Для повторного просмотра стихов, пения или танцев своих детей снимаются на видео, чтобы показать их бабушкам и дедушкам, друзьям и близким. А если в праздниках участвуют и сами родители, то это становится двойным развлечением. Один из таких праздников прошел в чест 23 февраля, под названием – “Папа тоже был солдатом". На вечере читали стихи, пели, танцевали. После поздравительной части папы разделились на две команды. Дети, сидевшие в зале, давали им силы. Соревнования сопровождались интересными вопросами детей и ответами пап, их действиями. В завершение праздника дети вручили изготовленные ими подарки. В свою очередь, папы поблагодарили коллектив дошкольной группы за организацию такого веселого праздника.
-
21 февраль - Халыкара туган тел көне!
22.02.2023
Халкыбызның гореф-гадәтләрен, тарихын, мәдәниятын мең еллар буенча саклап килүче байлык ул - тел. Менә нинди көчкә ия безнең туган телебез! Телсез – халык үзе дә була алмый, халыксыз – тел дә юк. 21 февральдә барлык җәмәгатьчелек Халыкара туган тел көнен билгеләп үтә. Ел саен бу көнне безнең мәктәпкәчә белем бирү төркемендэ балаларыбыз өчен кызыклы һәм файдалы чаралар оештырабыз. Быел да, 22 февраль көнне “Газиз туган телем” исемле чара үткәрдек.Балалар үзләренең көчләрен табышмаклар чишү, әкияттән өзекләрне тыңлап, нинди әкият икәнен әйтү, мәкальләрнең дәвамын эзләп табу, телебездәге матур, ягымлы сүзләрне кемнәр күбрәк белә, шул өлкәдә ярышу кебек бәйгеләрдә көч сынаштылар. Ахырдан барыбыз да Габдулла Тукайның “Туган тел” җырын тынладык. Шунысы сөендерә, балалар үз туган телләренең җәүһәр мирасы булган мәкальләрне, табышмакларны, әкиятләрне күп беләләр икән. Димәк, әле безнең киләчәгебез өметле, туган телебез яшәячәк дигән сүз.
-
Патриотик җырлар конкурсы
20.02.2023
Бүген 20 февраль көнне Сәрдекбаш урта мәктәбендә хәрби-патриотик тәрбия айлыгы уңаеннан оештырылган җырлар бәйгесе үтте. Бәйгедә һәр сыйныф үзләренең туган якка булган мәхәббәт һәм батырлык темасына багышланган матур җырлары белән чыгыш ясады. Бәйге ахырында жюри әгъзалары үз фикерләрен җиткерде. Нәтиҗәдә: I урынны башлангыч сыйныф, 8 сыйныф укучылары, II урынны 9 сыйныф укучылары, III урынны 10 сыйныф укучылары яулады.