Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Детский сад общеразвивающего вида №5 «Созвездие» г. Кукмор» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422110, РТ, г. Кукмор, ул. Гафиятуллина, д. 22 |
| Телефон: | 8(84364)4-01-31, 4-01-32 |
| E-Mail: | Kuk.Dou5@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Детский сад №5 «Созвездие» г. Кукмор» |
| Руководитель: | Зинатуллина Зухра Халиловна |
| Год основания учреждения: | 2015 |
| У нас учатся: | 299 детей |
| У нас учат: | 30 педагогов |
-
Сказки Первых
10.04.2026
Сегодня гостями нашего мероприятия стали участники первичного отделения «Движения Первых» КСШ N3 совместно с советником директора по воспитанию Абдуллиной А. А.
Они представили проект «Сказки Первых»: в рамках инициативы участники подготовили и показали воспитанникам пилотной группы детского сада «Созвездие» яркое театрализованное представление.
#ДвижениеПервых
#движениерт
#движениеПервыхКукмор
#движениеПервыхДетскиеСады -
V республикакүләм «Туган тел-тормыш көзгесе» конференциясе 10.04.2026

2026 нчы елның 10 нчы апрель көнендә Г.Х. Хабибрахманов исемендәге Олыяз урта мәктәбендә V республикакүләм «Туган тел-тормыш көзгесе» дип аталган фәнни – гамәли конференция үтте. Әлеге чарада якташларыбыз филология фәннәре докторы, Казан федераль университетының атказанган профессоры, Татарстанның һәм Россия федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Фатих Кәрим, Мәҗит Гафури, Җамал Вәлиди исемендәге премияләр лауреаты, Петровский фән һәм сәнгать академиясенең хакыйки әгъзасы Фоат Галимулла улы Галимуллин; язучы, галимә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, филология фәннәре кандидаты, Саҗидә Сөләйманова, Фатих Хөсни, Гаяз Исхакый, Җамал Вәлиди премияләре лауреаты, якташыбыз Рифә Рахман; татар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова катнашты.
Конференция дүрт фәнни юнәлеш буенча оештырылган иде.
Безнең балалар бакчасыннан балалар "Нәни сандугач" юнәлешендә катнашып призлы урыннар алдылар:
Сабиров Абдуссамад 1 урын.
Камалиев Азамат 2 урын;
Каримуллин Наир 2 урын;
Фахрутдинова Марьям 2 урын.
Мухаметзянова Г. А., Усманова А. А. "Укытучы остаханәсе" юнәлешендә катнашып 3 урынны алдылар. Катнашучыларны җиңуләре белән котлыйбыз!!! -
Габдулла Тукайнын "Кәҗә белән сарык" әкияте 09.04.2026

Бүген "Йолдызлык" балалар бакчасында кунакта Вахит авылы яшь тамашачы театры коллективы Габдулла Тукайнын "Кәҗә белән сарык" әкияте тамашасын тәкъдим иттеләр. Балалар әкиятне зур кызыксыну белән карадылар, геройларның гамәлләренә эмоциональ яктан җавап бирделәр.Әкият искиткеч матур музыкаль бизәлешле, бай эчтәлекле булды.







