муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422127, Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, с. Олуяз, ул. Новая, д. 1а |
| Телефон: | +7(843)-643-95-68 |
| E-Mail: | Sol.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ «Олуязская средняя школа» |
| Руководитель: | Аухадиев Ленар Харисович |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 151 учащихся, 42 воспитанников |
| У нас учат: | 32 педагога |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Олуязская средняя школа им. Г. Х. Хабибрахманова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 91 92 93 ( 94 ) 95 96 97 98 99 100 >>
-
Мотыйгуллин призына ярыш 01.06.2015

30нчы май көнне, " Бердәм ГТО декадасы" кысаларында, мәктәп базасында рекордсмен һәм Бөек Ватан сугышы ветераны Мотыйгуллин призына җиңел атлетика буенча район күләмендә ярыш уздырылды. Ярышта Олыяз, Мәчкәрә, Ош-Юмья, Нырья, Сәрдекбаш, Зур Сәрдек мәктәп командалары уңышлы чыгыш ясады.
-
"Тылсым"нан кунаклар 30.05.2015

28нче май көнне ГАУСО КЦСОН "Тылсым"ның социаль педагогы Мубаракшина Д. В. башлангыч сыйныф укучыларына тәрбия сәгате үткәрде.
-
Тәрбия сәгате 30.05.2015

28нче май көнне ГАУСО КЦСОН "Тылсым"ның социаль педагогы Набиева Э. З. 5-8 сыйныф укучыларына тәрбия сәгате үткәрде.
-
"Бердәм ГТО декадасы"
22.05.2015
Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спортка зуррак игътибар бирү максатыннан мәктәптә 15 майдан 25 майга кадәр " Бердәм ГТО декадасы" уздырыла. Шул уңайдан укучылар gto.ru сайтында регистрация үтте. 23 көнне сәг. 10да спорт бәйрәме уздырыла. Укучылар анда актив катнашырлар дип ышанабыз.
-
Вариска кабул итү тантанасы 19.05.2015

Бүген мәктәпнең актлар залында 4 нче сыйныф укучыларын Татарстан варислар берлегенә кабул итү тантанасы булды. Тантаналы ант биргәннән соң эзтабарларга варис галстугы тагылды. Фәнис Яруллин исемендәге балалар оешмасы вәкилләре 16 вариска таныклык тапшырды.
-
Хәйрия концерты
12.05.2015
Казаклар, Балыклы авылы клубларында укучылар һәм укытучылар көче белән әзерләнгән Хәйрия концерты булып үтте.
-
Һәйкәл ачу тантанасы 08.05.2015

Бүген, Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, мәктәп каршында мөһим вакыйга – һәйкәл ачу тантанасы узды. Әлеге чарада район җитәкчесе Сергей Димитриев, “Урал” хуҗалыгы җитәкчесе Газинур Хәбибрахманов, җирлек башлыгы Рамил Маликов , авылыбыз имамы Миннемулла хәзрәт, чакырылган кунаклар, сугыш һәм тыл ветераннары, мәктәп укучылары катнашты. Тәбрикләү сүзләреннән соң, һәйкәл ачылды, бәйрәм җыр-биюләр белән дәвам итте.
-
Мәктәп территориясен җыештыру 07.05.2015

Узган атна дәвамында 5-11 сыйныф укучылары мәктәп яны территорияләрен җыештырдылар.
-
Бөек җиңүнең 70 еллыгын каршылап. 07.05.2015

Бөек җиңүгә быел 70 ел. Шул уңайдан барлык сыйныф укучылары сугыш елларында эшләгән, балалар булган ветераннарның өйләренә йөрделәр. Аларның хәлләрен белделәр, сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар.
-
Табигатьне саклыйк 01.05.2015

29 апрель көнне 5-11нче сыйныф укучылары чишмә яны территориясен җыештырдылар.















