Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 ( 79 ) 80 >>
-
Волейбол 01.02.2018

Мәктәбебездә патриотик айлык кызу темплар белән башланып китте. Шул уңайдан укучылар бик теләп волейбол ярышларында катнашып киләләр. Һәр сыйныф команда туплап үзләренең көчләрен сыныйлар. Аларга уеннарында уңышлар теләп калабыз.
-
Бадминтон ярышы 01.02.2018

Мәктәбебездә патриотик айлык кысаларында башлангыч сыйныфлар арасында бадминтон ярышы башланып китте. Кече сыйныфларга бу ярыш бигрәк тә күңелле һәм кызык тоелды. Алар дәресләре бетүгә бадминтон уйнарга дип мәктәбебезнең спорт залына бик теләп җыелалар һәм шушы бәйгедә кызыксынып катнашалар.
-
Баян түгәрәге 01.02.2018

Халык җырлары, моңнары да гасырлар аша буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора. Шушы мирасны саклау өчен баян түгәрәгенең эшчәнлеге бүгенге көндә бик актуаль. Шушы түгәрәкнең җитәкчесе Гильмуллин Рәйхан Рөстәм улы үз эшенең остасы. Укучыларыбыз да бу түгәрәккә бик теләп катнашалар һәм төрле бәйгеләрдә зур уңышларга ирешәләр.
-
Беренче сыйныфка керүче нәниләребезнең әти-әниләр җыелышы 01.02.2018

Мәктәбебездә 2018-2019 нчы уку елының 1 нче сыйныфына укырга керүче нәниләребезнең әти-әниләр җыелышы булып узды. Әлеге җыелышта укучыга, әти-әнигә, мәктәпкә кагылышлы сорауларга җаваплар, фикерләр тынланылды.
-
Лэпбуклар конкурсы 01.02.2018

Атналык дәвамында мәктәптә укучылар көче белән хәзерләнгән күргәзмә макетларга, альбомнарга, рәсемнәргә бай иде. Һөнәри темага уздырылган лэпбуклар конкурсы тирән эчтәлекле, мәгълүмати һәм матур бизәлеше белән аерылып торды.
-
Мәктәп музеена экскурсия 31.01.2018

Башлангыч сыйныфлар атналыгының өченче көнендә мәктәбебезнең туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды.
-
Ачык дәресләр 31.01.2018

Шулай ук атналык кысаларында 1,3,4 сыйныфларда ачык дәресләр үткәрелде. Дәресләр укучыларның яшь үзенчәлекләрен истә тотып, балаларның танып белү активлыкларын үстерерлек итеп, кызыклы һәм методик яктан дөрес оештырылган иде. Укучыларның мөстәкыйль эшләрен тиешле күләмдә үткәрү, иҗади биремнәрне уңышлы куллану күзәтелде.
-
Патриотик айлык 30.01.2018

Ел саен мәктәбебездә февраль ае хәрби - патриотик айлык буларак игълан ителә. Укучыларга хәрби -патриотик тәрбия бирү максатыннан төрле чаралар үткәрелә, айлык план төзелә. Бугенге линейкада тормыш иминлеге нигезләре укытучысы - Башаров Фәтрахман Габдрахман улы укучыларны айлык план белән таныштырды.
-
Һөнәри юнәлеш буенча экскурсияләр 30.01.2018

Атналыкның икенче көнендә безнең кечкенәләребез һөнәри юнәлеш буенча экскурсияләрдә булдылар. Алар сыйныф җитәкчеләре белән берлектә күршедә урнашкан аграр көллияткә экскурсиягә бардылар. Башлангыч сыйныф укучылары механизатор ,төзүче һәм пешекче,слесарь һөнәрләре белән таныштылар. Һәркайда һөнәрләр белән танышып, һөнәр ияләренә сораулар бирделәр. Экскурсия кызык һәм файдалы үтте.
-
Татарча көрәш 30.01.2018

26 нчы гынварь көнне, Зәй районының спорт-сәламәтләндерү комплексында Ринат Фәрдиев истәлегенә татарча көрәш ярышы оештырылды. Әлеге ярышта 2002-2003 нче елгы яшүсмерләр арасында 45 кг авырлык белән Гильметдинов Инсаф 1 нче урынны алып кайтты. Инсафны әлеге җиңүе белән котлыйбыз, алга таба уңышлар телибез!















