Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 ( 77 ) 78 79 80 >>
-
Тормыш яме - Әнкәй, хатын – кыз! 08.03.2018

8 нче Март бәйрәменә мәктәбебездә халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Кызлар – йолдызлар” исемле чара үтте. Бәйгебездә мәктәбебезнең иң акыллы, иң матур, иң уңган, иң булган 5, 6, 7, 8 нче сыйныфта укучы кызлар катнашты. Бәйрәмебез матур җырлар, биюләр, уеннар белән үрелеп барды. Кызларыбыз үзләренең осталыкларын күрсәттеләр, төрле сорауларга кызыклы җавапларын әйттеләр, 8 мартка һәм язга багышланган шигырьләре белән таныштырдылар. Командалар барлык укытучыларны,техник хезмәткәрләрне, кызларны бәйрәм белән котлап киттеләр. Уен ахырында Чулпан Мәгъфүр кызы командаларның нинди урын алганнарын әйтеп үтте һәм барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлап, аларга укуларында уңышлар теләде.
-
Бәйрәм белән сезне, кадерле гүзәл затлар! 07.03.2018

Бәйрәм уңаеннан Янил урта мәктәбе коллективы Сезгә иң изге теләкләрен юллый. Тормышыгыз бары тик шатлыклы мизгелләрдән генә торсын. Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез. Балаларыгызның игелеген күреп, аларның ирешкән уңышларына сөенеп яшәргә язсын! Сау-сәламәт булыгыз, һәр туар таң сезгә бары куанычлар гына китерсен! Яз бәйрәме белән, кадерле хатын-кызлар!
-
Әлифба бәйрәме 06.03.2018

"Әлифба" бәйрәме һәркем күнелендә үзгә бер бәйрәм булып калачак. 6 нчы март көнне безнең дә мәктәбебездә беренче сыйныф укучыларыбызның "Әлифба" бәйрәме булып узды. Бәйрәмгә 1нче сыйныфның әти-әниләре дә килгәннәр иде. Бәйрәм бик күңелле булды. Беренчеләребезнең сыйныф җитәкчесе - Мухарлямова Светлана Анатольевнага зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
-
Патриотик айлыкка нәтиҗә 05.03.2018

Мәктәбебездә патриотик айлыкка нәтиҗә ясалып үтте. Барлык чараларга да нәтиҗә дүшәмбе көнге лиейкада ясалды. Җиңүчеләргә мактау кәгазьләре тапшырылды. Катнашкан укучыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Поздравляем! 05.03.2018

Команда МБОУ "Яныльская средняя школа" заняла III место в межрегиональном открытом Первенстве Атнинского муниципального района по волейболу среди юношей 20002-2003 года рождения. Желаем дальнейших побед и достижений!
-
Чаңгы ярышы 03.03.2018

Янил урта мәктәбе базасында “Ветеран чаңгычы – Абдуллин Рәфкать Абдулла улы призы” на багышланган традицион чаңгы ярышы үтте. Спортның чаңгы төрен яратучылар иртәдән үк мәктәбебез спорт залына җыелды. Ярышта Лельвиж, Село-Чура, Ядегәр, Янил урта белем бирү мәктәпләре, Янил аграр көллияте командалары катнашты. Ярышны мәктәбебез директоры Шакиров Ришат Рашид улы ачып җибәрде. Яше сигез дистәгә якынлашып килсә дә, бүген дә яшь егетләр кебек атаклы чаңгычы-ветераныбыз, район, республика күләмендә узучы спорт ярышлары җиңүчесе Абдуллин Рәфкать Абдулла улы бәйрәм белән кайнар котлап, кунака килгән чаңгычы-ветераннар белән таныштырды. Ярыш шартлары аңлатылганнан соң, старт бирелде. Спортчылар, салкыннарны куа-куа, чаңгы юлыннан җилдәй җитез җилдерде. Нәтиҗәдә, Лельвиж мәктәбе командасы 1нче урынны, Янил аграр көллияте командасы 2 нче урынны, Сәрдекбаш мәктәбе командасы 3 нче урынны яулады. Ярышның иң кызык өлеше – ветераннар ярышы булды. Аларга 2-3 км араны классик стиль белән үтү берни түгел: гомер буе спортның бу төренә өстенлек биргәннәр. Әмма һәр ярышта җиңүче була. 8 ветеран арасында Башаров Фатхерахман Гадрахман улы җиңеп чыкты.
-
Михаил Черепанов белән очрашу 03.03.2018

3 нче март көнне Олыяз урта мәктәбендә "Бөек Ватан Сугышы" исемендәге милли музей җитәечесе - Михаил Черепанов белән очрашу булды. Очрашу әңгәмә рәвешендә узды. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар.
-
Хәрби-патриотик айлык 24.02.2018

23 нче февраль көнне, Хәрби-патриотик айлык кысаларында мәктәбебездә сыйныфлар арасында җыр һәм шигырь бәйгесе бәйрәм котлаулары белән бергә үрелеп барды. Барлык сыйныф укучылары да шушы бәйрәмгә бик тырышып әзерләнгәннәр иде. Шушы бәйрәмне матур итеп алып баручы кызларыбыз ир-егетләребезне барлык хатын-кызларыбыз исеменнән котлап үттеләр. Шигырь бәйгесенең җиңүчеләре:
1 нче урында - Федорова Виолетта.
2 нче урында - Нуриева Алсу, Хисамиева Айгөл.
3 нче урында - Ганиева Рәмзия, Шакирова Альмира, Сөләйманова Алия.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган җырларның җиңүчеләре 1-6 нчы сыйныфлар арасында.
1 нче урында - 5 нче сыйныф.
2 нче урында - 2 нче һәм 6 нчы сыйныфлар.
3 нче урында - 3 нче һәм 4 нче сыйныфлар.
Ватанны саклаучылар көненә багышланган җырларның җиңүчеләре 7-11 нчы сыйныфлар арасында.
1 нче урында - 8 нче һәм 9 нчы сыйныфлар.
2 нче урында - 10 нчы сыйныф.
3 нче урында - 7 нче сыйныф.
Барлык катнашучыларга да рәхмәт! -
Поздравляем! 23.02.2018

Наши дорогие мужчины, Вы — те, кто всегда стоит на страже нашего покоя и благополучия. Вы — те, кто не страшась, вступают в бой по первому зову своей страны, те, кто широкой спиной закрывают от всех невзгод своих жен и детей. Пусть прозвучат для Вас сегодня слова благодарности просто за то, что Вы есть! Дорогие наши мужчины, поздравляем вас с днем защитников Отечества! Мы гордимся вашей силой, мужеством, выносливостью, храбростью и стойкостью! Счастья вам, семейного благополучия, успехов во всех делах и смелых начинаниях!
В прекрасном имени МУЖЧИНА
Звучит и мужество, и честь,
Быть вдохновенным без причины,
Мечта и ум - все это есть.
Пусть бог оберегает Вас всегда
От лжи, предательства, обмана,
Пусть будет благосклонна к Вам судьба,
Жизнь будет полной, без изъянов!
И пусть звучат всегда слова
О Вас единственных, любимых,
О тех, кого природа назвала
Прекрасным именем МУЖЧИНА!
-
Муса Җәлилгә 112 ел 20.02.2018

Мәктәбебездә патриотик айлык дәвам итә. 15 нче февраль - татар халкының сөекле улы, Советлар Союзы Герое - Муса Җәлилгә 112 ел булды. Шул уңайдан 1-6 нчы сыйныфлар арасында Муса Җәлил шигырьләренә бәйге үткәрелде. Шушы бәйгедә башлангыч сыйныфлар арасында 1 нче урында-Сөләйманова Ләйсән, 2 нче урында - Сергеева Алиса, 3 нче урында - Бикбулатова Алияләр, ә инде 5 нче 6 нчы сыйныфлар арасында 1 нче урында - Мухарлямова Гүзәл, 2 нче урында - Нигъматзянов Алмаз, 3 нче урында - Шәйхетдинова Зиләләр булдылар.















