Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 61 ( 62 ) 63 64 65 66 67 68 69 70 >>
-
Ата-аналар җыелышы 14.11.2019

14 нче ноябрь көнне мәктәбебездә ата-аналар җыелышы үтте.
-
Психолог белән очрашу 14.11.2019

Мәктәбебез укучылары 14 нче ноябрь көнне районнан килгән психолог белән очраштылар. Ул уку барышында яки укудан тыш вакытында килеп туган кыенлыклар турында сорашты, үзенең киңәшләрен бирде.Укучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Әңгәмә бик җанлы һәм эшлекле шартларда үтте.
-
Педагогик киңәшмә 12.11.2019

11 нче ноябрь көнне мәктәбебездә педагогик киңәшмә үтте.
-
Тантаналы линейка 11.11.2019

Бу атнада мәктәп линейкасы тантаналы рәвештә башланып китте. Чөнки каникул чорында 2нче ноябрь көнне Кукмара савыт-саба призына районкүләм бадминтон ярышы үтте. Шушы ярышта безнең мәктәп укучылары җиңү яуладылар. Шулай ук узган ел үткәрелгән ГТО ярышларына нәтиҗәләр дә ясалды. Безнең мәктәптән барлыгы 55 укучыга бронза, көмеш һәм алтын медальләр тапшырылды.
-
Неделя русского языка и литературы 28.10.2019

С 14 по 20 октября в школе прошла неделя русского языка и литературы. Мероприятия прошли на высоком методическом и воспитательном уровне и помогли обучающимся проявить и развить общеязыковые, интеллектуальные и познавательные способности, расширить эрудицию и общеобразовательный кругозор. Учителя и обучающиеся отнеслись ответственно и творчески к подготовке и проведению Недели, продемонстрировали творческую активность и желание обучающихся дополнительно заниматься русским языком и литературой. Благодарим всех за активное участие и желаем дальнейших творческих успехов!
-
Географик диктант 27.10.2019

27 нче октябрь көнне илебезнең барлык төбәкләрендә үтә торган зур масштаблы "Географик диктант" дип исемләнгән чара узды. Шушы чарада мәктәп укучылары һәм укытучылары да катнашты.
-
Бер күрешу үзе бер гомер 26.10.2019

Язучыларга илһам бирерлек гүзәл табигате, җырларда мактап җырларлык уңган халкы, бишек җырыдай моңлы челтерәгән чишмәләре, шаулап утырган алтын башаклы басулары белән дан тоткан авылым, исәнме дип, - Рәшит ага Бәшәр үзенең туган авылы Янил урта мәктәбенә кунакка кайтты. Ана бу көннәрдә 70 яшь тулды. Рәшит ага шушы авылда туып үсеп, аннан соң үзенең әдәби әсәрләрен иҗат итеп безнең авылны, безнең төбәкне дөньяга танытты. Мәктәбебезгә ул үзе генә түгел, тормыш иптәше Люция апа һәм үзенең иҗатташ дуслары белән бергә кайтты.
-
Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе 19.10.2019

19 нчы октябрь көнне мәктәптә Бөтендөнья "Татарча диктант" акциясе үтте. Әлеге чарада катнашучылар татар теленнән үзләренең белемнәрен тикшереп карадылар, татарча диктант язу күнекмәләрен ныгыттылар.
-
Көзге бал 12.10.2019

Мәктәбебездә көзге уңышларны җыеп алу белән "Сөмбелә" һәм "Көзге бал" бәйрәмнәре башланып китә. Һәр сыйныф көзге уңыштан чәчәк ясады һәм аны яклады. Композицияләр карап бәяләнгәч, бәйрәм күңелле конкурслар белән дәвам итте.
-
Ярминкә 11.10.2019

Сентябрь аена керүгә районыбызда атна саен диярлек ярминкә үтә. Шушы ярминкәдә ел саен безнең мәктәп укучылары һәм укытучылары катнаша.















