Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 51 52 53 54 55 56 57 58 ( 59 ) 60 >>
-
Мәктәбебез Чемпионы\Наш Чемпион 08.02.2020

7 нче февраль көнне, мәктәбебездә шахмат уены буенча 5 нче сыйныф укучысы Хисматов Нурлан мастер класс күрсәтте. Ул берьюлы бер үк вакытта 17 уенчы белән уйнап җиңү яулады. Аның белән көч сынашырга дип күрше мәктәпләрдән укучылар һәм дә ветеран укытучыларыбыз да килгән иде. Без Нурланга алга таба да зур уңышлар һәм җиңүләр теләп калабыз.
7 февраля Хисматовым Нурланом, учеником 5 класса Яныльской средней школы был проведен мастер-класс по шахматам. Нурлан одновременно сыграл в шахматы с 17 соперниками и во всех партиях одержал победу. Посостязаться с таким умным соперником отважились учащиеся соседних деревень и учителя-ветераны. Пожелаем Нурлану дальнейших успехов и новых побед!
-
Шахмат ярышында беренче\Победа в шахматном турнире 03.02.2020

Үткән атнада 5 нче сыйныф укучысы Хисматов Нурлан бөтен Рәсәй буенча 13 яшькә кадәрге укучылар арасында үздырылган шахмат ярышында беренче урынны алып кайтты. Аны бу җиңүе белән котлыйбыз.
На прошлой неделе ученик 5 класса Хисматов Нурлан одержал победу на Всероссийском турнире по шахматам в возрастной категории до 13 лет. Поздравляем Нурлана с победой!
-
Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел\76 лет со дня снятия блокады Ленинграда 30.01.2020

Тарихны белмәгән кеше — хәтерсез кеше. Хәтердән башка вөҗдан юк. 27 нче гыйнвар көнне Бөек Ватан сугышында Ленинград блокадасы өзелүгә 76 ел тулды. Шул уңайдан безнең мәктәп укучылары шушы аянычлы ач үлемле вакыйгалар турында сөйләп, искә төшереп үттеләр. Беркайчан да сугышлар булмасын, күкләребез аяз һәм тыныч булсын.
Человек, который не помнит прошлого, не имеет будущего. 27 января исполнилось 76 лет со дня полного освобождения Ленинграда от вражеской блокады. В честь этого ученики нашей школы рассказали о тяжелейших испытаниях, которые легли на плечи не только военных, но и мирных жителей, особенно детей. Пусть наша страна всегда живет под мирным небом, пусть никогда и никому не придется познать горечь войны!
-
Терроризм һәм экстримизмга каршы көрәш\Борьба с терроризмом и экстремизмом 30.01.2020

Бу атнада районыбыздан килгән бүлек җитәкчеләре 5-11 нче сыйныф укучыларына терроризм һәм экстремизм, яшьләр группировкалары турында, теләсә кайсы очракта кешелеклелек һәм үзара ярдәм турында онытмаска кирәклеге турында аңлатып үттеләр. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре турында да искәрттеләр.
На этой неделе состоялась встреча с представителями администрации района по вопросам противодействия распространению идеологии экстремизма и терроризма. Ученикам 5-11 классов рассказали о молодежных группировках, также призвали к уважительному отношению к людям, напомнили о правилах дорожного движения. Учителя и учащиеся поблагодарили гостей за познавательную беседу, пригласили принять участие в предстоящих мероприятиях школы.
-
Бер күрешү үзе бер гомер 28.01.2020

25 нче гыйнвар көнне, Янил урта мәктәбендә студентлар белән очрашу кичәсе булып узды. Әлеге бәйрәмдә мәктәп коллективы, укучылар, төрле юнәлештә белем алучы студентлар кунак булдылар. Аларны котлап мәктәбебез директоры Ришат Рашидович үзенең бәйрәм котлауларын җиткерде. Аннан соң сүзне кунакка килгән студентларыбызга сүз бирдек. Алар бик аңлаешлы, кызыклы итеп уку йортлары турында сөйләделәр һәм әңгәмәбез тагында җанланып китте. Бәйрәмебезнең икенче өлешендә килгән студентлар һәм укучылар арасында мавыктыргыч ярыш уздырылды. Шушы ярышта “Мөгаллимнәр”, Авыл хуҗалыгы белгечләре”, “Ак халатлар”, “Аграр көллият”, һәм “Чыгарылыш сыйныф” командалары көч сынашты. Әлеге күңелле бәйрәмне инстаграм челтәрләрендә киң яктыртучыларыбыз – блогерларыбыз да килгән иде. Алар Вахит авылыннан Тәнзилә Идиятуллина һәм күрше Чура авылыннан Василий Ивановлар.Әлеге ярышта һәр команда да үзләренең осталыкларын күрсәтеп, җырлап биеп, кызыклы уеннар уйнап, матур чыгыш ясадылар. Бәйрәм онытылмаслык булып күңелле үтте. Барлык студентларыбызны да әлеге бәйрәм белән котлыйбыз. Алдагы елларда да без аларны көтеп калабыз.
-
Рәсем бәйгеләрендә дә сынатмыйбыз 27.01.2020

Яңа ел бәйрәмнәре уңаеннан, «Ялкын» спорт сарае ятим һәм мохтаҗ балалар өчен рәсем бәйгесе үткәрде. Һәм безнең мәктәптән рәсем укытучысы Гильмуллин Рәйхан Рөстәм улы белән укучыларыбыз, үз осталыкларын күрсәтеп кайттылар.
-
Поздравляем! 26.01.2020

С 20 по 23 января проходил региональный этап всероссийской и заключительный этап республиканской олимпиады школьников по экологии. Олимпиада по экологии проходила в 2 тура. В первом туре ребята решали теоретические задания. Во втором - участники защищали свои экологические проекты. Ученица 11 класса Федорова Виолетта стала призером. Руководитель: Шакиров Р.Р.
-
Технология атналыгы 25.01.2020

Мәктәбебездә атна саен диярлек нинди дә чара үтеп тора. Менә бу атнада да технология атналыгы булып узды. Атна дәвамында кызыклы кичәләр, викториналар һәм кул эшләреннән күргәзмәләр, тәмле-тәмле ризылар ясау оештырылды. Укучылар өчен эшлекле һәм шул ук вакытта мавыктыргыч атна булды.
-
Кар сыннары ясау һәм бизәү буенча мәктәбебез 3 нче урында 24.01.2020

Ел саен яңа ел бәйрәмнәре алдыннан район күләмендә кар сыннары ясау буенча бәйге үтә. Шушы бәйгедә мәктәбебез бу елны да 3 нче урынны яулады.
-
Ветераннар советы рәисе белән очрашу 23.01.2020

Шушы атнада мәктәбебезгә районыбызның ветераннар советы рәисләре — Валентин Константинович һәм Римма Константиновалар килде. Алар мәктәп музеенда булдылар, укучылар белән Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннар турында әңгәмә уздырдылар.















