Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа" Кукморского муниципального района РТ |
Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
Год основания учреждения: | 1977 |
У нас учатся: | 196 учащихся, 30 воспитанников |
У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 11 12 13 ( 14 ) 15 16 17 18 19 20 >>
-
Первый день в лагере/Лагерьда ял итүнең беренче көне 01.06.2023
Работа пришкольного лагеря “Акчарлак” началась с организационных вопросов и линейки. Учащиеся ознакомились с правилами поведения в лагере, его традициями и законами. Воспитатели провели с учащимися инструктаж по технике безопасности. На улице были организованы мероприятия, посвященные Дню защиты детей: танцы, песни, игры, эстафеты, рисунки мелом на асфальте. Легкий летний ветерок позволил ребятам запустить воздушного змея. Так началась интересная, веселая, лагерная жизнь!
Мәктәп яны “Акчарлак” лагере эше оештыру мәсьәләләреннән башланды. Укучылар лагерьда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, аның традицияләре һәм законнары белән таныштылар. Тәрбиячеләр укучылар белән куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәрделәр. Урамда, 1 июнь - Балаларны яклау көне уңаеннан, күптөрле чаралар үткәрелде: биюләр, җырлар, уеннар, эстафета, акбур белән рәсемнәр ясау. Балалар җәйге җылы җил ярдәмендә һавага очыргыч җибәрделәр. Шулай итеп кызыклы, күңелле, лагерь тормышы башланды!
-
Ил чиген саклаучылар көне 29.05.2023
7 нче сыйныф укучылары, укытучылары Башаров Фатхерахман Габдрахманович җитәкчелегендә районыбызда узган ‘Ил чиген саклаучылар көне" бәйрәмендә катнаштылар.
-
Бакчада эш гөрли 27.05.2023
Бу атна дәвамында мәктәп яны участогына төрле яшелчәләр утыртылды. Бу эштә укучылар бик тырышып эшләделәр. Көн бик эссе булу сәбәпле,көн дә түтәлләргә су сибелде.
-
Соңгы кыңгырау/Последний звонок 23.05.2023
Соңгы кыңгырау – дәресләр, күңелле тәнәфесләр һәм укытучыларның биргән белеме һәм тормыш күнекмәләре белән үрелеп баручы балачак белән хушлашу символы. Нәкъ менә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме безнең күңелләребездә укытучылар, сыйныфташлар һәм мәктәп еллары турында якты хәтирә булып сакланып калучы бәйрәм. Янил урта мәктәбенең 11 нче сыйныфны тәмамлаучы 3, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 20 укучы өчен 23 нче май көнендә соңгы кыңгырау чыңлады. Әлеге вакыйгага багышланган линейка бик җылы бәйрәм рухында үтте. Алда әле имтиханнар көтелүгә карамастан, соңгы кыңгырау – озак елларга хәтердә сакланып калачак олы тормышка аяк басуның беренче адымы. Тантаналы бәйрәмгә укучылар һәм аларның әти-әниләре, укытучылар, 1 нче сыйныф укучылары, балалар бакчасына йөрүче балалар, шулай ук район администрациясеннән кунаклар чакырулы иде.
-
Күңелле ял 19.05.2023
Бүген мәктәп коллективы – балалар һәм укытучылар туристик походка чыктык. Авылыбызның табигатенә сокланып, саф һавада рәхәтләнеп уйнап, өйдән алып килгән тәмнүшкәләрне ашап, бик матур итеп ял иттек, төрле ярышларда катнаштык, спорт уеннары уйнадык. Иң тәмле ярыш - уха пешерү иде. Укучыларга поход бик ошады, алар уңай тәэсирләр белән өйләренә таралышты.
-
Бөтендөнья агач утырту көне 13.05.2023
13 нче май - Бөтендөнья агач утырту көне. Тирә-юнебезгә ямь бирүче, сулар һавабызны чистартучы агач-куаклар утырту – изге эш. Шул уңайдан, мәктәбебез укучылары агач утыртуда катнаштылар!
-
Җиңү бәйрәменә багышланган митинг 09.05.2023
Бөек Җиңү көне! Әлеге бәйрәмне искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. 8 май көнне Р. М. Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбендә Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды. Анда безнең мәктәп укучылары, бүгенге көндә Украинада барган хәрби операциядә катнашып, ялга кайткан ветераннар Тимергалиев Раниф Рафикъ улы, Галиуллин Дамир Тимерхак улы , укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Митингны җирле үзидарә башлыгы Илгизәр Халит улы башлап җибәрде. Бәйрәмдә укучылар көче белән әзерләгән композиция дә, 7 нче сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп марш басулары да, һәйкәл янында сакта торуларыда күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә венок салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Бәйрәмдә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ханафина Ч. Г., ветераннпр советы рәисе Каримуллин Р. Х. чыгышлары тыңланды. Янил авылында митинг тәмамлангач, бәйрәм Вахит авылы паркында урнашкан Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янында дәвам итте.
-
Мәктәп бакчасында эш башланды 05.05.2023
Язның бер көне ел туйдыра. Вахит башлангыч мәктәбе бакчасында эш гөрли.
-
Агач утырту/Посадка деревьев 04.05.2023
Бүгенге көндә табигатьне саклау, балаларга экологик тәрбия бирү иң зур проблемаларның берсе булып тора. Менә шуның өчен бөтен көчебезне табигатьне саклауга, экологик хәлне яхшыртуга юнәлдерергә тиешбез. Табигатьнең киләчәге, бөтенлеге кеше кулында. Шул уңайдан 9 нчы сыйныф укучылары Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы территориясендә агачлар утыртты!
На сегодняшний день одной из самых больших проблем является охрана природы, экологическое воспитание детей. Именно по этой причине мы должны сосредоточить все наши усилия на сохранении природы, улучшении экологической ситуации. Будущее, целостность природы в руках человека. В связи с этим учащиеся 9 класса посадили деревья на территории сельскохозяйственного производственного кооператива имени Вахитова.
-
Кар десанты/Снежный десант 28.04.2023
"Кар десанты" отряды 1991 нче елдан бирле 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган сугышчыларның истәлеген мәңгеләштерергә булышлык итәләр. Быел 27 нче апрельдән 9 нчы майга кадәр Новгород өлкәсендә һәлак булган сугышчыларны эзләү һәм җирләү буенча Кукмара аграр көллиятенең "Кар десанты" төркеме (җитәкчеләре Раниф Самигуллин, Ринат Шакировлар) студентлары, Янил урта мәктәбе директоры Ришат Рашид улы Шакиров белән берлектә 10 нчы сыйныф укучысы Хисматов Ильяс та катнаша. Алар Мясной Бор авылында Бөек Ватан сугышында ятып калган батырларның тарихын эзлиләр. Әлеге изге эшкә Янил урта мәктәбенең дә өлеш кертә алуы - безнең өчен зур горурлык.
С 1991 года отряд "Снежный десант" способствуют увековечиванию памяти воинов, погибших в годы Великой Отечественной войны 1941-1945 годов. В этом году с 27 апреля по 9 мая в Новгородской области в поиске и захоронении погибших воинов принимают участие студенты Кукморского аграрного колледжа (руководители Раниф Самигуллин, Ринат Шакиров), а также директор Яныльской средней школы Шакиров Ришат Рашидович и ученик 10 класса Хисматов Ильяс. Поисковая экспедиция проходит в селе Мясной Бор. Для нас большая гордость, что в это благородное дело может внести свой вклад и Яныльская средняя школа.