Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 105 ( 106 ) 107 108 109 110 >>
-
Сөмбеләне каршылап... 20.10.2016

Сөмбелә,ата-бабаларыбыз фикеренчә, уңыш-уңдырышлылык алиһәсе. Шунлыктан бакчаларда уңыш җыеп алынгач, Сөмбелә бәйрәмен уздырырга әзерләнә башлаганнар. Без дә гореф-гадәтләрдән читтә калмый әзерлек эшләрен башлап җибәрдек. Мәктәбебезнең һәр сыйныф укучылары Сөмбелә бәйрәме уңаеннан гәҗит чыгардылар. Анда үзләре чыгарган көз ел фасылы хакында шигырь, класс турында кызыклы әкият урын алган. Мәкаләләрнең һәм бизәлешнең кызыклы булуы газета бәйгесендә беренчелекне алырга мөмкинлек тудырды.
-
"Тылсымлы куллар" бәйгесе 19.10.2016

Мәктәбебездә озайтылган көн төркеме кысаларында 3-4нче сыйныф укучылары арасында "Тылсымлы куллар" бәйгесе үткәрелде. Укучылар үзләре өчен кызыклы булган матур кул эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. Әлеге бәйгедә беренчелекне 4 нче сыйныф укучысы - Мухарлямова Гүзәл яулады. Кызыклы кул эшләнмәләре осталарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Мәктәбебез коллективы К. Тинчурин театрында булып кайтты 19.10.2016

-
Кызыклы бәйге 17.10.2016

Мәктәбебездә укытучылар көне уңаеннан "Укытучыма иң үзенчәлекле котлау" бәйгесе уздырылды. Бу бәйгедә һәр сыйныф укытучыларны котлау мизгелләрен видеога һәм сурәткә төшереп, жюри әгъзаларына тапшырды. Бәйгене йомгаклап мәктәпнең балалар оешмасы тарафыннан стенгазета чыгарылды.
-
Котлыйбыз! 10.10.2016

10нчы октябрь көнне район күләмендә укытучылар көне билгеләп үтелде. Бәйрәмгә уку елы дәвамында зур уңышларга ирешкән педагоглар чакырылды. Кичә кысаларында мәгариф бүлеге җитәкчесе тарафыннан ирешелгән уңышларга бәя бирелде һәм ел дәвамында яхшы күрсәткечләре булган укытучыларгы мактау кәгазьләре белән истәлекле бүләкләр тапшырылды. Мәктәбебезнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Абаева Ландыш Айдаровна, Янил мәктәбенең "Кояшкай" балалар бакчасы диплом һәм истәлекле бүләкләр белән кайттылар.
-
Рәхмәтләрнең иң олысы сиңа булсын, укытучым! 05.10.2016

Мәктәбебездә дә укытучылар көне уңаеннан күңелле чара уздырылды. Бу көнне укытучыларның иртәсе яраткан укучылардан тәбрикләү һәм мактау сүзләре, чәчәк бәйләме, кызыклы сюпризлар белән башланып китте. Өлкән сыйныф укучылары оештырган “укытучылар җыелышы” кайбер бәхет елмайган укытучыларга ял сәгатьләре бүләк итте. Укучылар тарафыннан уздырылган дәресләргә “укучы директор абый” анализ ясап барды. Бәйрәм көн барча мәктәп коллективына күтәренке кәеф һәм алга зур омтылышлар яуларга көч өстәде.
Белем сере белән сукмаклардан
Ачтың миңа юлның яктысын.
Укытучым, җырларымда чагыла
Изге уйларымның чаткысы.
Рәхмәт Сезгә, рәхмәт чын күңелдән,
Безне балагыздай күргән өчен.
Безнең хисләр белән янып яшәп,
Күңелләргә шатлык биргән өчен.
-
Засветись, стань заметней на дороге! 04.10.2016

Уважаемые родители! Научите ребенка привычке соблюдать Правила дорожного движения. Побеспокойтесь о том, чтобы Ваш ребенок «засветился» на дороге. Примите меры к тому, чтобы на одежде у ребенка были светоотражающие элементы, делающие его очень заметным на дороге. Помните - в темной одежде маленького пешехода просто не видно водителю, а значит, есть опасность наезда.
БЕЗОПАСНОСТЬ ДЕТЕЙ – ОБЯЗАННОСТЬ ВЗРОСЛЫХ!
СВЕТООТРАЖАТЕЛИ СОХРАНЯТ ЖИЗНЬ!
-
Өлкәннәр көне 01.10.2016

1 нче октябрь көнне мәктәбебездә өлкәннәр көненә багышланган “Картаямы соң йөрәк” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үтте. Мәгариф өлкәсендә күп еллар эшләп, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хезмәткәрләр кичәнең кадерле кунаклары булдылар. Аларны мәктәп директоры Ришат Рашид улы Шакиров котлап ихлас күңеленнән җылы теләкләрен юллады. Ул хезмәт ветераннарына исәнлек-саулык, тыныч тормыш теләде. Шулай ук Вахитов исемендәге авыл хуҗалыгы җитәкчесе Хусаинов Н.Ф. гомер юлларында авырчылыклар кичергән әби-бабайлар алдында баш иеп, рәхмәтләрен юллады.Укучылар көче белән әзерләнгән бәйрәм программасы һәркемнең күңеленә хуш килде. Кунаклар үзләре дә яшь чакларын искә төшерделәр, рәхәтләнеп җырлап –биеп, чәйләр эчеп ял иттеләр. Өлкәннәргә аеруча зур игътибар бирү көнендә алтынсу көз айлары һәм гомер көзләренә керү бераз моңсулык алып килсә дә, икенче яктан тормышның шатлыкларына сөенеп яшәр чак икәнен дә аңлыйсың. Лаеклы ялга чыккан әби-бабайлар балалар, оныклар бәхетенә куанып, изге эшләр башкарып яшәр чак килеп җиткәнен искә төшерделәр. Бәйрәмгә килүчеләр “Өлкәннәр көне”нә багышланган мәдәни чарадан күтәренке кәефтә таралыштылар.
Кояш көлеп уянды да,
Нурларын сипте мулдан.
Әбиләр килгән мәктәпкә
Атлап кояшлы юлдан.
Һәр җирдә бер хикмәт көтә
Бүген гади көн түгел.
Бүген Өлкәннәр бәйрәме
Шуңа шатлана күңел.
-
Эвакуация 29.09.2016

Традиционно в нашей школе проходят эвакуации всех участников образовательного процесса. 29 сентября 2016 года в 07 часов 50 минут в школе началась эвакуация учащихся и сотрудников. Сразу после срабатывания АПС, сотрудником школы был совершён звонок, где было сообщено об учебной плановой эвакуации школы. Все учащиеся в количестве 116 человек эвакуировались с учителями-предметниками через 2 эвакуационных выхода. Эвакуация учащихся и сотрудников школы проведена за 2 минуты 10 секунд. Завучами и учителями было подсчитано количество детей, эвакуируемых из школы. Эвакуация учащихся прошла организованно. Поставленная цель и задачи были выполнены.
-
Профсоюзные уроки 28.09.2016
С целью объяснить молодежи задачи профсоюзного движения и роль профсоюзных организаций в современных условиях в школе прошли профсоюзные уроки для учащихся 8-10 классов. Ребята задавали конкретные вопросы и советовались, как в дальнейшем правильно выстроить свою трудовую карьеру, защитить трудовые права. И учителя, и ученики уверены—эти знания пригодятся им в самостоятельной жизни и помогут сформировать правильную гражданскую позицию. Уроки очень понравились ребятам!















