Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе»
Визитная карточка
| Адрес: | 422122, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Яныль, ул. Центральная, д. 1А |
| Телефон: | +7(843)-643-75-17 |
| E-Mail: | Sya.Kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ |
| Руководитель: | Шакиров Ришат Рашидович |
| Год основания учреждения: | 1977 |
| У нас учатся: | 184 учащихся, 30 воспитанников |
| У нас учат: | 25 педагогов |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Яныльская средняя школа имени Р.М.Зарипова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе «Р.М.Зарипов исемендәге Янил урта мәктәбе» - новости
Страницы: << 101 102 103 104 ( 105 ) 106 107 108 109 110 >>
-
Поздравляем! 04.11.2016

04.11.2016 г. танцевальный коллектив "Җәүһәр" занял 2 место на Межрегиональном фестивале национальных культур "Радужное многоцветие России" в городе Вятские Поляны Кировской области.
-
Күңелле экскурсия 03.11.2016

Без, 8 - 9 нчы сыйныф укучылары, 3 нче ноябрь көнне “Арча Арена” боз сараена һәм Кырлай авылына экскурсиягә бардык. Әлеге сәяхәтне түземсезлек һәм дулкынлану белән көтеп алдык. Сыйныф белән ял итү, яңа урыннар күреп кайтудан да күңеллерәк тагын нәрсә була ала? Юлда барганда кызыклы әңгәмәләр кордык, күрше Балтач, Арча районнарының авылларын күзәттек. Авыл исемнәренең тарихы, килеп чыгышы белән кызыксындык. Экскурсиябезне боз сараеннан башлап җибәрдек. Сарайның ишекләрен ачып керүгә хезмәткәрләр елмаеп каршы алдылар, Кукмарадан килгән кунак буларак аеруча хөрмәт һәм игътибар күрсәттеләр. Тимераяклар киеп, бозга басканнан соң, бер сәгать буе рәхәтләнеп шудык. Бозда шууның кызыклыгын, алган тәэсирләребезне сөйләп- аңлатып бетерерлек булмады. Боз сарае хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне җиткереп, бөек шагыйребез Габдулла Тукайның дөньяга күзе ачылган җиргә – Кырлайга кузгалдык. Юлда Тукайга багышланган плкатларның күп булуы, монда яшәешнең бөек шагыйрь белән бергә үрелеп баруы турында сөйли. Кырлай авылының төзеклеге, мәктәп, балалар бакчасы, биналарның үзенчәлекле, матур ремонтлануына игътибар иттек. Ә Габдулла Тукай музееның мәһабәтлеге, гүзәллеге безне таң калдырды. Музей тышындагы скульптуралар, аның чисталыгы һәркемне гаҗәпкә калдырырлык. Музейда безне Габдулла Тукайның тормыш юлы, иҗаты белән таныштырдылар, тарихи экспонатлар күрсәттеләр. Аннан Сәгъди абзыйның йортына алып бардылар. Сәгъди абзыйның бакчасында “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыяте төзегән парк та безгә бик ошады. Анда нәни Габдулла Сәгъди абзый белән бергә утырткан наратны, шүрәлене, былтырны, “Апуш” чишмәсен күрдек. Кырлайның матур кафесында тәмле ризыклар белән сыйланганнан соң, күчтәнәчләр алып кайтыр юлга кузгалдык. Экскурсия һәммәбезгә бик ошады һәм хәтеребездә күңелле истәлекләр калдырды. Экскурсиягә барырга рөхсәт итүләре өчен без мәктәбебез директоры Шакиров Ришат Рашит улына, директор урынбасарлары Людмила Александровна һәм Рифкәт Рифатовичка, Рәзинә Рафисовнага, автобусны йөртүчебез Мансур абыйга олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. 8- 9 нчы сыйныф укучылары.
-
Пробное тестирование по математике 02.11.2016

2 ноября 2016 года учащиеся 9 класса Яныльской средней школы приняли участие в пробном тестировании ОГЭ по математике. Они проверили свои знания. Будем надеяться на хорошие результаты!
-
Тарих фәненнән олимпиада нәтиҗәләре 31.10.2016

Тарих фәненә кызыксынуны арттыру һәм тирәнтен өйрәнү максатыннан районыбызның 8-11 сыйныф укучылары арасында тарих фәненнән олимпиада үткәрелде. Ул тарих фәне укытучысы Харис Ваһапов истәлегенә багышланды. Бәйгедә 8 сыйныф укучысы Ястребов Эдуард 2 нче урын, 11 нче сыйныф укучысы Маликова Илүзә 1 нче урынны алдылар. Котлыйбыз!
-
Семинар 28.10.2016

28 октября 2016 года на базе школы МБОУ «Яныльская средняя школа» состоялся районный семинар на тему: «Организация взаимодействия дошкольного и начального образования в повышении качества образования», целью которого являлось обобщение и распространение опыта работы воспитателей и учителей начальных классов в формировании учебных навыков учащихся в условиях реализации федеральных образовательных стандартов. На семинаре присутствовали: заместители директоров по учебной части, учителя начальных классов, воспитатели образовательных организаций Кукморского муниципального района. Присутствующим были показаны открытые уроки математики, окружающего мира, русского языка и внеурочная деятельность во 2-3 классах. В процессе работы круглого стола были затронуты проблемы школьной мотивации, формирования учебных навыков учащихся, а также проблемы преемственности между детским садом и школой. Подводя итоги проведенного семинара, все его участники отметили необходимость в продолжении дальнейшего сотрудничества между дошкольными организациями и начальной школой. В ходе обсуждения итогов семинара методисты Управления образования Исполкома Кукморского муниципального района Набиев Тагир Газизович и Хабибуллина Зубайда Леонидовна отметили высокий уровень семинара, а также актуальность предложенных тем. Понравились гостям структура построения семинара и форма подачи материала. Многие отметили хороший психологический климат во время проведения мероприятия: всем было интересно и комфортно на семинаре. И такая высокая оценка коллег из других школ района, конечно, дорогого стоит.
-
Физика фәненнән олимпиада 27.10.2016

8-11 сыйныф укучылары арасында Кукмара беренче гимназиясенең физика фәне укытучысы Рәфкать Хәйруллин истәлегенә физика буенча олимпиада үткәрелде. Мәктәбебезнең 8 нче сыйныф укучысы Газизуллина Рания бәйгедә 1 урынны яулады. Шул уңайдан укучыбызны ихлас котлыйбыз, алга таба да зур уңышлар телибез.
-
Ярминкә 24.10.2016

Башкалабыз Казанда район мәктәпләре катнашында ярминкәләр гөрли. 22нче октябрь көнне мәктәбебез, Янил авыл җирлеге белән берлектә чираттагы ярминкәдә булып кайтты. Анда шәһәр халкына бакчабызда үскән продукция тәкъдим ителде.
-
24 нче октябрь – мәктәп китапханәләре көне 24.10.2016

Бу көнне мәктәбебез китапханәсендәге китапларга ремонт ясалды. Башлангыч сыйныф укучылары аеруча да бик теләп таушалган китапларны ремонтладылар. Барлыгы 47 китап ремонтланды.
-
"Сөмбелә бәйрәме" - 2 22.10.2016

"Сөмбелә" бәйрәменең икенче өлеше дә бик кызыклы һәм күңелле булды. 9нчы сыйныф укучылары тырышлыгы белән әзерләнгән, 7-11нче сыйныфлар өчен уздырылган бу бәйрәм җыр-бию, конкурслар белән үрелеп барды. Һәр сыйныфның чыгышы үзенчәлекле куелыш, костюм, матур сөйләм һәм оста башкару критериялары буенча бәяләнде. Бәйрәм кичәсендә һәр сыйныф үзләрен чын осталар итеп күрсәтә алдылар һәм лаеклы бүләккә ия булдылар. . Бәйрәмебез һәрбер кешегә күтәренке кәеф өләшеп, күңелле дискотека белән тәмамланды.
-
"Сөмбелә бәйрәме" - 1 21.10.2016

21нче октябрь көнне 1-6нчы сыйныфлар катнашында "Сөмбелә" бәйрәме уздырылды. Бәйрәмдә укучылар үзләренең җыр-биюгә булган осталыкларын күрсәттеләр, төрле конкурсларда актив катнаштылар. Бәйрәм хуҗабикәсе юмарт Сөмбелә кулыннан тәмле күчтәнәчләр дә алдылар.Кечкенә сыйныфлар өчен бәйрәм кичәсе күңелле дискотека белән тәмамланды.















