Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекукморская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов имени М.М. Мансурова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 422120, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Большой Кукмор, ул. Ленина, д. 39 |
| Телефон: | +7(843)-643-84-90 |
| E-Mail: | sbk.kuk@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Большекукморская средняя школа им. М.М. Мансурова" |
| Руководитель: | Хакимуллин Айдар Маулитгараевич |
| Год основания учреждения: | 1970 |
| У нас учатся: | 309 |
| У нас учат: | 32 |
Новости
Мәктәбебезнең яшь кулибиннары
Опубликовано: 24.03.201523 март көнне Арча районы Түбән Мәтәскә авылы урта мәктәбендә «Яшь кулибинчы-2015» республика конференциясе үткәрелде. Конференцияне оештыручылар - Татарстан республикасы уйлап табучылар, рационализаторлар җәмгыяте һәм “Мәгариф” журналы редакциясе. Конференция 3 бүлектән торды: яшь эзләнүчеләрнең техника өлкәсендәге ачышларыннан төзелгән күргәзмә; тәҗрибә уртаклашу, фикер алышу өлеше; галимнәр катнашында оештырылган осталык дәресләре. Конференциядә «Яшь кулибинчы-2015» бәйгесенә йомгак та ясалды. Әлеге бәйгедә укучылар үзләренең техник проектларын якладылар һәм викторина сорауларына җавап бирделәр. Әлеге конференциядә мәктәбебезнең физика укытучысы Нигъмәтуллин Рамил Наилович җитәкчелегендә 7 сыйныф укучылары Әхтәмов Айзат, Шарипов Әхмәд, 8 сыйныф укучысы Галимбиков Салаватлар нәтиҗәле эш күрсәтеп грамота һәм фәнни-популяр китаплар белән бүләкләнделәр. Аларга киләчәктә дә иҗади уңышлар теләп калабыз!
Источник: Мәктәп администрациясе
К списку новостей














