• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • МБОУ «Большекукморская школа с углубленным изучением отдельных предметов» Кукморского муниципального района РТ / "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекукморская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов имени М.М. Мансурова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422120, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Большой Кукмор, ул. Ленина, д. 39
Телефон: +7(843)-643-84-90
E-Mail: sbk.kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекукморская средняя школа им. М.М. Мансурова"
Руководитель: Хакимуллин Айдар Маулитгараевич
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 309
У нас учат: 32

Новости

Татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиада башлана!

Опубликовано: 05.11.2014

Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы Россия Федерациясе субъектларындагы һәм чит илләрдәге укучылар һәм студентлар өчен татар теле һәм әдәбиятыннан III халыкара олимпиада уздырылу турында хәбәр итә.

Олимпиадада Россия Федерациясе субъектлары һәм чит илләрдә яшәүче14-25 яшьлек укучылар һәм студентлар катнаша ала.

Олимпиада ике турда үткәрелә: беренче һәм икенче турлар.

2014 нче елның 1 ноябреннән алып 21 декабренә кадәр КФУның abiturient.kpfu.ru порталында беренче (сайлап алу) туры катнашучыларын теркәү була.

2014 елның 8 декабреннән алып 21 декабренә кадәр беренче тур (сайлап алу) Интернет-тест узу формасында үткәрелә. Интернет-тест узу мәктәпләрдәге һәм югары уку йортларындагы компьютер сыйныфлары яки катнашучыларның шәхси компьютерлары аша читтән торып үткәрелә. Теркәлү һәм тест үтүдә катнашу кагыйдәләре турында күрсәтмә КФУның abiturient.kpfu.ru порталына урнаштырылган.

Интернет-тест узуга күрсәтмә нигезендә тиешле вакытта КФУ порталында теркәлүчеләр һәм барлык тиешле кырларны төгәл тутыручылар кертелә.

Интернет-тест уздыру нәтиҗәләре КФУ порталында 2014 елның 26 декабренә кадәр эленәчәк. 

Һәр категория буенча икенче турга үтү мөмкинлеге Олимпиаданы оештыру комитеты тарафыннан 2015 елның 15 гыйнварына кадәр билгеләнә.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: әгәр җиңүчеләр саны катнашучылар санына куелган квотадан артып китсә, беренче тур (сайлап алу) җиңүчеләренә өстәмә бирем тәкъдим ителәчәк.

Икенче турга узган катнашучылар исемлеге КФУның abiturient.kpfu.ru порталында яки ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы сайтында 2015 елның 31 гыйнварына кадәр урнаштырылачак.

Икенче тур 2015 елның 20 апреленнән соң үткәрелә. Икенче турда сайлап алу туры җиңүчеләре катнаша.

КФУ порталындагы җиңүчеләр исемлеге беренче тур (сайлап алу) җиңүчесен икенче турда катнашуы өчен нигез булып тора.

Олимпиаданың икенче турында җиңүчеләр һәм призерлар ТРның мәгариф һәм фән Министрлыгы дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Олимпиаданың икенче турында барлык катнашучыларга катнашучы сертификаты бирелә. 

Оештыручылар белән элемтә:

Конкурсны оештыру комитеты: 8(843) 2949510, 2925993.

Техник ярдәм бүлеге: 8(843) 2387711; e-mail: rt.test@ksu.ru.


Источник: belem.ru

К списку новостей