• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кукморский
  • Школы
  • МБОУ «Большекукморская школа с углубленным изучением отдельных предметов» Кукморского муниципального района РТ / "Зур Кукмара авылы гомуми урта белем бирү, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнү мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Большекукморская средняя школа с углубленным изучением отдельных предметов имени М.М. Мансурова» Кукморского муниципального района Республики Татарстан

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422120, Республика Татарстан, Кукморский район, с. Большой Кукмор, ул. Ленина, д. 39
Телефон: +7(843)-643-84-90
E-Mail: sbk.kuk@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБОУ "Большекукморская средняя школа им. М.М. Мансурова"
Руководитель: Хакимуллин Айдар Маулитгараевич
Год основания учреждения: 1970
У нас учатся: 309
У нас учат: 32

Новости

Яшь Кулибинчылар Зур Кукмара мәктәбендә

Опубликовано: 14.12.2016

14 декабрь көнне мәктәбебездә зур иҗат бәйрәме булып узды.

Мәгълүм булганча, «Мәгариф» журналы  республикабызның Уйлап табучылар җәмгыяте белән берлектә «Яшь кулибинчылар-2016» конкурсы уздырып килә. Моңарчы аңа йомгак ясау Арча, Мамадыш, Менделееск, Аксубай районнарында үткән булган. Быел менә безнең Кукмара төбәгендә. Аның да әле нәкъ менә безнең Зур Кукмара урта мәктәбендә. Моның үзенә күрә сере дә бар: бәйгенең быелгы абсолют җиңүчесе мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәтгалиев Илсаф.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында районыбызның 2016 елдагы иң яхшы яшь уйлап табучысын ачыклау максатыннан районкүләм “Яшь уйлап табучылар” бәйгесе үтте. Әлеге бәйгедә катнашырга  районыбыз мәктәпләреннән 15 укучы, укучылар коллективы үз эшләрен тәкъдим итте.

Бәйрәмебезнең мәртәбәле кунаклары буларак катнаштылар:

- Кукмара муниципаль районы башкарма комитетының  мәгариф идарәсе җитәкчесе Мансуров Роберт Мияссарович,

- Кукмара муниципаль районы Мәктәптән тыш эшләр үзәге вәкилләре,

- Татарстан уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте президенты Әюпов Мөхәммәт Йосыф улы,

- Казан дәүләт энергетика университеты доценты, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, техник фәннәр кандидаты, шагыйрь, «Яшь кулибинчылар- 2016» конкурсының жюри рәисе Нуруллин Ринат Гали улы,

- «Мәгариф» журналының бүлек мөхәррире Сабирҗанов Таһир Әюп улы.

“Яшь уйлап табучылар” бәйгесе җиңүчеләре:

1 урын – Кукмара 4 нче урта мәктәбе укучысы Ахмадуллин Алмаз,

2 урын – Зур Кукмара урта мәктәбе укучысы Галимбиков Салават,

2 урын – Нырья урта мәктәбе укучысы Осипов Дмитрий,

3 урын – Мәмәшир урта мәктәбе укучысы Мутигуллин Раиф,

3 урын – Түбән Өскебаш урта мәктәбе укучысы Гасимов Искәндәр,

3 урын – Кәркәвеч урта мәктәбе укучылары Бикмухаметов Раиль, Мингалиев Алмаз,

3 урын – Байлангар урта мәктәбе укучысы Хисамиев Рузил

Катнашучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз!



К списку новостей