Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 85 86 87 88 ( 89 ) 90 >>
-
Без биергә яратабыз! 21.09.2016

Беренче кечкенәләр төркеме балалары җырларга һәм биергә бик тә яраталар! Бүген дә нәниләр музыка җитәкчесе Нурия Усмановна белән җырлап, биеп, уйнап ял итеп алдылар.
-
Рәхмәт теләкләрегезгә! 21.09.2016

Безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче Рузилә һәм Рүзәл Нуриевларның әниләре Лилия ханым балалар бакчасында эшләүче барлык хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмебез белән котлап үз куллары белән ясаган стена газетасын бүләк иттеләр. Алар безнең коллективны хөрмәтләп шигырь юллаганнар. Әлбәттә без моңа бик сөендек. Аларга коллектив исеменнән чиксез рәхмәтебезне җиткерәбез. Гаиләләренә сәламәтлек, тыныч тормыш телибез.
-
Тавыш бирик! 21.09.2016

Казан Кремле 200 һәм 2000 сумлык акчаларда сурәтләнсен өчен тавыш бирик.
Яңа чыгарылачак 200 һәм 2000 сумлык кәгазь акчаларда Россиянең иң күренекле урыннары сурәтләнәчәк. Россия Үзәк банкы яңа банкнотларның дизайнын билгели торган конкурс игълан итте. Тавыш бирүнең өченче этабы башланды ул 5 сентябрь – 5 октябрь аралыгында уза. «Твоя-Россия.рф» сайтында, яки федераль басмалардагы анкеталарны тутырып, тавыш биреп була. Бәйгедә Facebook, «ВКонтакте» яки «Одноклассники» cоциаль челтәрләре аккаунтын кулланып, яки кәрәзле телефон аша теркәлү узып тавыш бирергә дә мөмкин. Хөрмәтле хезмәттәшләр, әти-әниләр, сезне 200 һәм 2000 сумлык купюраларда Казан символлары өчен тавыш бирергә чакырабыз!!!
-
Зурлар төркемендә әти-әниләр җыелышы. 21.09.2016

Бүген зурлар төркемендә чираттагы әти-әниләр җыелышы үткәрелде. Җыелышта әти-әниләрне тәрбияче Илсөяр Хазиевна, өлкән тәрбияче Нурия Усмановна балаларның яшь үзенчәлекләре, яңа уку елына максат, белем һәм тәрбия бурычлары белән таныштырдылар. Мөдир Гөлфия Равиловна инглиз телен өйрәнү буенча шөгыльләр планлаштырылуы һәм башка мәсьәләләр хакында сөйләде.
-
Детский сад! 20.09.2016

Детский сад, детский сад…
Почему так говорят?
Мы ведь не листочки,
Мы ведь не цветочки
Голубые, аленькие –
Мы ребята маленькие!
Детский сад, детский сад…
Почему так говорят?
Потому, что дружно в нем
Мы одной семьей растем!
Оттого и говорят:
— В этом доме детский сад! -
Чын күңелдән котлыйбыз! 19.09.2016

Бүген зурлар төркеме балалары бакчада эшләүче завхоз Гөлфирә Мөхәмәтзөфар кызын, пешекче Гөлнара Минегали кызын һәм тәрбияче Зөбәйдә Рафис кызын туган көннәре белән котлап теләкләрен җиткерделәр. Алар яраткан апалары белән "Ак калач" җырлы-биюле уенын уйнап күңелләрен күтәрергә тырыштылар.
-
Бүген Абдулла Алишның туган көне. 15.09.2016

Абдулла Алиш — татар әдәбиятында балалар дөньясын киң сурәтли алган, нәни дусларының күңеленә керерлек әсәрләр калдырган язучы. Балалар күңеленә тиз ачкыч тапкан Абдулла Алиш, аларны очраткан саен серле әкиятләр сөйләп, тәэсирләнүчән яшь күңелләрне матурлык дөньясына алып керә, белемгә, китап укырга дәртләндерә.
Абдулла Алиш 1908 елның сентябрендә Куйбышев районы (хәзерге Спас) Көек авылында туган. Аның туган ягы матур табигать кочагы, үзенең иркен болыннары, көзгедәй ялтырап яткан күлләре, шаулы урманнары белән әдипнең зәвыгы һәм нечкә хисләре формалашуда эзсез калмаган, билгеле. Китап дөньясына ул бик кечкенәдән тартыла. Гаилә дә шуңа этәргән булса кирәк: әтисе Габделбари агай улына беренче хәреф танырга өйрәтсә, укымышлы, сәләтле ана Газизә апа, үзе бәетләр, шигырьләр язып, нәни Абдулланы иҗатка рухландыра. Ул «Сертотмас үрдәк» , «Нечкәбил» , «Куян кызы» , «Койрыклар» , «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык» ,"Койрыклар" "Каз белән Аккош" һәм тагын башка күп кенә әкиятләр иҗат итә. Бу әкиятләр бала күңелен нечкә сиземләп, аларны сөендерерлек һәм урыны белән көендерерлек итеп язылулары белән күркәм.
-
Мои цветные карандаши! 15.09.2016

У меня есть шесть друзей,
Шесть цветных карандашей.
Желтый - солнышко рисует.
Синий - по небу тоскует,
А зеленый по траве
На коричневой земле.
Красным ягодки раскрашу
И флажок на крыше нашей,
Черным цветом - Мурку кошку,
К дому узкую дорожку.
Вот какой художник я,
Потому, что есть друзья! -
Бәйрэм белән! 12.09.2016

Барыгызны да ихлас күңелдән,иң олы һәм мөбарәк бәйрәмнәрнең берсе булган, Корбан Гаете белән котлыйбыз! Изге КОРБАН Гаете мөбәрәк булсын!!!
Иманыбыз нык, өстәлләребез булсын тугәрәк! Күңелләребез саф, юлларыбыз туры булсын! Изге савап кәсәсенә нурлар тулсын!Амин! Тазалык-саулык, бәхет-шатлык, озын гомер барыбызга да!
Бу дөньяда без тик кунак,
Кылган эшне эшлик уйлап..
Гомерләрне үткәрик без..
Олуг бәйрәмнәрне зурлап!
Уйларыбыз булсын күркәм..
Кылган эшне эшлик үлчәп..
Йөзләребез якты булсын..
Ходай каршысына килгәч.. -
С днем знаний! 01.09.2016

Здравствуй, сентябрь!
Ты - наш новый год,
Начало новейших,
Светлых дорог.
Любимые наши воспитанники, уважаемые родители, дорогие коллеги! От души поздравляем вас с началом нового учебного года, с Днем знаний. Желаем крепкого здоровья, благополучия, новых знаний и успехов, творческих достижений,а самое главное - мирного неба над головой.










