Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад села Большой Кукмор" Кукморского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының "Зур Кукмара авылы балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | Республика Татарстан, Кукморский муниципальный район, село Большой Кукмор, улица Школьная, дом 19 |
| Телефон: | (884364) 38-6-00 |
| E-Mail: | Kuk.BKukmor1@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад села Большой Кукмор"Кукморского муниципального района Республики Татарстан |
| Руководитель: | Аскарова Альфия Хурматулловна |
| Год основания учреждения: | 2011 |
| У нас учатся: | 53 воспитанников |
| У нас учат: | 6 педагогов |
Новости детского сада\Балалар бакчасының яңалыклары
Страницы: << 81 82 83 84 ( 85 ) 86 87 88 89 90 >>
-
Яркая осень! 04.10.2016

Осень на опушке краски разводила,
По листве тихонько кистью проводила:
Пожелтел орешник и зарделись клёны,
В пурпуре осеннем только дуб зелёный.
Утешает осень:
- Не жалейте лето!
Посмотрите - роща золотом одета!
Воспитанники средней группы отправилисьв царство золотой осени. А Королева этого царства приготовила для них сложные задания. Они должны выполнить все задания и вернуться обратно в детский сад. Выполнили наши детки задания,,,,,,,
-
Саф һава - тәнгә дәва! 04.10.2016

Көзге матур көннәрдә балалар көнне саф һавада үткәрәләр. Тирә-юньдәге, табигатьтәге үзгәрешләрне күзәтәләр, уйныйлар, хәрәкәт активлыгын үстерәләр. Саф һавада спорт белән шөгыльләнү сәламәтлеккә бик файдалы. Тәрбиячеләр балалар белән авылыбызның зур стадионында футбол уйнадылар.
-
Әти-әниләр җыелышы. 03.10.2016

Бүген 1 кечкенәләр төркемендә 2016-2017 нче уку елының беренче җыелышы булып узды. Бу төркемгә беренче тапкыр балалар бакчасына йөри башлаган балалар булганлыктан, әти-әниләр үзара таныштылар. Әти-әниләр балаларның үз-үзләрен тотышлары, режимнары, шөгыльләре белән кызыксындылар. Шул ук вакытта уй-фикерләрен әйтеп киңәштеләр.
-
Өлкәннәр көне белән! 01.10.2016

Хөрмәтле өлкәннәребез! Сезне бәйрәмегез уңаеннан кайнар котлыйбыз. Сезгә саулык, сәламәтлек, шатлык-куанычлар, тыныч тормыш телибез.
Һәр көн сезне котлап кояш чыксын
Сезне назлап җилләр иссеннәр
Яшәү матурлыгы, яме булып
Көн артыннан көннәр үтсеннәр
Күңел күге һәрчак аяз булсын
Читләп узсын сагыш - борчулар
Ныклы сәламәтлек юлдаш булсын
Аннан кадерлерәк нәрсә бар?
Әйдә, гомер үтсен, чәч агарсын
Ә йөрәккә кырау төшмәсен
Килер көннәрегез тазалык һәм
Гел шатлыклар гына өстәсен
Теләкләрнең кайсын теләсәк тә
Аз булыр күк сезнең хөрмәткә
Аяз булсын мәңге күңел күгегез-
-
Безнең балаларыбыз булдыралар! 01.10.2016

1 октябрьдә Бөтенроссия Сомик дип аталган олимпиада булып узды. Анда безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче 2 бала катнашты. Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Нуриева Рузилә шигырь формасында Резидә Вәлиеваның "Ялкау карга баласы" әкиятен сөйләп диплом белән бүләкләнде. Әфәрин, Рузилә!!!
-
Әфәрин, Наиль! 01.10.2016

Уртанчылар төркемендә тәрбияләнүче Галиахметов Наиль Фәнис Яруллинның "Көзге табын"шигырен сөйләп диплом белән бүләкләнде. Әфәрин, Наиль!!!
-
Музейга сәяхәт. 30.09.2016

Бүген уртанчылар, зурлар төркеме балалары Зур Кукмара мәктәбе музеена сәяхәт кылдылар.
-
Спорт белән дус булыйк. 30.09.2016

"Спорт белән дус булыйк" - шушы девиз астында бүген безнең балалар бакчасында тәрбияләнүче балаларыбыз тәрбиячеләре белән берлектә авылыбызның күркәм "Ялкын" спортклубына юл тоттылар.
-
Футбол уйнарбыз әле без дә! 30.09.2016

Авылыбызның футбол майданчыгында булып балаларыбыз футболчы булырга хыялландылар.
-
Урманга экскурсиягә. 29.09.2016

Җил урман буйлап очты,
Яфракларны санады.
Андагы бер яфрак та
Читтә карап калмады...
Көзге табигатьне күзәтү, балаларның көзге урман турында белемнәрен арттыру максаты белән уртанчылар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләре Шафигуллина И. Х, һәм Хантимерова З. Р. белән көзге урманга юл тоттылар. Балалар көзнең матурлыгына сокландылар, гөмбәләрне күзәттеләр һәм төрле уеннар уйнадылар. Урман турында белемнәрен ныгыттылар.










