Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << 31 32 33 34 35 36 37 38 ( 39 ) 40 >>
-
"ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференция 29.04.2022

Бүген Федоровское мәктәбендә "ЭКОЛОГиЯ" төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда Кайбыч, Апас, Буа, Югары Ослан районнарыннан тугыз номинациядә 152 бала катнашты. Әлеге конференциядә 5 нче сыйныф укучысы Ахамадуллина Ләйсән 3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.
-
"Эзләнү" ("Поиск") X фәнни-гамәли конференция 27.04.2022
Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбендә X Төбәкара фәнни-гамәли конференция "Эзләнү" ("Поиск") үткәрелде. Конференциядә биш номинациядә 120 укучы катнашты. 5 сыйныф укучылары Фатыйхова Сөмбел, Ахмадуллина Ләйсән әлеге конференциядә катнашып 3 дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. -
"Куркынычсыз тәгәрмәч" ("Безопасное колесо") 26.04.2022
Мәктәп командалары арасында ел саен үткәрелүче “Куркынычсыз тәгәрмәч” республика бәйгесенең район этабы узды. Бәйгенең төп максаты – балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.5 нче сыйныф укучысы Фатыйхова Сөмбел барлык станциядәге биремнәрне үтәп, күп балл җыеп 2 нче дәрәҗәдәге диплом һәм приз белән бүләкләнде. Мәктәбебезнең "Светофор" командасына катнашучы сертификаты тапшырылды. -
Син Тукай әкитләрен беләсеңме? 25.04.2022
25 нче апрельдә бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көне уңаеннан “Син Тукай әкиятләрен беләсеңме?” дип аталган мәктәпкүләм театральләшкән шигырь бәйгесе уткәрелде. -
Шәмсия Җиһангирова белән очрашу 23.03.2022
Бүген балалар сәнгать мәктәбендә лирик җанлы, романтик рухлы, халыкча әйтсәк, шигырьләре җырлап тора торган шагыйрә, Шәмсия Җиһангирова белән очрашу булды."Яшәүнең үзеннән көч алам" дип исемләнгән шигърият кичәсенә иҗатка гашыйк кайбычлылар, китапхәнәчеләр җыелган иде.Укучылыр шагыйрәнең шигырьләрен яттан сөйләделәр, аның сүзләренә язылган җырларны башкардылар. Шагыйрәгә сораулар бирделәр.Шәмсия ханым мәктәбебез укучылары Сәмир Гыйсмәтуллин һәм Язилә Нәҗметдинова сөйләгән шигырьләрне бик яратып тыңлады. Кичә бик эчтәлекле һәм мавыктыргыч булды. -
"Илһам" бәйгесе 21.03.2022
21 нче март көнне Казан шәһәренең 127 нче мәктәбендә “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең зона этабы узды.Бәйгедә Казан шәһәре мәктәпләреннән һәм республиканың Яшел Үзән, Апас, Тәтеш, Чүпрәле, Буа, Кайбыч районнарыннан килгән укучылар катнашты. Бәйге “Яшь шагыйрь”, “Яшь прозаик”, “Яшь драматург”, “Яшь журналист” номинациясе буенча үтте. Безнең мәктәбебезнең 5 нче сыйныф укучысы Фатыхова Сөмбел "Яшь шагыйрь" номинациясендә катнашып сертификат белән бүләкләнде. -
Воссоединение Крыма с Россией 18.03.2022
В рамках пятой годовщины воссоединения Крыма с Россией 18 марта для учащихся 8-9 классов проведено мероприятие "Воссоединение Крыма с Россией". В ходе мероприятия ребята узнали об истории Крыма, о значимости этого исторического события. Особое внимание было уделено роли Крыма в Великой Отечественной войне и героической обороне Севастополя. Мероприятие прошло под девизом "В единстве наша сила". -
Театрга бардылар 16.03.2022

Бүген 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, Казан шәһәренә К.Тинчурин исемендәге театрга "Без кырык беренче ел балалары" спектаклен карарга барыдылар.
-
"Шатланып яшә син, әнием!" 04.03.2022
Бүген, авыл мәдәният йортында, якынлашып килүче 8 нче март- Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан, укучылар һәм укытучылар, белән берлектә, "Шатланып яшә син, әнием!"" исемле концерт оештырдык. Әлеге концертта барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладык. -
"Бердәм сыйныф серләре" 02.03.2022
2022 елның 2 мартында Кече Кайбыч авыл мәдәният йортында ата-аналар комитетының «Тату сыйныф серләре» конкурсы узды. «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитеты конкурсы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм «Гаиләгә социаль ярдәм һәм гаилә кыйммәтләрен яклау милли ата-аналар ассоциациясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан үткәрелә. Аның төп максаты-мәктәп укучыларын тәрбияләүдә мәгариф оешмалары һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәсен ачыклау һәм популярлаштыру.Ата-аналар комитетларының Республикакүләм "Тату сыйныф серләре" конкурсының муниципаль этабында катнашып 2 нче урын яулаган, мәктәпкүләм ата-аналар комитетына рәхмәтебезне белдерәбез.











