Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, РТ, Кайбицкий район, с. Кушманы, ул. Школьная, д. 31 |
| Телефон: | +7(843)-703-26-35 |
| E-Mail: | Sku.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Кушманская ООШ" |
| Руководитель: | Гафарова Равиля Рахимулловна |
| Год основания учреждения: | 1997 |
| У нас учатся: | 89 учащихся / 89 укучы |
| У нас учат: | 14 учителей / 14 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Кушманская основная общеобразовательная школа имени Абрара Сагиди Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» ***«Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем бирү учреждениесе» МБГББУ - новости
Страницы: << ( 41 ) 42 43 44 45 46 47 48 49 50 >>
-
Тимурчылык эше 15.01.2022

Кошман урта мәктәбендә тимурчылык эше һәрдаим алып барыла. Укучылар үзләре генә торган әби бабаларга хәл белешергә, эшләрен эшләшергә йориләр. Шушы көннәрдә 5-9 сыйныф укучылары Рушания апа, Миннехан апа, Нәзир абыйның хәлен белеп, ишегалдын кардан чистартып кайттылар. Алар укучыларга үзләренең рәхмәт сүзләрен ирешетерделәр.
-
Сау бул, лагерь! 09.01.2022
Лагерьның соңгы көне кызыклы һәм файдалы мәгълүматларга бай булды.Укучылар татар халкының милли гореф гадәтләрен өйрәнделәр. Китапханәдә яңа китапларга күзәтү ясадылар, иске китапларны ремонтлау эшендә катнаштылар. -
Кышкы лагерьның алтынчы көне 08.01.2022

"Кояшкай" мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар "Музей һәм балалар" атнасында катнаштылар. Балалар кызыксынып мәктәп музее экспонатлары белән таныштылар. Бу экскурсия балаларга бик ошады. Моннан тыш, укытучы Садриева Р. З. укучылар өчен рус теле буенча консультация үткәрде.
-
Кышкы лагерьның бишенче көне 07.01.2022

Бүген "Кояшкай" кышкы мәктәп яны лагерында укучылар мәтематика фәненнән төп дәүләт имтиханына әзерләнделәр. Төшке аштан соң "Үз сәламәтлегеңне ничек кайгыртырга?"дигән темага әңгәмә үткәрелде. Лагерьның бишенче көне мавыктыргыч уеннар белән тәмамланды.
-
Кышкы лагерьның дүртенче көне 06.01.2022

География укытучысы һәм мәктәбебез директоры Гыйниятуллин Ф. Ф. мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен география буенча консультация үткәрде. Шулай ук мавыктыргыч формада Географик викторина да узды, анда балалар әлеге фән өлкәсендә үзләренең белемнәрен күрсәтә алдылар. Балалар мәктәп пешекчеләренә тәмле һәм туклыклы иртәнге аш һәм төшке ашлары өчен зур рәхмәт белдерәләр.
-
Кышкы лагерьның өченче көне 05.01.2022
Бүген укучылар өчен Җәмгыять белеме фәне буенча Вильданова Л.Х. консультыция үткәрде, төшке аштан соң балалар Россиядә халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елына карата татар халык уеннары белән таныштылар. -
Кышкы лагерьның икенче көне 04.01.2022

Лагерьның икенче көнендә укучылар рус теле фәненнән төп дәүләт имтиханы биремнәре эшләделәр, спорт сәгатендә көч сынаштылар,
-
Кышкы лагерьның беренче көне 03.01.2022

Бүгеннән мәктәбебездә кышкы лагерь эшли башлады. Лагерьга барлыга 10.бала йөри. Лагерь укучыларның ялын һәм савыктыруын оештыру максатларында ачылды. Лагерь тормышы кызыклы һәм төрле булыр дип көтелә. Биредә укучылар спорт, интеллектуаль һәм күңел ачу уеннарында катнашачак.
-
Хуш киләсең, Яңа ел!!! 28.12.2021
28 нче декабрь көнне мәктәптә Яңа елны каршы алу бәйрәме үткәрелде. Бәйрәмне Вилданова Динә Рәшит кызы ачып җибәрде. Соңрак мәктәп директоры Гыйниятуллин Фәнис Фәһим улына сүз бирелде. Ул иске елга йомгак ясап, укучыларны грамота белән бүләкләде. Бәйрәмебез төрле уеннар, тамашалар, концерт программасы белән үрелеп барды. Кыш бабай һәркайсына капчыгыннан бүләкләрен өләште.Бәйрәм үткәрү өчен бүләкләр алып биргән спонсорларыбызга бик зур рәхмәтебезне эйтәсебез килә. Хезмәттә уңышларыгыз зур булсын. Үзегезгә имин тормыш, сәламәтлек, бәхет – шатлык юлдаш булсын! Барчагызның гаиләләрендә иминлек, татулык булсын. Бәхет кояшы сезнең өйләрегездә беркайчан да сүнмәсен, гаилә учагы беркайчан да сүрелмәсен! -
Фестиваль-конкурс нәтиҗәләре 24.12.2021

Бүген Олы Кайбыч урта гомуми белем бирү мәктәбе уздырган "Туган тел-халыклар байлыгы" Республика фестиваль-конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.Алар арасында мәктәбебез укучылары һәм укытучылары да бар.Гыйләҗева Язилә (җитәкчесе Салахова Ф.Д.) әдәби шигырь бәйгесендә 3 урын яулады, Гисматуллин Сәмир (җитәкчесе Кадырова А.С.) халык вокалы номинациясендә махсус бүләккә лаек булды.Ала таба да уңышлар телибез.











