• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Детские сады
  • Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы
Телефон: +7(843)-703-26-01
E-Mail: ds.bel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ»
Руководитель: Кадырова Айгуль Салимулловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 34 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Яңалыклар

Уйный-уйный үсәбез.

Опубликовано: 11.02.2016

 

Уен эшчәнлеге – мәктәпкәчә яшьтәге бала үсешендә зур этәргеч. Бакчада балалар өчен уен тирәлеген булдыру – төп шарт булып тора.Уен мәктәпкәчә яшьтәге бала тормышында мөстәкыйль эшчәнлекне үстерүдә зур роль уйный.Үзара мөнәсәбәтләрдә ориентлашу, күзаллауны үстерү һәм аралашу өлкәсендә дә уен киң кулланыла.Сюжетлы уен баладан теге яки бу эшнең реаль, кулга тотарлык продуктын таләп итми. Бала тормышта чын чүкеч белән кадак тотмаса да, бу уен вакытында (“Без –төзүчеләр”) уенчык чүкеч белән кадак та кага ала. Уен аша төрле ситуацияләрдә бала үзен ничек тотар, кайсы яктан күрсәтер икәнен ачык күреп була. Төрле предметлар, уен атрибутларын кулланып уйналган бу уеннарда балаларның үзара аралашу дәрәҗәсе, сүзлек байлыгы һәм диалогта бәйләнешле сөйләме үсә, үз-үзләрен тоту күнекмәләре формалаша,алга китеш күренә. Уендагы төрле рольләргә кереп, бала, реаль тормыштагы кешеләрнең эш- гамәлләрен кабатлый, алар арасындагы мөнәсәбәтләрне, эмоцияләрне һәм кичерешләрне уенга күчерә. Уенга карата педагогик тәэсир итүнең максаты – балаларда уйный белү күнекмәләрен формалаштыру, сюжетның эчтәлеген аңлату һәм аралашу культурасын булдыру. Күпъеллык күзәтүләр һәм тәҗрибәләр күрсәткәнчә,1,5 - 3 яшькә кадәрге балалар уенчык һәм әйбер – алыштыручы белән шартлы рәвештә аңлашалар. Ә уендагы иптәшләре белән аралашу кыска вакытлы була. Ә 3-5 яшьтә – уендагы рольләрне бүлешеп һәм алышынып уйныйлар, предметлар кулланып диалогик сөйләм аша аралашалар. 5 -7 яшьтәге балалар уенда бара торган хәлләрне чиратлаштыралар (эпизодлар), 2 - 3 баланың фикерен һәм уйлап табу сәләтен эшкә җигеп, сюжет төзиләр. Кешелекнең күптөрле эшчәнлеге кебек үк, сюжетлы – рольле уеннар үзеннән –үзе килеп чыкмый. Уенга баланы, ул уенны уйный белүче кеше (тәрбияче, зуррак бала, әти- әни, һ.б.) өйрәтә. Урамда – ишегалдындагы зуррак балалар, күршеләр, дуслар, күпбуынлы яки күпбалалы гаиләләрдә – олы кешеләр өйрәтсә, балалар бакчасында – уенны тәрбияче – оештыра. Ильхамия Галимовна  балаларның күзәтүләр, әңгәмәләр, бердәм эшчәнлек вакытында алган белемнәрен  "Шифаханә" уенында  киң чагылдырды. Авырып киткән кызны табиб игътибар белән тыңлады, әнисенә киңәшләр бирде, киләчәктә сакланырга кирәклеген искәртте.

 

 

 

 

 



К списку новостей