• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Детские сады
  • Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы
Телефон: +7(843)-703-26-01
E-Mail: ds.bel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ»
Руководитель: Кадырова Айгуль Салимулловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 34 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Яңалыклар

Рәхмәт белдерәбез!!!

Опубликовано: 04.11.2013

 

Ихлас күңелдән

Кошман “Тиенкәй” балалар бакчасы мәктәп белән бер түбә астында урнашкан. Шөкер, бакчага йөрүче балалар саны кимеми, ә арта гына бара. Бу бик куанычлы хәл, әлбәттә. Без, балалар бакчасы коллективы, әти-әниләр белән аңлашып, үзара ярдәмләшеп эшләргә тырышабыз.  Алтын куллы, уңган әти-әниләр – чын мәгънәсендә булышчыларыбыз, эшне башлап йөрүчеләр дә алар. Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә гозеребезгә гел колак салалар.

Бина эчендәге ремонт эшләрен дә алар тырышлыгы белән башкардык. Җәйге көннәрдә комда уйнаганда эссе кояш нурларыннан ышыкланыр өчен балаларга матур итеп беседкасын да ясады әтиләр.

Бакчаның тирә-ягын әйләндереп алган рәшәткә бик нык искергән иде. Ул балалар өчен куркыныч тудырды. Аны тулысынча профнастил калай белән алмаштыру, моның-өчен барлык кирәк- яраклар алу чыгымнарын эшмәкәр Альберт Хәялиев үз өстенә алды. Әлеге изге гамәле өчен бик зур рәхмәт аңа.

Безгә һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булган район башлыгы Альберт Рәхматуллин, мәгариф бүлеге начальнигы Илдар Шакиров, Әбрар Сәгыйди исемендәге Кошман төп гомуми белем мәктәбе директоры Илмас Хәмидуллин да шулай ук мактауга лаек. Алар һәрбер башлангычыбызны күтәреп алып, безгә ныклы таяныч булып тора.

Киләчәгебез булган балаларның матур, уңайлы бакчагы йөрүләре өчен бар күңелләрен, җаннарын биреп тырышкан әти-әниләргә һәм алда санап үткән җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез.  

 

 Ходай сезне һәм гаиләгезне саулыктан, җан тынычлыгыннан аермасын. Зур уңышлар теләп калабыз!  “Тиенкәй” балалар бакчасы колективы .

 



К списку новостей