• Информируем вас, что с 1 января 2024 года оценки и расписание доступны в новой версии Электронного образования по адресу ms-edu.tatar.ru. В данной версии электронного дневника вы можете продолжать смотреть ранее полученные оценки.
    С более подробной информацией можно ознакомиться на сайте: info.edu.tatar.ru.

Электронное образование Республики Татарстан

  • Главная
  • Организации по районам
  • Кайбицкий
  • Детские сады
  • Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе

Решаем вместе
Есть предложения по организации учебного процесса или знаете, как сделать школу лучше?

Визитная карточка

Адрес: 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы
Телефон: +7(843)-703-26-01
E-Mail: ds.bel@tatar.ru
Министерство: Министерство образования и науки Республики Татарстан
Короткое название: МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ»
Руководитель: Кадырова Айгуль Салимулловна
Год основания учреждения: 1975
У нас учатся: 34 воспитанников
У нас учат: 3 воспитателя

Яңалыклар

Иманга юл.

Опубликовано: 17.07.2013

·        

Бакчабызда  татар милләте, аның тоткан дине турында балаларга аңлату эшләре алып барабыз. Мөселманнар өчен үтә җаваплы да, изге дә булган ай-  Рамазан ае  башлануын аңлаттык. Бу көнне һәр бала яулык, түбәтәйләр киделәр. Тәрбиячеләр балаларга шушы айда Аллаһыдан Коръән иңгәнлеген, шуңа күрә Рамазан аен кеше, Аллаһыга күңеле белән якын килеп, ураза тотып уздырырга тиешлеген аңлаттылар. Татар халык уеннары уйнатылды. Ураза гаете - бу айның аеруча изге көне.Ураза ае - иман чынлыгына олы имтихан.Ураза Аллаһка якынаю өчен тотылырга тиеш. Хак Тәгалә безне Аңа табыну, Аның барлыгын тану өчен яратты, ә ураза тоту – гыйбадәтнең бер төре ул. Әлбәттә, мондый саваплы гамәлнең әҗере дә юк түгел. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ураза Минем ризалыгым өчен тотылса, аның өчен әҗерне дә Үзем бирәм, чөнки кеше Минем ризалыгым өчен үзенең теләкләрен канәгатьләндерүдән ваз кичте!».

Аллаһка якынаюдан тыш, ураза тоткан өчен безнең гөнаһлар да кичерелә. Бу айда кылган изге гамәлләребез, эшләребезгә саваплар арттырып языла. Шуңа күрә дә ураза тотучы мөселман тыелган гамәлләрдән баш тартып кына калмыйча, күбрәк хәер бирә, намазлар укый, догалар кыла. Кайбер балалар олыларга ияреп ураза тота. Әмма аларның организмы әле ныгымаган, шуңа күрә болай эшләү мәҗбүри гамәл саналмый. Ә җенси җитлегү чорыннан соң (12-15 яшьләрдә) бала ураза тотарга тиеш. Хөрмәтле әти-әниләр, әби- бабайлар, балаларыбызга иман, мәрхәмәтлелек орлыклары салып үстерә алсак иде! Тоткан уразаларыгыз кабул булып, Аллаһның иркенә барып ирешсен иде. Киләсе Рамазан аенда да һәркайсыбызга ураза тотарга насыйп итсен. Ураза гаете мөбарәк булсын, барча мөселманнар!

Йә, әйт әле, үскәнем,

Кайсы халык мәчетле,

Намазлы һәм гаетле,

Мөнәҗәтле, бәетле;

Беләзекле, йөзекле,

Калфаклы һәм читекле,

Сабантуйлы, бәйрәмле,

Сөтле чәйле, коймаклы,

Бавырсаклы, каймаклы,

Шау бакчалы, чәчәкле.

Әйе, әйе, үскәнем,

Татар аның исеме!

 

 



К списку новостей