Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Яңалыклар
Нәрүз,мөбәрәкбад!
Опубликовано: 25.03.2013
Нәүрүз, Нәүрүз! Якты бәйрәм!
Өмет сала күңелгә.
Изге теләк әйтә- әйтә
Бәйрәм итикче бергә!
Кыш бабай белән бәхәстә
Яз сылукай җиңгән мәл.
Көн белән төн тигезләшеп
Җанга өмет иңгән мәл.
Нәүрүз... Бу исем безгә ят та, таныш та. Нәүрүз—борынгы әби-бабайларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме ул. ”Нәүрүз” сүзе фарсы—таҗик телендә “Яңа көн” дигән мәгънәне аңлата. Борынгы бәйрәмне атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үзт әртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган-тумачага, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган.
Бүген бездә, «Тиенкәй” балалар бакчасында шаулап-гөрләп "Нәүрүз" бәйрәме узды.Без дә балаларда кече яшьтән үк ана теленә мәхәббәт, милли хисләр тәрбияләү максатыннан һәр елны “Нәүрүз” бәйрәмен зурлап уздырдырабыз.
К списку новостей









