Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422328, Республика Татарстан, Кайбицкий район, с. Кушманы |
| Телефон: | +7(843)-703-26-01 |
| E-Mail: | ds.bel@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района РТ» |
| Руководитель: | Кадырова Айгуль Салимулловна |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 34 воспитанников |
| У нас учат: | 3 воспитателя |
Муниципальное дошкольное бюджетное образовательное учреждение «Кушманский детский сад «Белочка» Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» "Татарстан республикасы Кайбыч муниципаль районы “Кошман "Тиенкәй" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 81 82 ( 83 ) 84 85 86 87
-
Юллар имин,адымнар нык булсын! 28.07.2013

Яшьлек хисен, тынгысызлык дәрте
Вакыт яңгырлары юмасын.
Юллар, юллар, авыр булса булсы
Тик хәвефле генә булмасын!
Безнең һәркайсыбыз көн саен урам яки юл аркылы чыга, күпләребез җәмәгать транспортыннан файдалана, кайберәүләр велосипедта йөри-болар барысы бергә юл хәрәкәтендә катнашучы булып санала .Шуңа күрә дә хәзерге заман кешесенә балалар сәламәтлеген саклау, аларның иминлеген тәэмин итү максатыннан юл йөрү кагыйдәләрен белү зарури.
Безнең бурыч – балаларны саклау һәм яклау, киләчәктә тормышта көтелмәгән хәлләр булганда үз – үзләрен ничек тотарга өйрәтү булып тора.
Бу бурычны тормышка ашыру өчен без җәй көнендә дә “Куркынычсызлык” белем бирү өлкәсе буенча юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүгә багышлап ай саен атналыклар оештырабыз.
Балалар бу сәяхәтләр вакытында җәяүлеләр, машиналар, ЮХИДИ хезмәткәрләренең эшчәнлекләрен күзәтәләр, юлдагы билгеләрнең нәрсә аңлатканын аларның башкалар тарафыннан үтәлешен күзәтәләр. Балалар белән
Һәр сабыйның тормыш юлы балалар бакчасыннан башлана.Монда алган тәрбия безне гомеребез буе озатып йөри, тормышыбызның кыйбласын билгели.
Никадәр тырышлык куйсак та, фаҗигалар булып тора, ә һәлакәт корбаны бала булса бу тагы да авыррак кайгы. Гомергә бәя биреп булмый. Бала гомере бәяләп бетергесез. Хөрмәтле әти- әниләр! Куркынычсызлык каешын эләктереп, балаларны махсус креслоларда утыртып йөрүегезне сорыйбыз!
Безнең барыбызны да балаларның иминлеген саклау максаты берләштерә.Олыларның ваемсызлыгы аркасында сабыйларның вакытсыз үлеме өзелмәсен, күз яшьләре таммасын иде.
Урамда матур йөрергә
Юлда йөри белмәсәгез
Өйрәтәләр апалар
Бик начар дия алар.
Җәяүлеләр йөри бары
Тротуардан гына.
Юлны аркылы чыгалар
Як-якка карап кына.
Машиналар чаба юлдан
Тукта,ашыгып чыкма .
Юл йөрү кагыйдәсен
Беркайчан да онытма.
Хоккей уйнарга
Чыкма ,син юлга.
Туп тибәргә дә
Ярамый анда.
-
24.07.2013

-
Иманга юл. 17.07.2013

-
Шатлык тәрәзәсе 09.07.2013

-
04.07.2013

-
Бүген бездә-Сабантуй! 18.06.2013

-
Шатлык тирә-юньдә 10.06.2013

-
Бүген бездә-балаларны яклау көне! 03.06.2013

-
Бәйрәм белән,балалар! 01.06.2013

Безнең яраткан, нәни дусларыбыз!
Сезне чын күңелебездән Балаларны яклау көне белән котлыйбыз!!!
-
Күңелле мизгелләр. 31.05.2013










