Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 8 ( 9 ) 10 >>
-
Әфганчылар белән очрашу кичәсе 14.02.2024

1989 елның 15 феврале илебез тарихына мәңгелеккә кереп калды. Бу көнне совет гаскәрләренең соңгы сугышчылары Әфганстан җиреннән чыгарылды. Бу әфганчы ир-егетләребезне хөрмәтләү, чит җирләрдә башларын салган якташларыбызны искә алу, аларның якыннарының хәлен белү көне булып тарихка кереп калды. Әфган бәрелешләрендә газиз улларын югалтып, күпме аналар канлы күз яшьләре түктеләр. Алар алдында олы хөрмәт белән баш иябез. Шул уңай белән “ЭКО” мәктәптән тыш эшләр үзәгендә әфган сугышы ветераннары белән очрашу кичәсе булды. Безнең Чүти урта мәктәбеннән бу очрашуда 11 укучы катнашты һәм юнармия сафларына кабул ителде.
-
"Үсеш ноктасы" буенча чираттагы семинар 05.02.2024

Бүген Чүти урта мәктәбендә "Үсеш ноктасы үзәге ресурсларын кулланып, төп һәм өстәмә гомуми белем бирү программаларын гамәлгә ашыруның гамәли аспектлары" дигән тема астында мәктәп җитәкчеләренең чираттагы семинары узды. Семинар "Гаилә елы" на старт бирелү белән башланып китте. 8 -11 нче сыйныф укучылары "Үсеш ноктасы" буенча "Осталык дәресләре" күрсәттеләр.
-
“Ленинград блокадасы өзелүгә-80 ел” 25.01.2024

1944 елның 27 гыйнвары Ленинградның камалыштан чыккан көне. Бөек Ватан сугышы тарихындагы бөек вакыйгага сиксән елдан артык вакыт үтеп китте Бу тарихи датаны искә алып, тарих укытучысы Ловкин Геннадий Петр улы “Ленинград блокадасы өзелүгә-80 ел” дигән патриотик сәгать үткәрде. Дәрестә 8, 9 класс укучылары катнашты. Ленинград 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның 27 гыйнварына кадәр 872 көнгә камалышта кала. Ленинградлылар өчен бу үлем исе аңкып торган иң авыр 872 көн була. Авыр, сынаулы көннәрдә шәһәрдә якынча 400 меңгә якын кеше чолганышта кала. Исән калучыларны бердәнбер коткарган вакыйга-ул Ладога күле аша шәһәргә җиткерелүче бик аз күләмдәге азык запасы. Камалышта калучыларның ничек яшәвен сөйләп аңлатып бирерлек тә түгел.
Укучылар Ладога күле аша узучы данлыклы “ЯШӘҮ ЮЛЫ-ДОРОГА ЖИЗНИ” турында белделәр.
-
«900 көн һәм төн». 25.01.2024

Бу көннәрдә илебез Ленинград блокадасы өзелүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Ленинград блокадасы ил тарихында озакка сузылган һәм фаҗигале вакыйгаларның берсе булып санала. 24 нче январь көнне "Туган як" музеенда истәлекле датага «900 көн һәм төн» дигән батырлык дәресе узды. Музей методисты шәһәрнең блокаданы ничек җиңеп чыга алуы, Ленинград халкының түземлелеге, алар үткән сынаулар һәм күрсәткән батырлыклар турында сөйләде.
-
«Тату сыйныф серләре» 18.01.2024

Бүген районыбызның мәдәният йортында «Тату сыйныф серләре» конкурсының район туры узды. Конкурста 6 нчы сыйныф әти-әниләре һәм укучылары катнашты. Әти-әниләргә мәктәп дирекциясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез.
-
Яңа ел тамашасы- 2024! 28.12.2023

27 нче декабрь көнне мәктәбебездә 1-6 сыйныф укучылары тарафыннан әзерләнгән Яңа ел тамашасы булып үтте. Тамашага әти – әниләр, әбиләр килгән иде. Бәйрәм бик күңелле үтте. Һәр класс узенчәлекле костюмнар һәм чыгышлар әзерләделәр, бик матур концерт номерлары да тәкъдим иттеләр. Яңа ел бәйрәме һәркем күңелендә кызыклы тамашалары белән истә калды. Соңыннан һәр балага бүләкләр тапшырылды. Алар исеменә мәктәп директоры тарафыннан җылы сүзләр әйтелде.
-
Республиканская новогодняя елка 25.12.2023

Традиционно в нашей республике 25 декабря проводится Республиканская новогодняя елка. Это одно из самых крупных и значимых мероприятий в предновогодний период, где приняли участие из нашей школы Морозов В. и Шарафутдинов Ф. Ёлка с участием героев "Туган Батыр. Рождение легенды" Театральной студии "Бала"состоялась в ледовом дворце «Татнефть-Арена» в Казани. Поздравление и пожелание детям и молодежи от Раиса Республики Татарстан Рустама Минниханова, вручение подарков от его имени – одна из самых значимых форм поощрения детей и молодежи по итогам года
-
«Лицеист года-2023» 11.12.2023

8 декабря 2023 года Министерство внутренних дел по Республике Татарстан на базе УГИБДД МВД по РТ провел спартакиаду «Лицеист года-2023» под девизом «Отчизны верные сыны».
На мероприятии принял участие ученик 11 класса МБОУ “Чутеевская СОШ” Тараканов Александр Петрович.
Всем участникам необходимо было пройти 4 этапа соревнований:
— «Знаток права и истории» — компьютерное тестирование.— «Знаток правил дорожного движения» — компьютерное тестирование.
— «Самый сильный, ловкий и умелый» — челночный бег и физическая подготовка: подтягивание на перекладине или отжимание от пола.
— «Самый меткий» — стрельба из пневматической винтовки по мишени.
Все участники были поощрены памятными подарками, а те, кто занял призовые места по номинациям были награждены грамотами, медалями и ценными подарками.
-
День неизвестного солдата 04.12.2023

День неизвестного солдата - это памятная дата – дань уважения бессмертному подвигу павших защитников Отечества, чьи имена остались неизвестными. Юнармийский отряд имени кавалера ордена Красной Звезды В.М.Драндрова МБОУ "Чутеевская СОШ" очистили снег и возложили цветы к обелиску воинам павшим в Великой Отечественной войне.
-
Мәктәбебездә Әниләр көне узды 28.11.2023

Әни, әнием, әнкәй! Кадерләп, назлап әйтәбез, күңелебездәге бөтен рәхмәтне шушы гади сүзгә салабыз, һәрвакыт яныбызда булган, уңышларыбыз өчен шатланып, кайгыларыбызны уртаклашып яшәгән әниебезгә дәшәбез. 25 нче ноябрь Әниләр көне уңаеннан Чүти урта мәктәбендә бәйрәм концерты булды. Ел саен концертны клуб сәхнәсендә куя торган идек. Быел традициядән тайпылдык. Бәйрәмгә һәр класс алдан әзерләнде. Үз балаңның чыгышын карау, аның өчен шатланып утыру, көч бирү, горурлык хисен кичерү һәр ана өчен зур бәхеттер дип уйлыйбыз. Бию, җыр, нәфис сүз, скетчлар әниләрне сәгать ярым буена ял иттерде. Балаларның әниләр турындагы җырлары күңел кылларын тибрәндерде, әниләрнең күзенә яшь тулды. Соңыннан, барыбыз бергә җыелып, әниләр белән истәлеккә фотога төштек.





