Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422338, с. Чутеево, ул. Гисматуллина, д. 35 |
| Телефон: | 8(843)70-33-6-22 |
| E-Mail: | Schut.Kbc@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Чутеевская СОШ" |
| Руководитель: | Хуснутдинов Раис Гаряфтинович |
| Год основания учреждения: | 1907 |
| У нас учатся: | 83 ученика /83 укучы, в филиале-12 учеников / филиалда -12 укучы |
| У нас учат: | 19 учителей/ 19 укытучы |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Чутеевская средняя общеобразовательная школа Кайбицкого муниципального района Республики Татарстан» / «Татарстан Республикасы Кайбыч муниципаль районы Чүти урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: 1 2 3 4 5 6 7 ( 8 ) 9 10 >>
-
Язгы өмәләр башланды 20.04.2024

Бүген мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылар язгы өмәдә катнашты. Чөнки яз җитү белән кыш буе кар астында күренми яткан чүп-чар баш калкыта башлый. Кыштан соң табигать уяна, тирә-якны тәртипкә китерү, төзекләндерү вакыты җитә. Күмәк эш – беткән эш, диләр. Бергәләшеп көч куйганда, тиз генә башлаганны төгәлләп була. Бергәләп башкарган хезмәтнең нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек матур булды. Күңелле итеп җыештырганнан соң, тирә-юнебез тагын да күркәмләнеп, ямьләнеп калды. Яшәгән җиребезне чиста тоту – һәркемнең изге бурычы. Әйләнә-тирәбездәге чисталык һәм матурлыкны булдыру һәм саклау бары тик үзебезнең кулларда икәнен онытмыйк, дуслар!
-
12 АПРЕЛЯ – ДЕНЬ КОСМОНАВТИКИ. 13.04.2024

12 АПРЕЛЯ – ДЕНЬ КОСМОНАВТИКИ. В этот знаменательный день советский космонавт Юрий Гагарин на космическом корабле «Восток-1» стартовал с космодрома «Байконур» и впервые в мире совершил орбитальный облёт планеты Земля. Первой в мире женщиной-космонавтом стала Валентина Терешкова, которая совершила космический полет 16-19 июня 1963 года, продолжительность полета составила двое суток 22 часа 50 минут.
Первый выход в открытый космос был совершен советским космонавтом Алексеем Леоновым 18 марта 1965 года с борта космического корабля «Восход-2», общее время первого выхода составило 23 минуты 41 секунду.
Космическая отрасль развивается в интересах социально-экономической сферы, науки и международного сотрудничества.
В нашей школе в День космонавтики были проведены ряд мероприятий. Во всех классах состоялись разговоры о важном по теме "Я вижу Землю! Это так красиво». С обучающимися 9 класса советник директора провела интеллектуальную игру «От Земли до Марса», принцип проведения которой похож на известную игру «Морской бой». В начальных классах организовали выставку рисунков учащихся "Космические фантазии", а лучшие работы были представлены в уголке космонавтики. Активисты школьного ученического соуправления приняли участие в оформлении информационного стенда и фотозоны ко Дню космонавтики. -
Смотр строя и песни 05.04.2024

Сегодня, 5 апреля, учащиеся нашей школы приняли участие в муниципальном этапе конкурса смотра строя и песни, проходившего в комплексе "Салават купере". Желаем победы нашей команде!
-
Әти-әниләр җыелышы 21.03.2024

Бүген, 21 нче мартта, Чүти урта мәктәбендә әти-әниләр җыелышы булып үтте. Җыелыш башлангыч сыйныфларның "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән темага багышланган агитбригада чыгышы белән башланып китте. Айсылу Миргумәр кызы "Вакытны дөрес сарыф итик" дигән темага доклад укыды. Биология укытучысы Таңсылу Геннадий кызы җитәкчелегендә күрсәтелгән осталык дәресенең дә әти-әниләргә файдасы бик зур булачак, чөнки ул кайбер эчемлекләрнең кеше организмына зыяны турында иде. Җыелышның икенче өлеше сыйныфларда дәвам итте.
-
“Аҗаган-2024” 09.03.2024

Бүген Чүти урта мәктәбендә “Аҗаган-2024” уены үтте. Аҗаган-башлангыч хәрби әзерлек буенча шәхси күнекмәләрне тормышка ашыруда, хәрби-патриотик һәм спорт эшен камилләштерүдә хис-кичерешләр бирә торган хәрби-спорт бәйрәме. Уен барышында катнашучылар ике ротага бүленеп, төрле хәрби-гамәли спорт төрләрендә уен элементлары белән ярыштылар.
Үткәрелгән сынаулар һәм ярышлар нәтиҗәсендә 2 нче рота җиңү яулады. Җиңүчеләр грамота белән бүләкләнде.
-
“Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” 04.03.2024

Махсус хәрби операциядәге егетләрнең күңелләрен күтәрү, өй атмосферасы булдыру йөзеннән кулдан киселгән токмачлар һәм 50 кг га якын чәк-чәк әзерләнде . Бу тәм- томнар егетләребезгә барып ирешер дигән теләктә калабыз.
-
“Җиңүгә җыр белән!” 02.03.2024

Шушы көннәрдә Чүти, Зур Тәрбит, Иске Тәрбит, Чәчкаб мәдәният йортларында “Җиңүгә җыр белән!” дип аталган тема астында хәйрия концертлары узды.
Концертта Чүти һәм Зур Тәрбит авылы үзешчәннәре, мәктәп укучылары катнашты. Алар тамашачыларны Ватанга мәхәббәт, ярдәм итү һәм җиңүгә ышаныч белән тулы чыгышлары белән сөендерделәр. Бу искиткеч чара бердәмлек һәм патриотизмның якты чагылышына әверелде.
-
Урок безопасности в сети интернет на тему «Осторожно, мошенники» 02.03.2024

Для учащихся старших классов сегодня был проведен Урок безопасности в сети интернет на тему «Осторожно, мошенники».
-
Шәмнәрдә күңел җылысы... 28.02.2024

Бөтен ил буйлап хәрбиләргә төрле яклап ярдәм итү оештырылган. Бу изге эшкә Чүти урта мәктәбе дә кушылды.Укучылар белән бергә СВО зонасындагы хәрбиләр өчен блиндаж шәмнәре ясалды.
Шушы шәмнәргә салынган күңел җылысы һәр солдатны җылытыр дип ышанабыз.
-
Очрашу мизгеле күңелле, бәхеткә күмә ул күңелне! 22.02.2024

21 нче февраль көнне Чүти урта мәктәбенең филиалы Олы Тәрбит башлангыч мәктәбенең 3 а сыйныфы укучылары һәм әти әниләре белән очрашу үтте. Очрашуны 3 нче сыйныф җитәкчесе Шәрәфетдинова Айсылу Миргумәр кызы “Дуслыкта көч” дип аталган осталык –дәресе белән башлап җибәрде. Очрашуның икенче өлешендә укучылар әти-әниләргә җыр, биюләр бүләк иттеләр. Концерттан соң бәйрәм спорт залында дәвам итте. Балалар әти-әниләре белән «Әти, әни һәм мин» дигән спорт ярышында катнаштылар. Ярыш бик күңелле үтте. Анда 8 гаилә катнашты. Балалар белән әти-әниләр төрле каршылыклар аша узды, ярышларда бирешмәскә тырышты. Очрашу ахырында мәктәп директоры Рәис Гәрәфтинович гаиләләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.





