Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Шатлык" села Большие Салтыки" Большесалтыковского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Олы Салтык авыл җирлеге "Олы Салтык авылының "Шатлык" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422820, Республика Татарстан, Камско-Устьинский район, с. Большие Салтыки, ул. 1 Мая, д. 26А |
| Телефон: | +7(843)-773-58-38 |
| E-Mail: | Shatlyk.Ds@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Детский сад "Шатлык" с.Большие Салтыки" |
| Руководитель: | Гизутдинова Эльмира Шагитовна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 3 |
| У нас учат: | 1 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Детский сад "Шатлык" села Большие Салтыки" Большесалтыковского сельского поселения Камско-Устьинского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Олы Салтык авыл җирлеге "Олы Салтык авылының "Шатлык" балалар бакчасы" муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе - новости
Страницы: << 31 32 33 34 ( 35 ) 36
-
Бездә бүген көз бәйрәме. 21.10.2016

-
Физик тәрбия шөгылендә сикерергә өйрәнәбез 19.10.2016

-
"Сөйләм телен үстерү"шөгылендә. 10.10.2016

-
Бәйрәмегез белән ,хөрмәтле тәрбиячеләр! 27.09.2016

Хөрмәтле тәрбиячеләребез!
Сезне чын күңелебездән һөнәри бәйрәмегез - Тәрбиячеләр көне белән котлыйбыз! Тәрбияче хезмәте – авыр һәм фидакарь хезмәт. Ул даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, көч-энергия һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугъры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Көчегез төкәнмәвен, эшләү дәрте сүрелмәвен, балалар белән үзара аңлашу һәм һөнәрегезгә тугрылык телибез. Һәрвакытта һәм һәркайда уңышлар юлдаш булсын!
Без телибез сезгә олы бәхет,
Озын гомер, бетмәс шатлыклар.
Барыр юлларыгыз озын булсын,
Ашыкмасын килер картлыклар.
Йөрәкләрдән чыккан назлы сүзләр
Күңелләрдә булган саф хисләр,
Озын гомер, якты тыныч тормыш –
Безнең сезгә әйтер теләкләр.
-
Конструирование - кору 26.09.2016

Көнбагыш чәчәге ясыйм,
Сары кыстыргыч алдым.
Эшем бетте,исем китте:
Кояшны ясаганмын.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез. 19.09.2016

Саф һавада тәрбияче апабыз юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтә.
-
Чәчәкләр арасында 09.09.2016

Безнең бакча яныбызны матур чәчәкләр бизи.
-
Бүген бәйрәм -Белем көне,мәктәпкә илтә юллар. 01.09.2016

Нәни дусларыбыз!Белем иле дигән серле дөньяга аяк бастыгыз, юлларыгыз уң булсын! Сезне алда мавыктыргыч та,сихерле дә , күңелле дә юллар көтә.Яңа уку елы котлы булсын! Уңышлар сезгә! "Шатлык " балалар бакчасы коллективы.
-
Август киңәшмәсендә. 25.08.2016

Укытучыларның август киңәшмәсендә безнең бакча кул эшләреннән күргәзмә һәм "роза чәчәге" булып киенгән чәчәк-кыз тәкъдим итте.
-
"ШАТЛЫК"балалар бакчасы яны 15.06.2016

Бакчабыз яны матур гөлләргә күмелсен әле.





