Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо-Юрашский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423619, Республика Татарстан, Елабужский район, с. Старые Юраши, ул. Школьная, д. 42 |
| Телефон: | +7(855)-577-11-52 |
| E-Mail: | dsstyurashs.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Старо-Юрашский детский сад" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Галеева Миляуша Каюмовна |
| Год основания учреждения: | 1980 |
| У нас учатся: | 10 детей |
| У нас учат: | 2 педагога |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Старо-Юрашский детский сад" Елабужского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 41 42 43 44 45 46 47 48 ( 49 ) 50 >>
-
Смотр-концертында 13.04.2016

Иске Юраш мәдәният сараенда авылның смотр-концерты булып узды. Безнең кечкенә генә артистларыбыз да үзләреннән өлеш керттеләр. Алар "Әй, әбием, әбекәй" җыры белән бәйрәмне башлап җибәрделәр. Әфәрин, балалар! Киләчәктә дә уңышлар телибез сезгә.
-
Күбәләгем оч әйдә! 05.04.2016

Бөҗәкләр дә уяна башладылар. Балалар белән яз килүенә сөенеп көн саен яңа яңалыклар ачабыз. "Солдатик"ларның уянганын инде байтактан күрсәк тә, күбәләкләрне күргәч бигрәк сөендек. Күбәләкне бүлмәбезгә алып кергәч, ул рәхәтләнеп очып, балаларыбызны куандырды.
-
Сәламәтлегебезне ныгытабыз 04.04.2016

Саф һавада уйнавы бигрәк рәхәт. Уйнап кына калмыйбыз, төрле кызыклы ярышлар да үткәрәбез. Балалар бигрәк йөгерергә яраталар. Зурларыбыз гына түгел, кечкенәләребез дә йөгерергә өйрәнделәр. Урамда мондый ярышлар үткәреп, сәламәтлегебезне ныгытабыз.
-
Кояш, катырак җылыт! 29.03.2016

Балалар язны сагындылар. Кечкенәләр кояшны матур итеп буясалар, зурларыбыз чәчәкләр төшерделәр.
-
Күчмә кошларыбызны сагындык. 24.03.2016

Күчмә кошларыбыз туган якларына кайта башладылар. Беренчеләрдән булып кара каргаларыбыз кайттылар. Озакламастан җырчы сыерчыкларыбыз да килерләр. Балалар бик матур итеп кошларыбызның рәсемнәрен альбом битләренә төшерделәр. Кайтыгыз кошкайларыбыз, кайтыгыз, без сезне бик сагындык.
-
Тәҗрибәләрне дәвам итәбез. 23.03.2016

Савытка боз кисәге салдык. Эрүен күзәттек. Кар кебек тиз эредеме? Эрегәч, нәрсәгә әверелде? Карның да, бозның да суга әверелгәнен белдек.
-
Кыш китәргә ашыкмый. 18.03.2016

-
Язның беренче чәчәге - умырзая. 15.03.2016

Кар эретеп чыккан умырзая
Нинди батыр, нинди сөйкемле!
Нечкә хисле, тәвәккәл һәм назлы
Хатын-кызның үзе шикелле.
-
Тәҗрибәләр үткәрәбез 14.03.2016 Бик уңышлы алымнарның берсе - тәҗрибәләр үткәрү. Тәҗрибәләр тирә-юнь белән таныштырганда күзәтү, уйлау сәләтләрен үстерә. Кар шарлары ясап, ике савытка салдык. Берсен җылыткыч янына, икенчесен өстәлгә куйдык. Кайсы савытта кар шары тизрәк эреде? Ни өчен? Кар нәрсәгә әйләнде?

-
Язның беренче бәйрәме белән!!! 08.03.2016

Хөрмәтле кызлар, әниләр!
Көннең яктылыгы кояшта,
Күкнең матурлыгы йолдызларда,
Җир йөзенең гүзәллеге - хатын-кызларда.
Сезне шул җир йөзен бизәгән 8 Март - халыкара хатын-кызлар көне белән тәбриклибез! Бәйрәмнең кайсы да тәнгә җиңеллек, рәхәтлек, җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне елмаеп баткан кояш матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен!









