Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan
Визитная карточка
| Адрес: | 423600, Республика Татарстан, г. Елабуга, ул. Б. Урманче, д. 7а |
| Телефон: | +7(855)-579-91-41;+7(855)-579-91-42 |
| E-Mail: | adymnar.elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МАОУ "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" ЕМР РТ, РТ АМР "Полилингваль белем бирү комплексы "Адымнар - Алабуга" МАБУ |
| Руководитель: | Махмутов Айзат Гамирович |
| Год основания учреждения: | 2020 |
| У нас учатся: | 1200 учащихся |
| У нас учат: | 79 учителей, языки обучения: русский, татарский, английский |
Муниципальное автономное общеобразовательное учреждение "Полилингвальный образовательный комплекс "Адымнар - Алабуга" Елабужского муниципального района Республики Татарстан, Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «Полилингваль белем бирү комплексы «Адымнар - Алабуга» гомуми муниципаль автономияле белем учреждениесе, Municipal autonomous general educational institution "Multilingual educational complex "Adymnar - Alabuga" Yelabuzhsky municipal district of the Republic of Tatarstan - новости
Страницы: << 61 62 63 ( 64 ) 65 66 67 68 69 70 >>
-
Заман белән бергә атлыйбыз 27.08.2022

2022нче ел – Россиядә “Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау”, Татарстан Республикасында “Цифрлаштыру” елы уңаеннан “Адымнар-Алабуга” күптелле белем бирү комплексында татар теле кабинетларына халкыбызның бөек шәхесләре, шагыйрь һәм язучылар исеме бирелде. Мәктәбебезнең татар теле блогында урнашкан 7 татар теле һәм әдәбияты кабинеты агымдагы елдан Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Абдулла Алиш, Ризаэддин Фәхреддин, Гөлзада Әхтәмова, Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин исемен йөртә. Кабинетларга элмә такталар эшләттек. Үзебез әзерли торган мәгълүматларны туплау өчен махсус электрон кабинетлар булдырдык, аңа QR-код аша кереп була. Бу укучыларга үзләренең эшләрен күрергә, шул ук вакытта, яңа мәгълүмат тупларга ярдәм итә. Электрон кабинетлар даими рәвештә тулыландырып барыла. Һәр кабинетта стеналарга күренекле шәхесләребезнең канатлы сүзләрен урнаштырдык. Болардан тыш, кабинетларда укучылар белән төрле чаралар үткәрелә, балалар әлеге әдипләребезнең иҗатлары белән һәрдаим танышып торалар.
Әлеге исемнәрне биреп без татар теле кабинетларын шушы шәхесләр турындагы материаллар белән баетуны, укучыларга аларның тормыш һәм иҗат юлын тирәнтен өйрәтүне үзебезгә бурыч итеп куйдык.
Кабинетларга исем бирү, аларны китаплар белән тулыландыру һәм башка интерактив җайланмалар алу өчен “Татнефть” Хәйрия фонды зур ярдәм күрсәтте. 2021-2022 уку елында «Адымнар-Алабуга» күптелле белем бирү комплексының татар теле һәм әдәбияты укытучылары “Татнефть” Хәйрия фондының грантын отты. Алга таба 800 мең сум күләмендәге грант акчаларына “Татар интерактив остаханәсе” оештыру күздә тотыла. Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыруның төрле юлларын эзлибез. Бу юнәлештәге эшчәнлегебезгә ярдәм күрсәтүче “Татнефть” Хәйрия фондына зур рәхмәт белдерәбез.
-
Проект «Школьный интерактивный Музей Языков» 25.08.2022

В концепции полилингвального образовательного комплекса «Адымнар-Алабуга» отражается высокий потенциал культурной и профессиональной социализации обучающихся на основе национальной и мировой культуры, философии взаимоуважения и согласия. При поддержке БФ «Татнефть» был реализован инновационный образовательный проект «Школьный интерактивный Музей языков», который направлен на всестороннее развитие учащихся и внесёт достойную лепту в воспитание патриотизма, поможет воспитать в наших детях чувство достоинства и гордости, ответственности и надежды, раскрыть истинные ценности семьи, нации и Родины.
Музей будет иметь практическое применение, а интерактивные методические пособия и оборудование помогут погрузиться в увлекательное путешествие по всему миру, узнать много интересного и полезного. Музейные занятия позволят приобщить всех участников образовательного процесса к культуре, традициям и обычаям разных народов. Дальнейшая реализация проекта позволит увеличить количество учащихся, принимающих активное участие в проектной и научно-исследовательской деятельности, повысить мотивацию к обучению.
-
Прием в 10 класс / 10 нчы сыйныфка кабул итү 23.08.2022

Уважаемые родители и учащиеся выпускных классов. Прием учащихся в 10 классы на 2022-2023 учебный год завершён.
Хөрмәтле ата-аналар, чыгарылыш сыйныф укчылары. 2022-2023 нче уку елында 10 нчы сыйныфка укучылар кабул итү туктатылды.
-
Собрание родителей будущих первоклассников/Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы 22.08.2022

Приглашаем родителей будущих первоклассников на собрание, которое состоится 24 августа в 18:15 в актовом зале школы.
Булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналарын 24 августта 18.15 сәгатьтә мәктәпнең актлар залында узачак җыелышка чакырабыз.
-
"Детский телефон доверия" 15.08.2022

"Психология әлифбасы" остаханәсе эше кысаларында балалар белән ышанчы телефоны буенча дәресләр үткәрелде. Аларның максаты - балаларда «Балалар ышаныч телефоны (8-800-2000-122)» ашыгыч психологик ярдәм хезмәтенең эшләве турында күзаллаулар формалаштыру. Балаларга төрле авыр тормыш ситуацияләре һәм кыенлыклар белән очрашканда чыгу юлын нәкъ менә әлеге номерга шалтыратып белергә булы аңлатылды.
В рамках работы мастерской "Азбука психологии" с ребятами проведены занятия, целью которых являлось формирование у детей представлений о функционировании службы экстренной психологической помощи «Детский телефон доверия (8-800-2000-122)». У ребят сформировалось представление о различных трудных жизненных ситуациях и способах выхода из кризисных состояний. Основной акцент был сделан на мотивацию детей при необходимости обращаться в службу "Детский телефон доверия"
#детскийтелефондовериятатарстан, #детскийтелефондоверия, #88002000122, #гбу_рцмипп
-
Бөтендөнья яшьләр көне 12.08.2022

12 август - «Бөтендөнья яшьләр көне». Безнең лагерьда һәр җомга, гадәттәгечә, иртәнге ашка кадәр «Аулак өй» чарасы үткәрелә. Балалар татар халкының гореф-гадәтләрен кабатлыйлар, милли уеннарын уйнап, җырларын җырлап күңел ачалар. Кич белән «Сәләт йолдызы» концертында нәни йолдызчыкларыбыз безне кабат матур чыгышлары белән сөендерделәр!
12 августа - «Всемирный день молодёжи». В нашем лагере каждую пятницу, по традиции, до завтрака проходит мероприятие «Аулак өй», где дети повторяют традиции татарского народа, играют в национальные игры и поют песни. А вечером на концерте «Сәләт йолдызы» наши звёздочки в очередной раз продемонстрировали свои таланты!
-
Әйдаманнар бәйгесе 11.08.2022

Бүген «Хыял» лагеренең «Сәләт» сменасында әйдаманнар арасында бәйге узды. Көн вакыйгаларга бик бай һәм мавыктыргыч булды. Әйдаманнар көне буе балалар белән уеннар, квестлар, викториналар үткәрделәр. Барысы да бик оста эшләделәр һәм үзләренең оештыру сәләтен күрсәттеләр. Ә төштән соң алар үзләренең визиткаларын һәм иҗади номерларын күрсәттеләр. Барлык катнашучылар да төрле номинацияләрдә дипломнар алдылар. Липатова Анна «Иң яхшы әйдаман» кубогына лаек булды. Барлык катнашучыларны котлыйбыз һәм аларга киләчәктә дә уңышлар телибез!
Сегодня в лагере «Хыял» в смене «Сәләт» прошёл конкурс среди айдаманов. День был очень насыщенный и увлекательный! Айдаманы целый день проводили с детьми игры, квесты, викторины. Все отлично справились и проявили свои организаторские способности. А после обеда они представили свои визитки и творческие номера. Все участники получили дипломы с различными номинациями. Липатова Анна стала достойной обладательницей кубка «Лучший айдаман». Поздравляем всех участников и желаем им дальнейших достижений целей!
-
Шахмат турниры 10.08.2022

Бүген безнең «Хыял» лагеренда шахмат буенча ярыш узды. Иң элек сайлап алу туры үткәрелде, анда берничә бала үзләрен актив күрсәтте. Финал уеннарында Прохин Матвей җиңү яулады.
Көннең икенче яртысында, тәмле төшке аштан соң, без барыбыз да стадионга безнең «Алабуга» футболчылары өчен җан атарга бардык.Сегодня в нашем лагере «Хыял» прошло соревнование по шахматам. Первым делом был проведён отборочный тур, в котором несколько ребят активно проявили себя. В финале победителем стал Прохин Матвей.
Во второй половине дня, после плотного и вкусного обеда, мы все дружно отправились на стадион поддержать наших футболистов команду «Алабуга». -
Мода көне 09.08.2022

Бүген безнең мәктәп яны лагерында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн узды. Мондый эссе һавада балалар рәхәтләнеп бассейнда коендылар.
Көннең икенче яртысында «Мода көне» бәйрәме узды. Әлеге чара кысаларында балалар үзләренең әзерләнгән киемнәрен күрсәттеләр, бу эстетик зәвык формалаштыруга ярдәм итте.Сегодня в нашем пришкольном лагере прошел еще один интересный и увлекательный день. В такую жаркую погоду ребята с удовольствием купались в бассейне.
Во второй половине дня прошло мероприятие «Показ моды». В рамках этого мероприятия дети демонстрировали свои подготовленные наряды, это способствовало формированию эстетического вкуса. -
Бөтендөнья мәчеләр көне 08.08.2022

Бүген, 8 август - «Бөтендөнья мәчеләр көне». Лагерьда ял итүче балалар остаханәләргә кадәр үзләренең песиләре турында презентация әзерләделәр. Ә кич белән барсы да «Песи» җырын тыңладылар, яраткан песиләре турында сөйләделәр, «Песием» уенын уйнадылар, шулай ук «Кошкин дом» мультфильмын карадылар. Бүгенге көн кызыклы һәм эчтәлекле узды, балаларда уңай тәэсир калдырды.
Сегодня, 8 августа - «Всемирный день кошек». До мастерских ребята готовили презентацию о своих домашних питомцах. А вечером все с удовольствием послушали песню «Кошка», рассказывали о своих любимцах, играли в игру «Песием», а также смотрели мультфильм «Кошкин дом».
День был веселый и познавательный, у ребят остались позитивные впечатления.











