Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | здание №1: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тугарова, д. 6, здание №2: 423600, РТ, г. Елабуга, ул. Тойминская, д. 2 |
| Телефон: | +7(855)-577-83-19 |
| E-Mail: | G2.Elb@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ |
| Руководитель: | Гадельшина Эльмира Ильдаровна |
| Год основания учреждения: | 1992 |
| У нас учатся: | 252 учащихся; из них иностранных граждан: 1 учащийся |
| У нас учат: | 23 педагога; язык обучения: русский, татарский |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Гимназия №2» Елабужского муниципального района Республики Татарстан/Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районы «2 нче гимназия» гомуми белем муниципаль бюджет учреждениесе - новости
Страницы: << 71 72 73 ( 74 ) 75 76 77 78 79 80 >>
-
Региональный научно-методический семинар на тему: «Качество образования: условия, образовательный процесс, результат» 10.03.2017
Сегодня на базе МБОУ «Гимназия №2» ЕМР РТ прошел региональный научно-методический семинар на тему: «Качество образования: условия, образовательный процесс, результат». Цель данного мероприятия заключалась в представлении и обобщении опыта работы гимназии по повышению качества образования. Для реализации цели были поставлены такие задачи, как повышение профессиональных компетенций, повышение интереса к использованию новых образовательных технологий в обучении (развитие критического мышления, проблемный диалог и другие). Участниками семинара были методисты и специалисты МКУ «Управление образования Елабужского муниципального района», заместители директоров по национальной работе, руководители ШМО учителей филологического и естественно-математического цикла, учителя г. Набережные Челны, г.Заинск, Менделеевского муниципального района, а также к.п.н., доцент кафедры русского языка и литературы ЕИ КФУ Пупышева Е.Л. Семинар открыл директор МБОУ «Гимназия №2» ЕМР РТ Ильсур Ильданович Адиятуллин, после чего перед гостями выступил детский театральный коллектив гимназии «Татар сөйләм культурасы» под руководством заслуженного работника культуры РТ Низамовой Н.Б. Семинар состоял из четырех этапов. На первом этапе учителями были проведены открытые уроки в среднем и старшем звене. На втором этапе наряду с открытыми уроками были проведены внеклассные мероприятия. На третьем этапе семинара Евгения Леонидовна Пупышева, к.п.н., доцент кафедры русского языка и литературы ЕИ КФУ, провела с педагогами мастер-класс по теме «Кейс-технологии как один из инновационных методов образовательной среды». На заключительном этапе семинара был организован круглый стол, на котором своим передовым педагогическим опытом поделились учителя из других районов Республики Татарстан. Семинар был проведен на высоком методическом уровне. Методы и формы работы, продемонстрированные педагогами гимназии, будут применяться участниками семинара для организации образовательного процесса в своих школах. -
С Международным Женским днем! 08.03.2017
Сегодня чудный праздник, сегодня праздник Дам,8 марта утром постучалось к нам.И я хочу, коллеги, здоровья пожелать,Счастливыми быть вечно, как розочки цвести,Чтобы горели в сердце лучики любви,Чтобы вы светились счастьем, сияли изнутриИ исполнялись в праздник женские мечты!Директор МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ -
"Гимназия гүзәле" исеменә кем лаек булды? 06.03.2017

Яз җитә. Табигать уяна. Безнең гимназия гүзәлләре дә бу вакытны зарыгып көтәләр. Алар бүген бездә үткән "Гимназия гүзәле" бәйгесендә катнаштылар. Һәр сыйныф гүзәле үзен тамашачылар белән төрлечә таныштырды: Моратова Айгизә һәм Корбанова Дания җырлар башкардылар, Әхмәтова Альбина татарча матур итеп биеп күрсәтте, Ямалеева Әдилә үзе турында шигырь сөйләде, Шәвәлиева Әдилә видео төшерде... Бәйгедә кызларны төрлечә сынап карадылар: алар өйне дә җыештырдылар, татар хатын-кызларының борынгыдан килә торган гадәтләрен дә искә төшерделәр, матур прическа ясауда һәм "Интеллектуаллар" биремендә дә осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәмгә килгән укучылар, укытучылар, жюри әгъзалары - барысы да гүзәлкәйләргә сокланып утырды. Нәтиҗәләр ясау да кыенлашты. Шуңа күрә катнашучы кызлар барысы да төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Афәрин! Котлыйбыз!
-
"Никотинга хөкем" 03.03.2017

Бүген химия атналыгы кысаларында химия һәм география укытучысы Шәвәлиева Ф.Ә. тарафыннан 8-11 нче сыйныф укучылар өчен "Никотинга хөкем" дип исемләнгән рольле уен үткәрелде. Бу дәрес никотин, тәмәке төтененең составы һәм бу матдәләрнең кеше организмына йогынтысы турында яңа белемнәр алу дәресе булды.
Сегодня в рамках Недели химии для учащихся 8-11-х классов учителем химии и географии Шавалиевой Ф.А. была проведена ролевая игра «Суд над никотином». Это интегрированный урок получения новых знаний о никотине, составе табачного дыма и влиянии этих веществ на организм человека.
-
Гомуми ата-аналар җыелышы 01.03.2017

Бүген безнең гимназиядә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Җыелышта укучыларда сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру турында сораулар күтәрелде. Алабуга шәһәренең прокурор ярдәмчесе Басырова Г.М. "Интернет челтәрендә куркынычсызлык" һәм ООО "Барсмед"ның баш табибы Шарафеев Э.Ф. "Сәламәтлегебез - безнең байлык" темаларына чыгыш ясадылар. Гимназия директоры Әдиятуллин И.И. әти-әниләрне 2016-2017 нче уку елының икенче яртыеллыгында укыту-тәрбия эше белән таныштырды.
Сегодня в МБОУ "Гимназия №2" ЕМР РТ прошло общешкольное родительское собрание, где были подняты вопросы формирования здорового образа жизни учащихся. Выступили старший помощник Елабужского городского прокурора Басырова Г.М. с темой "Безопасность в сети Интернет" и главный врач ООО "БАРСМЕД" Шарафеев Эмиль Фидаилевич с темой "Наше здоровье - наше богатство". С учебно-воспитательным процессом II полугодия 2016-2017 учебного года ознакомил родителей директор гимназии Адиятуллин И.И.
-
Кышны озату бәйрәме 26.02.2017
Бүген алабугалылар май чабу атнасының соңгы көнен бәйрәм иттеләр. Ленин мәйданында күп кеше җыелды, шулар арасында безнең гимназия укучылары һәм укытучылары да булды. Бөтен мәйданга таралган коймак исе кешеләрне ымсындырып торды. Бәйрәмгә килгән кунаклар коймакларны бушлай да, акчага алып та авыз итә алдылар. Балалар өчен дә аерым палатка куелган иде. Шунда аларга үзләренә коймак пешерергә мөмкинлек булдырылды. Шулай ук бәйрәмнең нәни кунаклары өчен дә төрле бәйгеләр оештырылды. Балалар бик теләп катнаштылар. -
"23 нче февраль - Ватанны саклаучылар көне" белән! 23.02.2017
Туган илне саклау ирләр эше
Сез акларга тиеш өметне.
Мактау белән искә ала һәркем
Ил сакчысы дигән егетне…
Әйе, ирләр эше – илне саклау,
Сезнең эшкә кызлар йөгермәс.
Шуны аңлый белгән егетләр дә
Беркайчан да сынмас, җиңелмәс! -
"Ягез әле, егетләр!" 22.02.2017

Бүген 1 нче мәктәптә "Ягез әле, егетләр!" бәйгесе үтте. Безнең гимназия данын 6 нчы сыйныф укучысы Хәкимҗанов Инсаф яклады. Егетләр көчләрен төрле биремнәрдә сынадылар: үз-үзләре белән таныштырдылар, мәкальләр белүен күрсәттеләр, татарча, кадриль, моряк биюләрен биеп, төймә тагып, кызларга чәч үреп, барыбызны да таң калдырдылар. Инсафка "Иң оста мәкальләр белүче" номинациясендәге диплом бирелде. Афәрин, Инсаф, без сине барыбыз да котлыйбыз!
-
"Аҗаган - 2017" 22.02.2017

Бүген гимназиядә героик тәрбия бирү айлыгы кысаларында "Аҗаган" исемле хәрби спорт ярышлары узды. 1-11 нче сыйныф укучылары өчен саф һәм җыр карау оештырылды. Укучылар сыйныфлары белән бер-бер артлы жюри яныннан тигез сафлары белән үттеләр, хәрби төзеклекне, сафны тоту, командада эшләү осталыкларын күрсәттеләр. Уеннар дәвамында отрядлар киртәләр аша үтү күнекмәләрен, яралыларны күчерү осталыкларын күрсәттеләр, гранаталарны ыргыту серләрен ачтылар, аркан тартуда иң көчлеләрне сайладылар, катлаулы хәрби хәбәрләрне аңлатуда күнегүләр башкардылар һ.б. Шундый чаралар чын ватанпәрвәр шәхесләрне үстерергә, туган илең өчен горурлану хисләрен тәрбияләргә ярдәм итә.
-
21 нче февраль - Халыкара туган тел көне! 21.02.2017

Бүген -21 нче февраль. Һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Бу көн 2000 нче елда ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Бүген дөнья халыклары 6 мең телдә сөйләшә. Һәркем өчен дөньядагы иң кадерлесе – беренче сөйләшә башлаган ана теле. Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә, тигез дип таныла, чөнки аларның һәркайсы кеше язмышы өчен җавап бирә һәм без аны сакларга тиешбез. Безнең гимназиядә дә бүген алдан ук билгеләнгән план буенча кроссвордлар, ребуслар, башваткычлар чишү көне булды. Укучылар туган телдә бирелгән биремнәрне бик теләп һәм тиз җавап бирә алдылар.










