Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение "Шланговский детский сад" Дрожжановского муниципального района РТ
Визитная карточка
| Адрес: | 422474, Республика Татарстан, Дрожжановский район, с. Шланга, ул. Ленина, д. 26 |
| Телефон: | +7(843)-753-91-18;+7(937)-774-68-16 |
| E-Mail: | Shlangovskiy.Mbdou@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ "Шланговский детский сад" |
| Руководитель: | Аббазова Альфия Нургалиевна |
| Год основания учреждения: | 1986 |
| У нас учатся: | 10 детей |
| У нас учат: | 1 педагога |
-
Бөек Җиңү көне мөбарәк булсын! 08.05.2026

Кадерле Бөек Ватан сугышы ветераннары! Тыл хезмәткәрләре! Сугыш елы балалары! Хөрмәтле милләттәшләр!
Илебез Бөек Җиңүнең 81 еллыгын бәйрәм итә. Җиңү көне безгә миллионнарның каны һәм җаны бәрабәренә яулануы белән бөек, изге һәм кадерле. Сугыш тәмамланганга 81 ел үтсә дә, хәтер яши, хәтер мәңгелек. Ватан өчен дәһшәтле көрәштә кан койган ветераннарның яралары да гомерлек. Тән яралары төзәлсә дә, җан яраларының сыкрауларын, газиз ирләрен яу кырында югалткан толларның йөрәкләре сулкылдауларын, ә сугыш елы балаларының әрнү-сагышларын оныта торган түгел…
-
Поздравляем! 28.04.2026

Наш воспитанник Бурчаклы Расим участвовал на Республиканской олимпиаде для дошкольников "Юный Эрудит". Он награжден дипломом 1 степени. Молодец, поздравляем!
-
Без Тукайны укыйбыз 25.04.2026

Тукай! Күпме кеше зур горурлык һәм илаһи мәхәббәт белән телгә ала бу исемне. Тукай ул халкыбызның йөзен, рухи асылын чагылдыра. Тукай ул, еллар үткән саен, биеккәрәк күтәрелә бара.
Тукайны укыганда хәйран каласың: сәламәтлеккә дә туймаган, ябык кына, кечерәк буйлы бу кешегә шулкадәр рухи биеклек каян килде икән? Күрәсең, халыктан – халык белән берегүдәндер. Табигать Тукайга бөек талант та биргән – шулкадәр аз вакыт эчендә 10 мең шигырь, илле табактан артык чәчмә әсәр язып калдыра алмас иде. Шагыйрьнең үлемсез иҗаты – шигырь һәм поэмалары, мәкалә һәм хатлары, очерк һәм фельетоннары бүген дә безнең замандашлар булып яши, шигъри җанлы халык күңеленең йә нечкә кылларын тибрәтә. Тукайга багышлап, аның иҗатыннан илһам алып, халкымның әнә күпме ул һәм кызлары аңа булган ихтирам-хөрмәтен шигъри калыпка салырга тырышкан. Шундый күңел җимешләренең бер ишесен Тукаебызның тууына 140 ел тулуны билгеләп үткән көнннәрдә балалар белән шигырьләр укыдык.






