Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул Школьная , д.4а |
| Телефон: | +7(843)-423-02-25 |
| E-Mail: | Sadel.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Адельшинская СОШ" |
| Руководитель: | Хасанова Гульнара Саубановна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 27 учащихся/ Бездә 27 укучы белем ала/ Из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 11 учителей/ Бездә 11 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 114 ( 115 ) 116 117 118 119 120
-
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу 26.04.2012

Г.Тукай бәйрәме аңа багышлап куелган һәйкәл янында дәвам итте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
-
Мәктәптә өмә
21.04.2012
Шимбә көнне мәктәбебездә өмә узды. 5-6нчы сыйныфлар мәктәп стадионын тырмаладылар, 7-8 нче сыйныфлар Гаделша, Дүрт Өйле авылы юлларын чистарттылар, 9-10 нчы сыйныфлар мәктәп янын чүпләрдән чистарттылар. Ә 11нче сыйныф укучылары Гаделша авылының сугышта катнашучыларга куелган һәйкәл тирәсен чистартуда катнаштылар.
- Наставник года 13.04.2012
-
П.А.Столыпинның тууына 150 ел.
12.04.2012
Тарих укытучысы Муртазина Л.А. 9-10 нчы сыйныфлар белән П.А.Столыпинның тууына 150 ел тулуга багышланган дәрес уздырды. 10нчы сыйныф укучылары Рахматуллин Фәнис һәм Загидуллин Салават Столыпинның тормыш юлына, эшчәнлегенә багышланган презентацияләр әзерләгәннәр.
-
12 апрель - Космонавтика көне
12.04.2012
Космонавтика көненә багышлап физика укытучысы Рахматуллин Ш.Т. 7- 8нче сыйныфлар белән "Поле чудес" уздырды. Уенда 7нче сыйныфтан Сафиуллин Илмир, Валиуллина Энҗекәй, Гарифуллина Кадрия, 8нче сыйныфтан Шагвалиев Айдар, Махмутова Сөмдел, Хамидуллин Раиф, Галимова Илүзә, Ибрагимова Илүзә актив катнаштылар.
-
"Мастерами славится Россия" 06.04.2012

"Мастерами славится Россия" конкурсына җибәрү өчен укытучылар һәм укучылар кул эшләре әзерләделәр.
-
4нче сыйныфлар олимпиадасы
03.04.2012
4нче сыйныф укучылары арасында уздырылган фән олимпиадаларында катнашу өчен башлангыч сыйныф укытучысы Хайруллина Р.Ш. укучылар белән ныклы әзерлек алып барды. Нәтиҗәдә Загидуллина Алсу татар теленнән призер исеменә лаек булды. Рушания Шакирҗановнаны һәм Алсуны җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә уңышлар телибез!
-
Кошлар көне
02.04.2012
Мәктәбебездә "Канатлы дусларыбыз" исемле кошлар көне узды. Укучылар сыерчык оялары ясадылар, кошлар турында табышмаклар, сынамышлар әзерләделәр, биология укытучысы Гарифуллин Фәрит Исмагилович әзерләгән кызыклы викторина сорауларына җавап бирделәр, җырлар җырладылар. 11нче сыйныфлар әзерләгән "Кошлар тавышы" исемле презентация күрсәтелде.
-
Әдәби-музыкаль кичә
28.03.2012
Мәктәбебездә, әдәби-мирас елына уңаеннан, "Ак калфаклы сандугач" исемле татар халкының композиторы Сара Садыковага багышланган әдәби-музыкаль кичә узды.
-
" Белемгә старт" зональ форумы 28.03.2012

Чистай педагогия училищесы уздырган "Белемгә старт" зональ форумының "Минем туган ягым тарихы" темасына багышланган үзлектән язылган шигырь конкурсында татар теле укытучысы Хаматгалимова Алсу Сабирҗановна үзенең 11 нче сыйныф укучысы Хисматуллина Айзилә белән катнаштылар. Әзерлек бушка китмәде, Айзилә беренче урынны алды.





