Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе
Визитная карточка
| Адрес: | 422964, Республика Татарстан, Чистопольский район, с. Татарское Адельшино, ул Школьная , д.4а |
| Телефон: | +7(843)-423-02-25 |
| E-Mail: | Sadel.Ctp@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Адельшинская СОШ" |
| Руководитель: | Хасанова Гульнара Саубановна |
| Год основания учреждения: | 1982 |
| У нас учатся: | 27 учащихся/ Бездә 27 укучы белем ала/ Из них иностранных граждан 0 |
| У нас учат: | 11 учителей/ Бездә 11 укытучы белем бирә |
Муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Адельшинская средняя общеобразовательная школа» Чистопольского муниципального района Республики Татарстан/ Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы "Гаделша урта гомуми белем мәктәбе" муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе - новости
Страницы: << 111 112 113 ( 114 ) 115 116 117 118 119 120
-
Лагерь ачылды. 01.06.2012

Мәктәбебездә "Әкият" һәм "Дуслык" ял һәм эш лагерьлары ачылды, 50 укучыбыз 18 көн күңелле ял итәчәкләр, уеннар уйнаячаклар, бакчада эшләячәкләр.
-
Соңгы звонок 25.05.2012

Мәктәбебездә 8 укучы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады.
-
4нче сыйныф укучыларын варисларга алу 18.05.2012

Дружина сборында 4 нче сыйныф укучыларын варисларга алу узды. Отрядлар педагог - организаторга рапорт бирделәр, варислар нинди булырга тиеш икәнен укучыларга сөйләделәр. Ә 4 нче сыйныф укучылары җырлар җырладылаар, шигырьләр сөйләделәр, театрдан өзек күрсәттеләр.
-
Конкурслар 17.05.2012

Укучыларыбыз Чистай сәнгать мәктәбе уздырган "Мастерами славится Россия" исемле конкурста үзләре бәйләгән, ясаган әйберләр белән катнашып дипломнар белән бүләкләнделәр:
- 2нче сыйныфтан Сабирзянова Адиләне,
- 4нче сыйныфтан Рахматуллина Әлфирәне, Халиуллина Гөлсинәне,
- 8нче сыйныфтан Мингалимова Алинәне, Нургалиева Айгөлне, Шагвалеев Айдарны
һәм укытучыларыбыз Сабирзянова Алинә Илгизәровнаны, Халиуллина Алсу Юнусовнаны җиңүләре белән котлыйбыз.
-
Юлларда сак булыгыз!
15.05.2012
14нче май көнне мәктәбебездә юл йөрү кагыйдәләренә багышланган чаралар узды:
- башлангыч сыйныфларга "Сак булыгыз, зур юлларда" исемле презентация күрсәтелде,
- 5-11 нче сыйныф укучыларына "Юлда йөрү кагыйдәләре" буенча әңгәмәләр узды, мотоцкларда, скутерларда йөрмәскә дигән кисәтү ясалды.
-
Җиңү бәйрәме 10.05.2012

Бөек Җиңүнең 67 еллыгын без Авыл Мәдәният йортына тыл ветераннарын чакырып бәйрәм иттек. 8нче сыйныф укучылары "Сезнең тормыш - үзе батырлык" исемле монтаж күрсәттеләр, башка класслар җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр. Бигрәк тә 1нче сыйныф кызларының биюе, 4нче сыйныф укучыларының "Җиңү көне" исемле җыры килгән кунакларга бик ошады. Традицияне дәвам итеп, 11нче сыйныф укучылары Сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салдылар.
-
Г.Тукайның туган көне 26.04.2012

Бөек шагыйребез Г.Тукайның туган көненә багышлап татар теле укытучысы Хаматгалимова А.С.һәм китапханәче Гарифуллина Л.Ф. 5-11нче сыйныф укучыларына "Тукайның тормыш юлы" исемле презентация күрсәттеләр.
-
Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу 26.04.2012

Г.Тукай бәйрәме аңа багышлап куелган һәйкәл янында дәвам итте. Укучылар шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
-
Мәктәптә өмә
21.04.2012
Шимбә көнне мәктәбебездә өмә узды. 5-6нчы сыйныфлар мәктәп стадионын тырмаладылар, 7-8 нче сыйныфлар Гаделша, Дүрт Өйле авылы юлларын чистарттылар, 9-10 нчы сыйныфлар мәктәп янын чүпләрдән чистарттылар. Ә 11нче сыйныф укучылары Гаделша авылының сугышта катнашучыларга куелган һәйкәл тирәсен чистартуда катнаштылар.
- Наставник года 13.04.2012





