Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << ( 81 ) 82 83 84 85 86 87 88 89 90 >>
-
Су көне 19.07.2019

Бүген кояшлы якты көндә безнең балалар бакчасында Су көненә багышланган бәйрәм узды.
Сегодня, в такой солнечный и ясный денек, в нашем детском саду прошел праздник, посвященный "Дню воды".
-
Янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәт 17.07.2019

Балаларны, янгын сүндерүчеләр хезмәте белән якыннынрак таныштыру максаты белән без бүген янгын сүндерүчеләр иленә сәяхәтткә бардык. Белемнәребезне тирәнәйтеп, янгын вакытында үз үзеңне тоту кагыйдәләрен ныгытып кайттык.
-
Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүен дәвам итү 16.07.2019

Бүген бездә кунакта ПДН балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлегеннән Галиуллина Зөлфира Шагитовна булды. Ул балаларга юл йөрү кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәргә кирәклеген төшендерде.
-
Кунакта Шүрәле. 12.07.2019

Бүген безгә кунакка Шүрәле белән урман җәнлекләре килде. Алар безгә төрле уеннар һәм кызыклы сюрпризлар оештырдылар.
-
Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез! 11.07.2019

Безнең экологик тәрбия җәй көне күбрәк бирелә. Без балалар белән тирә-юньдәге матурлыкка сокланабыз. Бөҗәкләрне, кошларны танырга, табигатьтәге үзгәрешләрне күрә белергә өйрәнәбез. Шул ук вакытта табигатьне сакларга, әйләнә-тирәбезне чиста тотырга да өйрәтәбез. Менә без бүген үзебезнең участогыбызны чүп-чардан арындырдык. Коелган алмаларны җыйдык. Хезмәткә кечкенәдән өйрәнәбез!
-
Без яратабыз сине, Чирмешән! 10.07.2019

Балалар белән туган ягыбызны – Чирмешәнне өйрәнүне дәвам итеп, бүген караван сарай янына сәяхать ясадык. Мондагы матур фонтан һәр кешене үзенә тартып тора. Фонтан янында уйнадык, чәчәк түтәлләренә сокландык. Бик рәхәт булды. Сез дә килегез! Чирмешәнгә рәхим итегез!
-
Чәчәк кибетенә сәяхать 09.07.2019

Без балаларыбыз белән чәчкләр үстерергә бик яратабыз. Шуның өчен яныбызда урнашкан чәчәк кибетенә дә сәяхать ясарга уйладык. Монда Алия һәм Ләйлә апалар эшли. Алалр мондагы чәчәкләр белән таныштырдылар, орлыклар турында да сөйләделәр. Балаларга монда бик охшады.
-
Зоомагазинга сәяхәт 08.07.2019

Без балалар белән “Зайка” (зоомагазин) кибетендә кунакта булдык. Монда бик күп төрле балыклар, йорт куяннары, хомяклар бар икән. Балаларга Алинә апалары алар турында бик теләп сөйләде. Балалар мондагы балыкларны бик теләп ашатып та карадылар.
-
Сак җәяүле атналыгы 05.07.2019

Безнең балалар бакчасында “Сак җәяүле атналыгы” узды. Бүген без “Урам һәм светофор белән танышу көне “ үткәрдек. Балалар белән юл билгеләрен, юлда йөрү кагыйдәләрен кабатладык. Шуннан соң балалар бакчасы янындагы перекрестокка белгән белемнәребезне ныгытыр өчен экскурсиягә бардык. Бергәләп юл аркылы чыктык. Светофорны күзәттек. Юл билгеләрен карадык.
-
Экологик тәрбия 04.07.2019

Безнең балалар бакчасында экологик тәрбиягә зур игьтибар бирелә. Җәйге чарада да шушы тәрбияне дәвам итеп без балалар белән чәчәкләргә сокланып кына калмыйбыз, аларны чүп үләннәреннән арындырабыз, төпләрен йомшартабыз. Шулай хезмәткә өйрәнәбез.









