Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан
Визитная карточка
| Адрес: | 423100, Республика Татарстан, Черемшанский район, село Черемшан, ул. М.Титова, 24 |
| Телефон: | +7(843)-962-52-70 |
| E-Mail: | Gulfia.Ibyatova@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБДОУ " Черемшанский детский сад №3 " Родничок" |
| Руководитель: | Ибятова Гульфия Марсовна |
| Год основания учреждения: | 1985 |
| У нас учатся: | 65 |
| У нас учат: | 10 |
Муниципальное бюджетное дошкольное образовательное учреждение «Черемшанский детский сад №3 «Родничок» Черемшанского муниципального района Республики Татарстан - новости
Страницы: << 71 72 73 74 75 76 77 78 79 ( 80 ) >>
-
Сәламәтлек атанасы 12.08.2019

Балаларда сәламәт тормыш рәвешенә карата уңай караш тудырыр өчен сәламәтлек атнасы үткәрелде. Балаларга сәламәтлекне ничек сакларга турында презентацияләр һәм мультфильмнар күрсәтелде Бүген Мойдодыр көне үткәрелде. Шәхси гигиенаны ничек тәртиптә тотарга икәнлеген балаларга өйрәттек.
С целью формирования у детей положительного отношения к здоровому образу жизни была проведена неделя здоровья. Детям были показаны презентации и мультфильмы о том, как надо заботиться о своем здоровье. Сегодня был проведен день Мойдодыра. Тем самым воспитывается потребность ребят в соблюдении правил личной гигиены.
-
Экология сукмагында сәяхәт 09.08.2019

Балаларның экологик тәрбиясен үстерү һәм табигатьне саклау, аңа сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан без экология сукмагында сәяхәтебезне дәвам итәбез.
В целях экологического воспитания ребёнка, как источник его культурного поведения в природе и бережного отношения к ней, мы продолжаем наше путешествие по экологической тропе.
-
Сәяхәт атнасы 06.08.2019

Бу атна сәяхәт темасына багышланган. Беренче көнне үк балалар сәяхәттә иң кирәкле ярдәмчеләр белән танышты. Ул глобус белән карта. Алар глобус җир шарының моделе, ә карта җир өсте сурәтенең чагылышы икәнлеген өйрәнде. Картада балалар елагалар, диңгез, океан һәм башка географик объектларны тапты.
Эта неделя посвящена путешествию. В первый же день дети познакомились с помощниками в путешествии: глобусом и картой. Они поняли, что глобус это модель земного шара, а карта это плоское изображение участка поверхности земли. Дети увидели на карте реки, моря, океаны и многое другое.
-
Музыка бәйрәме 02.08.2019

Бүген безнең балалар бакчасында музыка бәйрәме узды. Балаларга кунакка музыка феясе килде. Ул балаларга ноталар өйрәтте, төрле- төрле күңелле җырлар җырлатты. Бәйрәм бик кызык һәм җанлы узды. Балалар җырларны бик теләп җырладылар.
В нашем детском саду прошёл День музыки. На этот праздник пришла фея музыки и рассказала все о музыке. Ребята отгадывали музыкальные загадки, пели знакомые детские песенки, танцевали и играли в музыкальные игры.
-
Велосипедчы 01.08.2019

Безнең бакчада балалар белән еш кына «Җәяүле. Велосипедчы. Машина йөртүче» дип исемләнгән әңгәмәләр уза. Балалар велосипедта дөрес йөрергә, кагыйдәләрне үтәргә, игътибарлы булырга гамәлдә өйрәнәләр.
-
Дуслык көне 30.07.2019

“Чишмәкәй” балалар бакчасында Дуслык көне уңаеннан күңел ачу чарасы үткәрелде. Дуслык турында фикер алыштылар, шигырьләр һәм җырлар, мәкальләр һәм әйтемнәр алыштылар. “Без төрле милләт балалары белән дус-тату яшибез” темасына әңгәмә кордык. Төрле милләт халкы киемнәрен, уеннарын ныгыттык.
-
Музыкаль атналык 29.07.2019

Бу атнада балалар белән музыка турында, нинди уен кораллары белән оркестр оештыру турында әңгәмә уткәрдек. Соңыннан малай-кызлар үзләре дә уен коралларында уйнап күрсәтте.
-
Әйләнә-тирәне саклау темасын ныгыту. 26.07.2019

Балалар белән бакча тирәсендә утырткан чәчәкләргә су сибү, төпләрен йомшарту белән шөгелләндек, аларның төрле төстә булуына игътибар биреп исемнәрен ныгыттык.
-
Безнең алмагачлар. 25.07.2019

Безнең балалар бакчасында алмагачлар балланып, алланып пеште. Балалар үзләре уңыш җыеп пешекче апаларга кертеп бирделәр һәм төш вакытында тәмле компот эчтеләр.
-
Китапханә бездә кунакта. 23.07.2019

Бүген безгә китапханәдә эшләүче хезмәткәрләр кунакка килде. Алар балаларга театр елына багышланган презентация ярдәмендә төрле театрлар булуы турында сөйләделәр. Зурлар төркемендә йөрүчеләргә татар телендә төрле журналлар бүләк итеп калдырдылар.









