муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 38 |
| У нас учат: | 9 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 271 272 ( 273 ) 274 275 276 277 278 279 280 >>
-
Бүген мәктәптә Россиякүләм ачык Тормыш Иминлеге Дәресе булып узды. План нигезендә ачык Дәрес иң беренчеләрдән булып 9 сәгатьтә башлангыч сыйныф укучылары өчен старт алды. Дәрес барышында укучылар шәхси саклану чараларының төрле гадәттән тыш хәлләр вакытында кулланышы, кешеләрнең саклану ысуллары белән таныштылар. Башлангыч сыйныфлардан соң Ачык Дәрескә 5-9 сыйныфлар өчен старт бирелде. Һәр сыйныф җитәкчесе аның дәвамында укучыларны гадәттән тыш хәлләр вакытында саклану чаралары белән таныштырудан башлап җибәрде. Дәрес дәвамында практик күнекмәләр өстендә эш , видеофрагментлар карау , викторина һәм тестлар эшләү белән чиратлаштырылып алып барылды. Дәреснең төп максаты : укучыларны гадәттән тыш хәлләр килеп чыккан вакытта уяу булырга , саклану чараларын дөрес кулланырга өйрәтү иде. Дәрес үзенең максатына иреште. 30.04.2015

-
Мәктәптә Хәтер вахтасы игълан ителде. Чара 1 Майдан 9 Майга чаклы дәвам итәчәк. Аның дәвамында барлык укучылар өчен “ Мин – хәтерлим! Мин – горурланам!” дип исемләнгән бердәм сыйныф сәгатьләре, сугыш турында кинолар карау, “Матур әдәбият битләрендә батырлык үрнәкләре” дип аталган әңгәмә ләр, ветераннар белән очрашулар оештыру планлаштырыла. Иң беренче чара булып укучыларның авылыбызның туган як музеенда булуларын атап була. Музей мөдире, ветеран укытучы Хисамов Зөфәр Бари улы, эстафетаны башлангыч сыйныф укучылары белән башлап җибәрде. Соңрак аларга 5-9 сыйныф укучылары кушылды. Музейның махсус Бөек Ватан сугышына багышланган бүлеге бар. Укучылар бу авыр сугышның барлык төп вакыйгалары, аларга авылдашларыбызның кергән өлеше, сугыш трофейлары белән бик җентекләп таныштылар. Хәтта “тере” Левитан тавышын да ишеттеләр, сугыш вакытында кулланылган патефонны тыңлап карадылар. Укучыларга шундый эчтәлекле чара тәкъдим иткән ветераныбызга балалар, укытучылар, ата- аналар исеменнән Рәхмәт җиткерәбез. 30.04.2015

-
Хәтер Вахтасы планы нигезендә атна дәвамында туган як музее белән танышу дәвам итте. Аның бай материалы һәр укучыны үзенә җәлеп итте, зур кызыксыну уятты. Чөнки сугыш елларында авылыбызның батыр ул һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайтуга иң зур өлеш кертүчеләр. Аларны онытырга ярамый, алар белән горурланырга кирәк! 30.04.2015

-
"Лингвистенок" диеп исемләнгән инглиз телен яхшы булүчеләр арасында үткәрелә торган район олимпиадасының куст турында 5 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ һәм 6 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Энҗе уңышлы чыгыш ясадылар. Энҗе 2 нче урынны яуласа, Гөлназ 3 нче урын өчен грамота белән бүләкләнде. Укучыларга киләчәктә дә югарырак үрләрне яулауларын теләп калабыз! 30.04.2015

-
Бүген 4 нче сыйныф укучылары татар теле фәне буенча республикакүләм мониторинглаштыруында катнаштылар. Укучылар сынатмадылар: үзләренең ныклы белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Нәтиҗәләре дә яхшы булыр, диеп ышанып калабыз. 29.04.2015

-
27 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Г. Тукайның туган көне уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хасанова Р.Г. һәм авыл китапханәсе мөдире 28.04.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 20 апрельдән 27 апрельгә чаклы Язгы Изгелек атнасы дәвам итте. Аның кысасында Изгелек көне, Дуслык сәгате, Дус һәм тату гаилә, Ярдәм кулы сузабыз, Хәтерлибез һәм горурланабыз, Һәйкәлләргә юл дигән рубрикалар буенча эшчәнлек оештырылды. 5-9 сыйныф волонтёрлары мәктәптә эшләп киткән барлык хезмәт ветераннарында һәм исән булган сугыш каһарманнарының өйләрендә булдылар, тасмалар тараттылар. Барлык чаралар да якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп алып барылды. Атналык линейкада Язгы Изгелек декадасы кысасында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, иң актив сыйныфлар һәм укучылар барланды. Бүгенге көндә уку йорты барлык сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен укучылар белән очрашуга әзерләнә, чара тантаналы рәвештә 30 апрель көнне узачак! Ярдәм күрсәтү һәм булышу эшчәнлеге сыйныфларда ел дәвамында өзлексез дәвам итәчәк! 28.04.2015

-
Мәктәптә атналык билгеләре әллә кайдан күренеп тора. Һәр яңа рәсем, һәр әңгәмә шул темага багышлана. 5 сыйныфлар мәктәптә беренчеләрдән булып Георгий тасмалары тагып йөри башладылар. Бу матур үрнәкне башка сыйныфлар да бик җылы кабул иттеләр. Бергәләп бәйрәмне лаеклы каршы алыйк, дуслар! 28.04.2015

-
Язгы Изгелек атнасы дәвамында һәрбер сыйныф эшләнгән эшләр буенча фотоотчёт әзерләп барды. Ул фотографияләрдә эшчәнлекнең төрле мизгелләре чагыла. 6 сыйныфлар үзләренең “Миһербанлы кеше нинди була? “ дигән сыйныф сәгатендә кешеләргә ярдәм итү турында сүз алып бардылар.Ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер булыйк! 28.04.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары да атналыкта актив катнашты: төрле әңгәмәләр, яңа очрашулар, китаплар уку , рәсемнәр ясау аларның эшчәнлекләренең бер өлеше. 2,3 сыйныфлар бу атналык дәвамында төрле проектлар эшләде, алардан күргәзмә әзерләделәр. Сыйныф җитәкчеләре аларның иҗади эшләреннән матур слайдлар ясап , сыйныф портфолиосы булдырды. 28.04.2015






