муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << 261 262 263 264 265 266 267 268 269 ( 270 ) >>
-
Хәтер Вахтасы планы нигезендә атна дәвамында туган як музее белән танышу дәвам итте. Аның бай материалы һәр укучыны үзенә җәлеп итте, зур кызыксыну уятты. Чөнки сугыш елларында авылыбызның батыр ул һәм кызлары Бөек Җиңүне якынайтуга иң зур өлеш кертүчеләр. Аларны онытырга ярамый, алар белән горурланырга кирәк! 30.04.2015

-
"Лингвистенок" диеп исемләнгән инглиз телен яхшы булүчеләр арасында үткәрелә торган район олимпиадасының куст турында 5 нче сыйныф укучысы Галиуллина Гөлназ һәм 6 нчы сыйныф укучысы Әхәтова Энҗе уңышлы чыгыш ясадылар. Энҗе 2 нче урынны яуласа, Гөлназ 3 нче урын өчен грамота белән бүләкләнде. Укучыларга киләчәктә дә югарырак үрләрне яулауларын теләп калабыз! 30.04.2015

-
Бүген 4 нче сыйныф укучылары татар теле фәне буенча республикакүләм мониторинглаштыруында катнаштылар. Укучылар сынатмадылар: үзләренең ныклы белемнәрен күрсәтергә тырыштылар. Нәтиҗәләре дә яхшы булыр, диеп ышанып калабыз. 29.04.2015

-
27 апрельдә башлангыч сыйныф укучылары өчен Г. Тукайның туган көне уңаеннан Шигырь бәйрәме үткәрелде. Укучылар бик матур чыгыш ясадылар. Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Хасанова Р.Г. һәм авыл китапханәсе мөдире 28.04.2015

-
Мәктәпнең тәрбия планы нигезендә 20 апрельдән 27 апрельгә чаклы Язгы Изгелек атнасы дәвам итте. Аның кысасында Изгелек көне, Дуслык сәгате, Дус һәм тату гаилә, Ярдәм кулы сузабыз, Хәтерлибез һәм горурланабыз, Һәйкәлләргә юл дигән рубрикалар буенча эшчәнлек оештырылды. 5-9 сыйныф волонтёрлары мәктәптә эшләп киткән барлык хезмәт ветераннарында һәм исән булган сугыш каһарманнарының өйләрендә булдылар, тасмалар тараттылар. Барлык чаралар да якынлашып килүче Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйләп алып барылды. Атналык линейкада Язгы Изгелек декадасы кысасында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, иң актив сыйныфлар һәм укучылар барланды. Бүгенге көндә уку йорты барлык сугыш һәм хезмәт ветераннары өчен укучылар белән очрашуга әзерләнә, чара тантаналы рәвештә 30 апрель көнне узачак! Ярдәм күрсәтү һәм булышу эшчәнлеге сыйныфларда ел дәвамында өзлексез дәвам итәчәк! 28.04.2015

-
Мәктәптә атналык билгеләре әллә кайдан күренеп тора. Һәр яңа рәсем, һәр әңгәмә шул темага багышлана. 5 сыйныфлар мәктәптә беренчеләрдән булып Георгий тасмалары тагып йөри башладылар. Бу матур үрнәкне башка сыйныфлар да бик җылы кабул иттеләр. Бергәләп бәйрәмне лаеклы каршы алыйк, дуслар! 28.04.2015

-
Язгы Изгелек атнасы дәвамында һәрбер сыйныф эшләнгән эшләр буенча фотоотчёт әзерләп барды. Ул фотографияләрдә эшчәнлекнең төрле мизгелләре чагыла. 6 сыйныфлар үзләренең “Миһербанлы кеше нинди була? “ дигән сыйныф сәгатендә кешеләргә ярдәм итү турында сүз алып бардылар.Ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзер булыйк! 28.04.2015

-
Башлангыч сыйныф укучылары да атналыкта актив катнашты: төрле әңгәмәләр, яңа очрашулар, китаплар уку , рәсемнәр ясау аларның эшчәнлекләренең бер өлеше. 2,3 сыйныфлар бу атналык дәвамында төрле проектлар эшләде, алардан күргәзмә әзерләделәр. Сыйныф җитәкчеләре аларның иҗади эшләреннән матур слайдлар ясап , сыйныф портфолиосы булдырды. 28.04.2015

-
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына санаулы гына көннәр калып бара. Йөрәкләрдә көннән – көн горурлык хисе арта, Җиңү бүләк иткән сугыш ветераннарына рәхмәт хисләре ургылып чыга. Олы бәйрәм алдыннан патриотик тәрбия эшчәнлеге тагын да активлашты. Укучыларга шул уңайдан “Мин Җиңүне ничек күрәм” дип исемләнгән рәсемнәр бәйгесе тәкъдим ителде. Бу бәйгедә 1-4 , 5-9 сыйныф укучылары катнашты. Башлангыч сыйныфлар арасында иң матур рәсем иясе булып Вәлиева Алсу, Хәйруллин Илмаз, Әхмәдуллина Чулпан, Вәлиева Зилә, Гафиятуллина Сылу, Камалова Зиләләр табылды. Зур сыйныф укучылары арасында иң матур рәсем авторлары булып әлегә 9 сыйныфтан Асадуллина Энҗе, Вәлиуллина Рания, Гарипов Рәдифләр тора. Һәр укучының иҗат эше күргәзмәдә үз урынын алды. 28.04.2015

-
Язгы Изгелек атнасы әле дәвам итә. Мәктәптә бу юнәлештә соңгы көннәрдә бер – береңә игелекле, йомшак сүзләр әйтүгә өндәгән чаралар булып сыйныф сәгатьләре уза. Шулай ук Изге сүзләр акциясе дәвам итә. 8 сыйныф укучылары шушы көннәрдә мәктәптә эшләп чыккан барлык өлкәннәрнең өйләрендә булдылар: котлау открыткалары һәм бәйрәм тасмалары тараттылар. Аларның бу адымы һәр ветеранның йөрәгендә кояш нуры кебек балкыды, авыруларны оныттырды, тәнгә сихәт өстәде. Өлкәннәр алар белән рәхәтләнеп хатирәләрен уртаклаштылар, истәлеккә фотога төштеләр. Сибәләп торган вак яңгыр да, салкынча искән җилдә ике буын арсындагы җылылыкны суыта алмады, очрашуга киртә тора алмады. Олы рәхмәт хисләрен һәр ветеран укучылар аша мәктәп администрациясенә, коллективка җиткерделәр. 24.04.2015






