муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан»
Визитная карточка
| Адрес: | 422410, РТ, Буинский район, с.Нижний Наратбаш, ул.Советская, 1А |
| Телефон: | +7(843)-744-22-54 |
| E-Mail: | sch669@list.ru,Snn.Bui@tatar.ru |
| Министерство: | Министерство образования и науки Республики Татарстан |
| Короткое название: | МБОУ "Нижне-Наратбашская ООШ Буинского муниципального района РТ" |
| Руководитель: | Гарипов Раиф Рашатович |
| Год основания учреждения: | 1975 |
| У нас учатся: | 40 |
| У нас учат: | 18 |
муниципальное бюджетное общеобразовательное учреждение «Нижне-Наратбашская основная общеобразовательная школа Буинского муниципального района Республики Татарстан» - новости
Страницы: << ( 261 ) 262 263 264 265 266 267 268 269 270 >>
-
Беренче сыйныф укучылары КӨЗГЕ кросста иң тырыш укучы икәнлекләрен тагын бер тапкыр исбатладылар. 2 сыйныфларны узып китәргә теләделәр! 15.09.2015

-
Мәктәпнең спорт ярышлары календаре , “Көзге изгелек атнасы” һәм “Аек тормыш бәйрәме” дип исемләнгән акция кысаларында уку йортында оештырылган төстә бердәм КӨЗГЕ КРОСС уздырылды. Спорт чарасы башлангыч сыйныф укучыларының старты белән башланып китте. Беренчеләрдән булып чабыш юлына беренче сыйныф укучылары басты: алар өчен бу чара бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Алар беренче тапкыр ГТО нормалары белән таныштылар, үзләрен сынап карадылар. Башлангыч сыйныф укытучылары эстафетаны 5-9 сыйныфларга тапшырды. Оештырылган төстә тантаналы линейка уздырылды. Чиратлап укучылар стартка басты. Һәр укучы ГТО нормалары белән күптән таныш, Вилданов И.М. әзерлек эшчәнлеген алып барды. Нәтиҗәләр куандырырлык: мәктәп укучыларының күбесе алтын һәм көмеш нормативына өлгерделәр. Аеруча 5-7 сыйныф укучылары абый-апаларына үрнәк булдылар. Матур көзге көн күңеллне сөендереп, көч биреп торды! 15.09.2015

-
Көзге кросс юлында – башлангычлар : 4 сыйныф укучылары ! “Иң беренче килергә!” – төп максат һәм бурыч! 15.09.2015

-
Гарипова С.И. һәм Җәгъфәрова Ф.Ф. махсус тест үтүне беренче сыйныф сәгатендә үк башладылар.7, 8 сыйныф укучылары бик теләп катнаша. 12.09.2015

-
5,6 сыйныф җитәкчеләре Әхмәдуллина Г.Р. һәм Галиуллина З.Ф. укучылар белән мониторинг үтүне башлап җибәрделәр.Укучыларга эш тәртибе төгәл аңлатылды, балалар авырлыкларсыз эшкә кереште. 12.09.2015

-
Иртәнге сыйныф сәгате 9 сыйныфларда тест үтү белән башланып китте. Шәрәфетдинова Л.Г. укучылар алдында максат һәм бурычларны төгәл яктырттып эшләргә старт бирде. 12.09.2015

-
Сентябрь ае мәктәп коллективы өчен төрле тәрбия чараларына бик бай булды. Шуларның берсе яңа өстәлгән республикакүләм акция “Аек тормыш бәйрәме “ (ПРАЗДНИК ТРЕЗВОСТИ) дип аталды. Чираттагы сыйныф җитәкчеләренең МБ утырышында сыйныф җитәкчеләре белән берлектә аны планлаштыру, уздыру тәртибе каралды. Тәрбия эшләре буенча урынбасар җитәкчелегендә һәр сыйныф бу эшчәнлектә үз юнәлешен алды: ата-аналарны таныштыру, сайтка мәгълүмат урнаштыру, сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга багышланган төрле спорт чаралары уздыру планлаштырылды. Балаларны яклау көнендә зур СПОРТ бәйрәмен оештыруны күздә тотып; сыра, хәмер, тәмәкене куллануны кисәтүгә багышлап викторина, сораулар яңгыры уздыру әзерләнә.Сыйныф җитәкчеләренең осталыгы бу чараны тагын да кызыклырак һәм нәтиҗәлерәк үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. 11.09.2015

-
20 сентябрьгә чаклы мәктәпнең 5-9 сыйныф укучылары район психологик хезмәт эшчәнлеге планы нигезендә МОНИТОРИНГ узачак. Һәр сыйныф җитәкчесе әзерлекне алдан күрде: тәрбия буенча урынбасар каршындагы киңәшмәдә уздырылачак анкета сораулары каралды, һәркем бланклар белән танышты; уздыру методикасын тәрбиячеләр бергәләп карадылар. 5,6 һәм 7,8 сыйныфларны берләштереп, 9 сыйныфны аерым уздыру планлаштырыла. Максат: укучыларның эчке дөнья кичерешләрен аңлау, белү, кайгырту. 11.09.2015

-
Илебездә 14 сентябрьдән территорияләрне чистарту буенча “Бергә эшлик!” Бөтенроссия табигать саклау акциясе уздырыла. Чара Татарстанның Экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау елына багышлана. Безнең мәктәп тә бик теләп бу чарага кушылды. Акция кысаларында мәктәп территориясен чистарту буенча өмә оештырылды, тирә-якны яшелләндерү максатыннан укучылар агачлар утыртуда катнаштылар. Акция 21 сентябрьгә кадәр дәвам итә. 10.09.2015

-
20 августтан балалар куркынычсызлыгы айлыгы башланды , ул 20 сентябрьгә кадәр дәвам итә. Айлыкның максаты – балаларның җәй дәвамында онытылып торган белем-күнекмәләрен искә төшерү, мәктәп коллективларының хәвеф-хәтәр була калганда ни дәрәҗәдә әзер булуын тикшерү. Шул максатларны күздә тотып, 9 сентябрь көнне мәктәптә укучылар, укытучылар һәм хезмәткәрләр катнашында күнегүләр үткәрелде.Хлор матдәсе белән зарарланган очракта нишләргә кирәклеген укучылар эвакуация вакытында күрсәттеләр. Соңыннан һәр сыйныфта тормыш иминлегенә багышланган викторина һәм ярышлар оештырылды. 09.09.2015






